SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Миндубаева Рузиля Фирзановна

Минем сайтым

Исәнмесез. Минем исемем Миндубаева Рузилә Фирзан кызы. Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 14 гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. http://infourok.ru/user/mindubaeva-ruzilya-firzanovna -шәхси сайтымның сылтамасы

Эссе" «Үткән белән горурланып, киләчәкне төзибез»

rziOGDZHzb4

Кичә. Бүген. Иртәгә. Өч гади сүз. Ләкин алар гел янәшәдә, гел бергә.
Ата-бабаларыбыздан бөек мирас итеп безгә тарих калган. Гасыр арты гасыр узган. Сугыш арты сугыш. Ләкин алар үз дәүләтен, туган җирен саклап кала алганнар. Ата-бабалардан безгә бөек мирас итеп гореф-гадәтләр калган. Аларда татарның хезмәт сөйгәне, борчу-шатлыклары, дине, милләтнең бердәмлеге чагылыш таба. Ата- бабаларыбыздан бөек мирас итеп безгә Тел калган. Татар телем, туган телем. Дөньядагы иң матур, назлы телебез. Тел – халкыбызның искиткеч зур казанышы һәм байлыгы. Татар булу - ул горурлык, ләкин шул ук вакытта җаваплылык та..
Гасырдан гасырга әби-бабаларыбызның фикере, борчу-кайгылары, бәхет-шатлыклары, яшәү тәҗрибәсе телдә чагылыш таба. Буыннан буынга байый, матурлана, үсә, камилләшә. Һәм безнең буынга зур хәзинә булып килеп җитә.
Бүген шушы зур хәзинә безнең кулда. Без аның бер җәүһәрен дә югалтмыйча, киресенчә, арттырып, баетып торырга тиеш. Телне, милләтне югалтмау бары үзебезгә генә кирәк һәм үзебездән генә тора.

Минем педагогик тәҗрибәм

1

Укытучы метеор шикелле ул,
Уттай янып үтә гомере.
Адым саен ул кабыза бара
Нәни дусларының күзләрен.
Минемчә, укытучы- ул профессия түгел, ул - яшәү рәвеше. . Чөнки бала өчен, әти-әниләр өчен, хәтта үзең өчен дә, укытучы – ул эталон. Мәктәптә дә, урамда йөргәндә дә, кибеттә ипи алганда да, театрда да, укытучы укытучы булып кала.