SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Методик семинар" Дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлектә коммуникатив компетентлылык үсешен тәэмин итү"

Бир син безгә язмыш, барысын да бир,
Көндез кояш, төнлә аен бир.
Борма-борма барыр юлларын бир,
Юл читендә ап-ак каен бир.

Кайгырырга кара кайгы түгел
Шатланырга якты шатлык бир.
Без яраткан авыр эшне бир,
Эшебезгә карап уңыш бир.

Мәгарифебез системасын яңарту процессы югары тизлектә һәм нәтиҗәле бара. Искә төшерик, 2010 нчы елның 4 нче февралендә Россия Федерациясе Президенты Д. Медведев тарафыннан 271 нче Указ (Фәрман) нигезендә расланган һәм гамәлгә куелган «Безнең яңа мәктәп» милли мәгариф инициативасы мәгарифне яңарту (модернизацияләү) проекты гомуми белем үсешенең төп биш юнәлешен билгеләде һәм максатчан рәвештә эшчәнлек оештырылды.
«Безнең яңа мәктәп» инициативасы кысаларында билгеләнгән эшчәнлекнең төп юнәлешләре интеграль хокукый акт – «Россия Федерациясе мәгарифе турында»гы 273 нче Федераль Законда рәсмиләштерелде. Белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары, Профессиональ стандарт “Педагог”төшенчәсе кабул ителде, гамәлгә куелды. Республикабызда «Мәгариф турында» гы Татарстан Республикасы законы (№ 68, 2013 нче елның 22 нче июле);
«2014-2020 нче елларда ТР сы дәүләт телләрен һәм ТРның башка халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» ТРсы дәүләт программасы (ТР Министрлар Кабинетының 2013 нче елның 25 нче октябреннән 794 нче карары) кабул ителде, гамәлгә куелды.
Белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары Концепциясе укыту-тәрбия процессын оештыруны да, эчтәлеген дә принципиаль үзгәртүне таләп итә.
Таләпләр түбәндәгечә:
1.Укучы үзләштерергә тиешле белемнең фундаменталь булу зарурлыгы 2.Укыту-тәрбия процессында дәвамчанлык принцибының саклану зарурлыгы.
3.Белем алуда универсаль гамәлләрнең ( метапредмет нәтиҗәлелек + шәхес буларак үсеш нәтиҗәлелеге) камил формалашуы өчен җирлек булдырылу зарурлыгы.
Метапредмет нәтиҗәлелекне тәшкил итүче универсаль гамәлләр:
а) регулятив гамәлләр формалашуы – уку мәсьәләсен кую (мин нишләргә тиеш? дип уйлый белү); чишү юлларын билгеләү (ничек эшләп була? болай да, болай да була, тагын башкача эшләп булмыймы икән? дип улый белү); эффектив чишү; үз эшенә контроль ясый (нишләргә тиеш идем әле, ничек эшләдем? дип кабат уйлый) белү һәм үз эшенә адекват бәя бирә (ничек булды? куелган максатка ирештемме? ни дәрәҗәдә ирештем? яки яхшымы, начармы? дигән сорауларга җавап бирә) белү ;
б) танып белү гамәле – ысул белән коралландыру – укучыда нинди генә эшкә тотынса да эшләү ысулын аерып алу ихтыяҗы һәм күнекмәсе формалаштыру. Татар теле дәресләрендә, мисал өчен: текст өйрәнгәндә: уку, таныш булмаган сүзләрне аерып алу һәм сүзлек эше , лексик- грамматик калыплар белән эш оештыру; текст эчтәлеге буенча диалогик төзү, эчтәлекне модельләштерү (башкарылган эшнең кыскача, яки схемада язылышы) ;
в) коммуникатив гамәлләр үсеше (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле итеп, әдәп, әхлак кысаларында әңгәмәдәшен кимсетмәслек итеп туган телендә, Россия Федера циясе дәүләт теле - рус телендә һәм кимендә бер чит телдә җиткерә белү)
Шәхес буларак үсеш нәтиҗәлелеген - рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче гамәлләр: игътибарлылык, итагатьлелек, зирәклек, сәламәт яшәү рәвеше, гомумкешелек кыйммәтләренә матур мөнәсәбәт тотрыклыгы кебек шәхеснең интеллектуаль һәм әхлакый, социаль һәм эмоциональ үсеш дәрәҗәсен билгели торган гамәлләр.
Мәгариф системасы алдына куелган социаль заказларның тирән өйрәнелгән һәм тәэмин итү механизмы салынган булу. Безнең очракта, Татарстан Республикасы төп заказы: ике дәүләт телен (татар һәм рус телләрен ) камил белүче, республиканың икътисади, иҗтимагый, сәяси үсеше белән идарә итүдә эффектив катнашырлык киләчәк кешесе әзерләү.
Кыскасы:
«Укыту-тәрбия процессының асыл максаты:
үз мәнфәгате һәм җәмгыять мәнфәгате өчен иҗади мөмкинлеген (потенциалын) тормышка ашырырга сәләтле; тормышта очраган кыенлыкларны җиңү юлларын мөстәкыйль табарлык, иҗади һәм фәнни фикергә ия; үзүсешкә сәләтле шәхес тәрбияләү». Россия Федерациясе гражданины (күп мәдәниятлелек һәм күп теллелек шартларында башкаларның кыйммәтен белеп, танып, ихтирамлы булып үзе булып кала белгән шәхес,) үсеше өчен җирлек булдыру.
Димәк, бүгенге көн мәгариф системасының өстенлекле юнәлеше булып, нинди предмет укытуыбызга карамастан, ҮЗҮСЕШ тәэмин итүгә юнәлдерелгән уку-танып белү процессын оештыру санала.
Мин, Салихова Сөембикә Мидхәт кызы, Казан шәһәре, Вахитов муниципаль районы инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39 нчы гомуми урта белем бирү оешмасының татар теле һәм татар әдәбиятыннан төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куючы югары квалификация категорияле педагогик хезмәткәр.
Безнең коллективның, димәк минем дә профессиональ бурычыбыз - Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Вахитов муниципаль районы һәм 39 нчы мәктәпнең укыту-тәрбия процессы катнашучылары ( педагогик коллектив, укучылар, аларның әти-әниләре) заказын аерым-аерым һәм барсын берьюлы тәэмин итеп полилингваль шәхес үсеше өчен җирлек булдыру.
Куелган бурычны фәнни нигезгә корып, эффектив эшчәнлек оештыру максаты белән мин туган тел булмаган телне өйрәнү үзенчәлекләрен һәм планлаштырылган нәтиҗәлелеккә таләпләрне өйрәндем. Татар телен дәүләт теле буларак үзләштерергә тиешле укучыларның коммуниктив компетентлылыгын үстергә бурычлы булуымны ачыкладым. Минем методик темам: “ Дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлектә коммуникатив компетентлылык үсешен тәэмин итү”
Минем бүгенге чыгышымның максаты:
• коммуникатив компетентлылык асылы, ягъни аны тәшкил итүче компонентларны ассызыклау һәм нәтиҗәлелекне бәяләү юнәлешендә фикер уртаклашу;
• үземнең эш тәҗрибәм, уңышларым – үземнең һәм укучыларымның казанышлары белән таныштыру.
Эшебезне коммуникатив компетентлылыкны тәшкил итүче компонентларны ачыклаудан башлыйк: ( тактада схема №1)
Схемадан күренгәнчә, коммуникатив компетентлылыкны Сөйләм компетентлылыгы, Тел гыйлемендә компетентлылык, Социаль - мәдәни компетентлылык, Компенсацияләү күнекмәсе, Танып белү компетентлылыгы тәшкил итә.
Сөйләм компетентлылыгы тагын өлешләрдән тора ( тактада гиперсылка ярдәме белән кечерәк компонентлар ачыла башлый ( тактада схема №1 тулылана)
Коммуникатив компетентлылыкны тәшкил итүче компонентларның сыйфат күрсәткече нидән гыйбарәт соң? Татар телен өйрәнүче укучының белем сыйфатын ничек бәяләргә?(тактада схема №2 тулылана)
Әлеге критерийлар үзбәя өчен дә бик әһәмиятле. Ул уку эшчәнлегенә мөнәсәбәтне уңай якка үзгәртә, мотивлашуына китерә.
Сер түгел, татар телебезне дәүләт теле буларак өйрәнүне алып баруга чирек гасыр узса да проблемаларыбыз шактый. Танып белү эшчәнлеген эффектив итү ысулын эзләү зарурлыгы һаман бар… Белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кую чорында эзләнү зарурлыгы аеруча җете төс алды. Шуңа күрә, республикакүләмендә алып барылган эзләнүләргә бәлки минем 20 еллык педагогик хезмәт тәҗрибәм дә үз өлешен кертә алыр, дигән ышаныч белдерәм.
Укучыларымның мәктәп, район, республикакүләм казанышлары , хәтта халыкара конференция һәм олимпиадаларда ирешкән уңышлары моңа дәлил булып тора. Хезмәтемнең нәтиҗәсе мониторингта да күренә. Үзем укыткан һәм тәрбияләгән укучыларымның төрле фәнни һһм гыйлми конференцияләрдә катнашып дәрәҗәле дипломнар алулары моңа дәлил булып тора. Мәсәлән, Фатих Кәрим исемендәге ф-г конф.-дә 10нчы сыйныф укучысы Низамиева Ләйсән беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, ел саен үткәрелеп килүче Бөтен россия күләмендәге студентлар һәм укучыларның Татар лингвокултурологиясе: проблемалар һәм переспективалар дип аталган ф-г конференц.укучым Фәрдиева Ильвина җиңүче исеменә лаек булды һәм хезмәтләре җыетыкта басылып чыкты.Фән коне дип аталган 2нче шәһәр ф-г конфрен.Әхмәтшина Гүзәл шулай ук призлы урынга лаек булды.Каюм Насыйри исемендәге регионара ф-эзләнү конферн.укучым Фәрдиева Илвина 3 нче дәрәҗәле дипломга ия булды. Мондый мисалларны бик күп санап китәргә мөмкин булыр иде.
Мин үзем дә укытучылар өчен тәкъдим ителгән проектларда катнашырга тырышам. Бик күп фәнни җыентыкларда татар теленең торле өлкәләренә караган фәнни хезмәтләрем һәм мәкаләләрем басылды. Хәсән Туфан иҗатына багышланган эллектив курс дөнья күрде. Шәһәр мәгариф идарәсе ярдәме белән чыгарылган җыентыкта 5нче сыйныфлар өчен ФДББС буеча дәрес эшкәртмәсе һәм технологик карта басылып чыкты.
Безнең мәктәптә Россия Федерациясе халыкларының телен, мәдәниятын өйрәнергә килгән чит ил укучылары белән эшчәнлек АFS Интеркультура дөньякүләм волонтерлар программасы гамәлгә куела. Мин дә әлеге программаны гамәлгә куюда актив катнашам. Бер ел эчендә алар диаогик сөйләмнең реактивлык дәрәҗәсенә ( куелган сорауны аңлый һәм урынлы, үзвакытлы реплика белдерә) ирешәләр.
Безнең мәктәп россиякүләм инновацион проектларда актив катнаша, стажировка мәйданчыгы булып тора. Мәйданчык эшчәнлегендә мин дә дәрес һәм дәрестән тыш эш үрнәкләре тәкъдим иттем. Якутия һәм Башкортстан педогогик хезмәткәрләр белән тәҗрибә уртаклаштык.
Мондый шартларда татар телен аралашу чарасы буларак тагын да камилләштерү йозеннән мин чит илләрдән һәм чит төбәкләрдән килүчеләргә АНА теле онлайн мәктәбен, tatar ile порталын тәкъдим итәм. Болар татар теле белән кызыксынучылар өчен иң заманча укыту чаралары булып торалар.
Дәрестән соң чараларга килсәк , алар мәктәбебездә бик югары дәрәҗәдә үткәреләләр. Мәсәлән, дәүләт советы депутаты, танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин белән очрашу. Очрашу мизгелләрен чагылдырган ”Шигъри калейдоскоп” дип аталган шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Әлеге җыентыкта минем шигырьләрем дә бар. Укучыларымның иҗади эшләре дә урын алган.
Тагын бер үзенчәлекле укучы белән таныштырып үтәсем килә ул Свердруп Антоний. Антоний 8 нче сыйныфта укый. Татар теле белән бик кызыксына. Бик күп төрле проектларда катнаша. Шундый эшләренең берсе - татар телендә мультфильм чыгару. ”Тылсымлы карбыз” дип аталган әлеге мультфильм Россия күләм кино сәнгате бәйгесендә диплом белән бәяләнде.
Мәктәбебездә ел саен үткәрелеп килә торган “Нәүрүз” бәйрәме бик күңелле уза. Бәйрәмдә татарча җырлаучы, шигырьләр сөйләүче, очып-очып биюче, татар драматургларының әсәрләрен сәхнәдә уйнаучы укучыларымны күргәч , әлбәттә, горурлык хисләре уяна.
Фән көнендә үзләренең проект эшләрен татар телендә яклаучы укучыларым күңелдә канәгатьләнү тудыра.
Сыйныф җитәкчесе буларак, укучыларым белән, мәктәп һәм шәһәр тормышында актив катнашабыз. Киләчәктә аларның үз юлларын табасыларына, илебез һәм халкыбыз өчен файдалы кешеләр булып үсүләренә ышанычым зур.
Ирексездән шигъри юллар искә төшә:
Миңа сорау бирсәләр,
Бәхетең ни дисәләр,
Бәхетем иртән торып
Эшкә килгән иртәләр.
Мин укытучы....үзләренең һөнәрләренә мәхәббәт уяткан әти-әнием миңа дөрес юл күрсәтеп калдырганнар. Мин аларга лаеклы алмаш булырга тырышам.
Телләр диңгезенең төпләрендә,
Күмелеп калмасын дип,Ана телем,
Энҗе кебек җыеп җепкә тезеп
Яшь буынга таратам мин- белем.

Әткәй-әнкәй дәвамчысы булып
Дәверләрне бәйләп дәвергә.
Лаек булыр идем һөнәремә
Сүзем үтсә һәрбер күңелгә.

Әткәй-әнкәй күзе белән карыйм,
Дәрес аңлатканда һәр балага.
Тел сагында булган уңышларым
Дога булып барсын аларга.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Кулланылган әдәбият исемлеге
Норматив–хокукый документлар / Нормативно-правовые документы

Россия Федерациясе тарафыннан кул куелган халыкара килешүләр - Международные документы, подписанные Российской Федерацией:
 «Бала хокуклары турындагы ковенция » - «Конвенция о правах ребенка»
Берләшкән милләтләр оешмасы генераль Ассамблеясе тарафыннан ( 44/ 45 нче резолюциясе нигезендә) 1989 нчы елның 20 нче ноябрендә кабул ителә, 1990 нчы елның 13 нче июнендә СССР Югары Советы тарафыннан раслана (ратификацияләнә) һәм 1990 нчы елның 15 нче сентябреннән Россия Федерациясендә дә гамәлгә куела.
Россия Федерациясе законннары - законы Российской Федерации:
 «Россия Федерациясе халыклары телләре турында» «О языках народов Российской Федерации»;
 «Россия Федерациясе мәгарифе турында»гы федераль закон - ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» ( 2012 нче елның 29 нчы декабрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә);
Татарстан Республикасы законнары - Законы Республики Татарстан:
 «О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан», «ТР дәүләт телләре һәм ТРсындагы башка телләр турында»гы Татарстан Республикасы законы;
 Закон Республики Татарстан «Об образовании» - «Мәгариф турында» гы Татарстан Республикасы законы (№ 68, 2013 нче елның 22 нче июле);
 «Государственая программа Республики Татарстан «Сохранение, изучение и развитие языковРТ и других народов в Республике Татарстан на 2014–2020 годы» - «2014-2020 нче елларда ТР сы дәүләт телләрен һәм ТРның башка халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» ТРсы дәүләт программасы (ТР Министрлар Кабинетының 2013 нче елның 25 нче октябреннән 794 нче карары)
Укыту-тәрбия процессы нәтиҗәлелеген билгели торган мөһим чыгынаклар:
 Гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары концепциясе – Концепция федеральных государственных образовательных стандартов общего образования: / под ред.А.М.Кондакова, А.М.Кузнецова – М.: Просвещение, 2009.
 Гомуми белем бирү эчтәлегенең фундаменталь төше - Фундаментальное ядро содержания общего образования: / под ред. В.В.Козлова, А.М.Кондакова. – М.: Просвещение, 2009.
 Россия Федерациясе гражданины шәхесенең рухи-әхлакый үсешен тәэмин итү концепциясе - Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина Российской Федерации: / под ред.А.Я.Данилюк, А.М.Кондаков. – М.: Просвещение, 2009.
 Фәтхуллова К.С. Юсупова Ә.Ш., Денмөхәммәтова Э.Н.Татарча сөйләшик . – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 311 б.
 Фәтхуллова К.С., Юсупова Ә.Ш., Денмөхәммәтова Э.Н. Татарча сөйләшәбез, укыйбыз, язабыз. Башлангыч дәрәҗә. – Казан: Хәтер, 2012. – 184 б.
 АНА ТЕЛЕ онлайн-мәктәбе// URL: http:// аnatele.ef.com
 «Татарский язык для всех» онлайн-курсы // URL: http://tatarile.org

Комментарии

Темагыз бик эчтәлекле, рәхмәт. Уңышлар сезгә.