SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эссе "Үткәнем горурланырлык, ә киләчәгем өметле!"

20150902_140151 (2)

Бикчәнтәева Раилә Раил кызы
Казан шәһәре Киров районы "32нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау - кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын. (Фәнис Яруллин)
Әлеге язмамны юкка гына Фәнис аганың шушы матур сүзләреннән башламадым. Яратам сине газиз татар телем, сөям сине туган илем, нык хөрмәтем сиңа, милләтем дип баш иям. Татар теле укытучысы буларак, телне ярату миңа хас сыйфаттыр инде дисездер. Тик телне ярату белән генә эш чикләнми бит әле. Мин бит мөгаллим. Һичшиксез, мин үз алдыма зур бурычлар куеп эш итәргә тиеш. Әлеге катлаулы, бер үк вакытта кызыклы, четрекле эшемдәге зур максатларымның берсе – укучыларда татар теленә карата ярату, хөрмәт хисләре тәрбияләү. Туган телемә карата йөрәгемдә булган олы мәхәббәтне укучыларым белән бүлешә алсам, миннән дә бәхетлерәк укытучы булырмы икән?!
Рус телле балалар аудиториясендә татар мохитен тудыру, әлеге матур, игелекле, моңлы, зур, кабатланмас тарихлы татар дөньясына алып керү, балалар өчен кызыклы, рәхәт атмосфера тудыру мине яңа эзләнүләргә, алымнарга этәрә.
Әйе, бүгенге көндә рус баласы гына түгел, татар баласы да татар теленә битарафлык күрсәтә башлады. Авыз тутырып татар телендә сөйләшеп баручы балалар аз. Әлеге ситуацияне уңай якка үзгәртәсе килә. Эх сез, телнең кадерен, сүзләрнең тәмен белмисез бит. Татарча матур итеп моңлы итеп сөйләшегез, диясе килә.
Милләтнең тарихына, мәдәниятенә, үткәненә, хәзергесенә гашыйк булып, хөрмәт итсәң, телне өйрәнү җиңелдер. Мин дә укытучы буларак, әлеге сүзләрне үземә стимул итеп куйдым. Милләтебезнең серле тарих битләренә, катлаулы үткәненә, бөек кешеләренә, телебезне саклап хәзерге буыннарга кадәр алып килеп җиткергәннәргә күз салмыйча, балаларда телгә карата мәхәббәт очканнары кабынырлык итеп тиешенчә укытып булмый. Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк.
Татар иле!
Күпме мәгънә, күпме горурлану хисе салынган бу юлга! Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны...Сөембикәсе булган горур милләт вәкилләре бит без.
Мин үземнең җырлы- моңлы туган телемә, горур милләтемә мөкиббән. Татар телендә сөйләшүем, Татарстан җирендә яшәвем белән бик бәхетле мин.
Балаларымда да әлеге горурлану хисләрен булдырасы килеп, без дәресләрдә тарих сәхифәләренә еш әйләнеп кайтабыз, татар язучыларының иҗатларын, тормыш юлларын тирәнтен өйрәнәбез, музейларга йөрибез, татар халкының көйләрен тыңлыйбыз, аларны йөрәк аша үткәрергә тырышабыз. Кыскасы, чын татар атмосферасын булдыру өстендә эшлибез.
Әйе, моңлы Тукайлары, батыр Җәлилләре, мәхәббәтле Кол Галиләре...һәм ,ниһаять, тимер кебек көчле ихтыярлы Минтимерләре бар милләтемнең. Алар бит-татарның йөзек кашлары. Шундый көчне каян алган, ничек моңлы булган, батыр булганнар? Ул көч-халыкта, туган җирдә, туган телдә.
Нинди генә сынауларга дучар булмаган минем татар халкым?! Сыналган- сыгылмаган, үз исеменә тап төшермәгән. Бүгенге көндә татар халкын таныйлар, санлыйлар, фикерләренә колак салалар, киңәшләрен тыңлыйлар.
Татар халкы яшәмәгән кыйтга, ил, шәһәр бармы икән җир шарында?! Кайда гына яшәсә дә, татар кешесенә эш сөючәнлек, кунакчыллык, гаделлек, пөхтәлек кебек сыйфатлар хас. Чит илләрдә яшәүче татарларда бу сыйфатлар бигрәк тә ачык сизелә. Алар һәрвакыт татарларның үзәге булган Татарстанны сагыналар, телләрен онытмыйлар, динне, гореф-гадәтләрне, милли йолаларны саклыйлар, бер-берсенә ярдәм итәләр, рухи яктан көчле булырга тырышалар, милли бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәләр.
Дәресләрне тарихи вакыйгалар, мәдәни хәзинәләр белән бәйләп алып бару бик отышлы. Балалар телнең грамматикасы белән генә чикләнмиләр, алар халыкның тормышына, ерак тарихына, үткән буыннарына мөрәҗәгать итәләр. Бу без – мөгаллимнәргә дә укучыларда телгә мәхәббәт уяттырырга ярдәм итә.
“Үткәнебез горурлы, киләчәгебез өметле”, диясе кала. Кабан буйлары, Иске Татар бистәсе яклары, Камал, Тинчурин театрлары, Тукай скверы дисеңме, һәм башка Казаныбызның гүзәл урыннары безгә якын. Чөнки бар җиһаннан да татар моңы, татар рухы тоемлана. Гүя аларда милләтебезнең тарихи эзләре белән якты киләчәге кисешә. Үткәнне кадерләсәң генә, киләчәгең якты буладыр шул.
Якты киләчәгебезгә мин ышанам. Чөнки акыллы, талантлы яшь буын үсеп килә. Без укытучылар исә, дөрес юлларны, кирәкле алымнарны кулланырга тырышабыз, киләчәктә илебезгә кирәк, терәк булган чын татар уллары, кызлары тәрбияләргә омтылабыз!
Татар телебезне, илебезне, җиребезне, рухыбызны хөрмәт итәбез! Шуңа да, укучыларым дәресләрне түбәндәге матур сүзләр белән йомгакларга яраталар:
.Мин яратам сине, Татарстан
Горур халкың өчен яратам!
Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен
Җәлилләрең өчен яратам!

Прикрепленный файлРазмер
Esse.docx15.99 кб

Комментарии

Бик зур рэхмэт сезгэ!

С уважением,
Дина Мухтаровна

Раилә Раилевна! Сез мактауга лаек укытучы. Сезгә иҗади үсеш, бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа үрләр, уңышлар, җиңүләр, ныклы сәламәтлек, иминлек, зур бәхетләр теләп калам. Йөзегездә һәрвакыт елмаю балкысын, укучыларыгыз сәләтле һәм тырыш булсын! Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәгез.Конкурста унышлар телим!!!!!!

Чын татар уллары, кызлары тәрбияләүдә зур уңышлар телибез Сезгә, Раилә Раилевна!

Бламыкова И.Р.

Раилә Рафилевна, язмагыз бик кызыклы. Телебезне үстерү өчен сезнең кебек фидакарьләр бик кирэк.Бик зур рэхмэт сезгэ!

Сафиуллина

Раиля Раилевна, сезнен кебек укытучылар булганда,телебез яшиячэк! Сезгэ зур унышлар телим!

Ильсияр Наилевна

Хөрмәтле Раилә Раилевна,Сезгэ эшегездэ зурдан зур унышлар телим!!!СЕз уз эшегезнен чын остазы!!!!!

Зур бәягез өчен зур рәхмәт Сезгә!

Раиля Бикчантаева

Вологина Ю.С.

Раилә Раилевна! Сез үз алдыгызга зур бурычлар куеп эш итәсез. Әлеге катлаулы, бер үк вакытта кызыклы эшегездә зур уңышлар!

Исәнмесез! Әйе шул, бүгенге көн стандартлары укытучы алдында яңа бурыч һәм максатлар куя, шуңа күрә укыту процессына яңалык кертмичә генә эшләү мөмкин түгел!Бик зур рәхмәт теләкләрегез өчен!

Раиля Бикчантаева