SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эссе "Үткәнем горурланырлык, ә киләчәгем өметле!"

IMG_2355

Адәм баласының табигате шундый: ул гел язны көтә.Бала вакытта, гөрләвекләр акканына сокланып, көймәләр йөздерер өчен; үсмервакытта тирә-якны ныклап өйрәнер өчен; яшьлектә серле төннәре өчен; олыгайгач, яшьлеген искә төшерү өчен-кеше язны сагына. Ә мин үземне белгәннән бирле ашкынып көзне көтәм. Бала чакта бу хис минем күңелемә әти-әнием аша күчкәндер. Август ае башында ук алар өйгә ниндидер минем өчен әле сәер булган әйберләр алып кайта башлыйлар.Ул зур тупка охшаган зәңгәр глобус; әллә нинди сызыклар, рәсемнәр белән чуарланган зур-зур кәгазь төргәкләр, папкалар, китаплар...Ә сентябрь аенда бу әйберләр кире мәктәпкә күчә. Мин үскән йортта, киемнәремә мәктәп исе сеңгән булса, күңелемдә мәктәпнең мәртәбәле укытучылары булган әтием һәм әнием аша укытучы булу хыялы яшәгәндер.
Студент еллары артта калды...Мин инде көзне бала вакыттагы кызыксыну белән түгел, ә укучыларым белән очрашып,җәй буе җыелган уйларымны алар белән уртаклашу өчен, узган елгы эшләремнең нәтиҗәсен күрү өчен көтәм.
Мин укытучы... Ашыгып мәктәпкә киләм дә, сыйныфка кергәч, сабырланып, олпатланып калам. Укытучыларда гына була торган сизгерлек белән бер караш ташлап сыйныфка “диагноз”куям. Үз фәнемнән кала,укучыларга бүген сөйләячәк сүзләремне, фикерләремне эчтән генә анализлап алам. Нәрсә турында гына сөйләсәм дә үзем булып калырга тырышам. Һәрбер баланың күңеле ак кәгазь генә түгел,ә үтә сизгер прибор да әле ул. Шул саф һәм сизгер күңелләргә аңлаешлы итеп тормыш фәлсәфәсен салам.
Тормышыбыз яхшы якка үзгәргән саен, төрле һөнәр ияләренең эшләрен җиңеләйтү йөзеннән,яңа төрле эшләнмәләр,алымнар уйлап чыгаралар. Ә укытучының төп эш коралы- сүз. Бигрәктә татар теле һәм татар әдәбияты укытучысының һәрбер сүзе күңелгә үтеп керергә тиеш. Сүзләр төзи дә, җимерә дә, көлдерә дә, елата да, сөендерә дә, хәсрәтләндерә дә, авыруга да сабыштыра hәм дәвалый да. Шуңа күрә мин балаларга сүз кадерен белергә, авызларыннан чыккан сүз белән идарә итәргә кирәклеген аңлатам. Теленә игътибарлы кеше үзенең эшенә дә битараф булмый, башкаларга карата да ихтирамлы, мәрхәмәтле була.
Бүгенге көндә яшьләрнең күңелләрен адаштыра торган сукмаклар күп. Бигрәктә телевизордан озак итеп кирәксез тапшырулар карау, интернеттан файдасыз мәгълүмат алу-аларны хәрәм, кирәкмәгән эшләргә кызыктыра. Һәлакәт чокырына төшмәс өчен бала вакытта төп игътибарны кирәкле белем алуга юнәлтергә кирәк. Бик борынгы бөек бер шәхес болай дигән: ”Гыйлем иясе яки гыйлем алучы яисә гыйлемнетыңлаучы бул, ләкин дүртенчесе булма- һәлак булырсың!” Дөрес белем бирү өчен, беренче чиратта, үз фәнеңне тирәнтен белү генә җитми, ә күркәм холыклы,тәмле телле,укучылар өчен үрнәк өлге булу да кирәк.Үрнәк булу ай-һай авыр! Мәктәптә, балалар янында бер төрле булып, урамда яки өйдә икенче кеше булу мөмкин түгел. Укытучы укучылары белән беррәттән үзедә камилләшергә тиеш.Ә бу үзөстеңдә күп эшләү, алган белемеңне дөрес куллану, мәктәп һәм шәһәр тормышында актив катнашу һәм укучыларга биргән тәрбиянең эчкерсез булуы хисабына ирешелә. Димәк, укытучы булу- ул һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвешедә булырга тиеш. Күптән түгел укучыларның "Кайда ул бәхет?" дигән темага язылган иншаларын укыдым. Аларның күбесе бәхетне күп акчада, төшемле эштә күрәләр. Шулчакта үзем дә бу хакта уйлап утырдым, ә минем өчен нәрсә ул бәхет? Әйе, сәламәтлектә, ныклы гаиләдә, матди яктан да иркенлек булуда. Ләкин әгәр синең күңелеңдә канәгатьләнү хисе юк икән, син бәхетле була алмыйсың. Канәгать булу синең яшәү рәвешеңә бәйле. Тәвәкәлли белү, һәрвакыт алга бару, бер урында таптанмау Һәм тырышлыкларыңның нәтиҗәсен күрү- зур бәхет. Бөек шагыйребез Тукай да бит:
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ, оят, хурлык ,түбәнлекләр иренгәннән килә ,-дип язган.
Укытучы булып гомер юлы узганда мин шуны аңладым. Балаларны орлыклар белән чагыштырып була. Бу орлыкларга күп хәзинәләр яшерелгән.Укытучы сак кына шул орлыкларны чәчәргә һәм кадерле җимешкә әйләндерергә тиеш.Тагын күңелдә мәшһүр Тукай: «Эша агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.»
Мин тормышка да үз һөнәрем аша карыйм. Һәр елны минем кыйммәтле орлыкларым шаулап чәчәк аталар һәм татлы җимешләр бирәләр,туган илебезгә, газиз халкыма хезмәт итәләр hәм үзләренең уңышлары белән сөендерәләр. Шушы гади генә кагыйдәләрне кечкенәдән үк чын укытучылар булган әти-әниемнән күңелемә сеңдереп үстем, ныклы тәрбия алдым.Миндә әлеге кагыйдәләрне меңәрләгән укучыларыма аңлатам. Уйларымны укучыларым гына кабул итсеннәр иде!
Мин чыннан да үткәнем белән горурланам! Үзләренең һөнәрләренә мәхәббәт уяткан әти-әниемә олы рәхмәтемне әйтәм! Алар миңа ерактан, сынаулы һәм шәфкатьле карашларын төбәп "Лаеклы алмаш калдырдыкмы соң без?!” диләр төсле.Чын йөрәкләреннән бирелеп, совет мәктәбендә тирән белем биргән кешелә р бит алар. Алар укытып,тәрбияләгән буын бүген нинди генә җаваплы урыннарда хезмәт итмиләр! Мине очраткан саен:” Әти һәм әниеңнең биргән алтын киңәшләре бүген дә тормышюлыбызның девизы. Без бит бик тирән белемле һәм совет мәктәбенең чын интеллегенциясе укыткан буын”- дип горурланалар.
Әгәрдә әти-әниемне бүгенге мәктәпкә кайтарсак, алар гаҗәпкә калырлар иде. Никадәр яңача технологияләр, нинди уңайлы шартлар тудырылган мәктәпләр, укытучылар өчен күпме кызыклы проектлар һәм мөмкинлекләр...Алар, бәлки, югалып та калырлар. Минемчә,алдынгы укытучылар буларак, барыбер, заман белән бергә атларлар иде. Мин дәуземтәрбияли торган укучыларым белән бергә атларга тырышам.Укытучы бит, киләчәкне үз кулларына алачак яшьләрне тәрбияли. Димәк, без, укытучылар-киләчәкне төзергә ярдәм итүчеләр. Миңа язмыш бәхетле юл бүләк иткән.
Үткәнем горурланырлык, ә киләчәгем өметле!

Комментарии

Бик матур, эчтәлекле эссегыз.Уңышлар сезгә! Сез җиңүгә лаек!