SMI.KAZANOBR.RU

Конкурс эше Ахметзяновой Л.И.

Минем методик темам: “ФГОС шартларында коммуникатив технологияләргә нигезләнеп укучыларның иҗади күзаллауларын үстерү” Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасында белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль( полилингваль) шәхес тәрбияләү. Һәм мин үземнең педагогик хезмәтемнең төп игьтибарын иҗади шәхес тәрбияләүгә юнәлттем. Чөнки иҗади шәхес ул - инициативалы да, иҗади тормышта актив катнашучы да, аралашучан да. Иң мөһиме иҗат аша ул телне дә бик рәхәтләнеп өйрәнә.
Максат: укучыларның коммуникатив технология аша иҗади күзаллауларын үстерү.
Максатымнан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:
1) Җырлар җырлап, әсәрләрне сәхнәләштереп, төрле ситуатив диалоглар төзеп, укучыларда татар теленә карата кызыксыну уяту.
2) Иҗади шәхес тәрбияләү.
3) Коммуникатив ситуацияләр тудырып, укучыларның активлыгын, сүз байлыгын арттыру.
4) Укучыларда яхшы кәеф булдыру.
Дәрес төрле структуралардан оеша. Һәр укытучы дәрес планын төзүгә зур җаваплылык белән карый. Мин үземнең дәресләремә иҗади якын килеп әзерләнәм һәм түбәндәге шартларны кулланам.
Һәр дәрестә иң мөһим шарт - киеренкелекне "йомшарта" белү. Ул уңышка ирешү өчен гаять зур әһәмияткә ия. Әлеге мәсьәлә турында хәтере бик яхшы булуы белән аерылып торган профессор Эткен менә мондый фикер эйтә: "Мин үземә шуны ачыкладым: нәрсәне дә булса хәтердә калдыру өчен тырышкан саен, миндә киеренкелекне булдырмау хәләте арта бара.Башта игътибар тупларга,ә аннары киеренкелекне, "йомшатырга" кирәк". Кызганыч, мәктәптә моңа өйрәтмиләр, ә анда белем бары тик кабатлау ярдәмендә генә туплана. Киеренке булмаган вакытта без төгәлрәк уйлыйбыз һәм организм тулы көченә эшкә җигелә.
Һәр кеше дә киеренкелекне булдырмау күнекмәләренә ия булырга тиеш. Талгын классик музыка тыңлап та тынычланырга була. Вивальди, Моцарт, Бах, Р.Яхин, А.Монасыйпов көйләре дә, медиатив музыка язмалары,кошлар сайравы, диңгез, океан шаулавы ,елганың агу тавышы да тынычланырга ярдәм итә.
Киеренкелекне музыка тыңлап булдырмау күнегүләрен башлангыч классларда ук үткәрергә мөмкин.Баштарак ул 2-3 минут дәвам итә.Аннары аны 5-7 минутка кадәр озайтырга була. Ә өлкән классларда киеренкелекне "йомшарту" күнегүләре 10 минут уздырыла.
Безнең гасырның 60 нчы елларында болгар психиатры Лозанов,тыныч музыка тыңлагач, студентларның уку материалын җиңелрәк һәм тирәнтенрәк үзләштерүләре турында әйткән.
Дәресләргә нәтиҗәле әзерләну өчен, балалар бу алымны өйдә дә куллана ала.
Шуны да нык истә тотарга кирәк: мөгаллим әлеге алымның мөһим һәм файдалы икәнен аңлатканда,аның нәтиҗәсе дә әйбәт була.
Тирәнтен белем алуның тагы бер шарты - яхшы кәефле һәм кызыксынучан булу.
Кызыклы вакыйгалар турында мавыктыргыч итеп сөйләү безнең һәрберебезнең исендә кала. Укыту эшен мавыктыргыч итеп оештырган укытучы гына үз эшенең остасы була. Әмма укучы үз-үзендә белем алуга кызыксыну булдырырга мөмкин.Моның өчен ул үз алдына билегеле бер максат куярга тиеш.Мәсәлән,әгәр дә яшүсмер хирург булу максатын куйса һәм моның өчен югары белем алырга теләсә,бу максаты аны билгеле бер фәннәрне (физика,химия,биология һ.б) тырышып өйрәнугә этәрә.Без үзебездә һәм башкаларда уңай хисләр,яхшы кәеф булдырырга тырышырга тиеш без. Шушы уңайдан шундый тәҗрибә үткәргәннәр: класс ике төркемгә бүленгән. Беренче төркемгә-билгеле бер тема буенча драма фильмы, икенчесенә куңелле комедия күрсәткәннәр. Шуннан соң класска математик мәсьәлә чишәргә тәкъдим ителгән. Аны икенче төркемдәгеләр, беренчеләренә караганда, тизрәк һәм дөресрәк чишкәннәр.
Болардан чыгып,шуны әйтергә кирәк: дәрескә әзерләнмичә килгән балаларны "2"ле билгеләрен кую, ата-аналарын мәктәпкә чакыру белән куркыта торган мөгалимнәр бер дә дөрес эшләмиләр. Алар ,хис, кәефләрен "сүндереп", укучыларының материалны үзләштерү , куңелләренә сеңдеру сәләтен киметәләр шуны истә тотарга кирәк: курыккан, нервларыбыз киеренкеләнгән вакытта, безнең аналитик сәләтебез, хәтеребез, дикъкатебез начарлана.
Үзеңә – үзең, үз көчеңә ышану – өченче шарт. “Талант үз- үзеңә ышану ул” , -дип әйткән бер акыл иясе. Үз – үзеңә ышану сәләтен тыныч һәм түземле рәвештә тәрбияләргә кирәк. Үз- үзеңә уңай караш , үзеңә бәя бирә белү сәләтен арттыра. Бу халәт һәм яхшы итеп башкарылган эштән ләззәт алу алга таба уңышка ирешергә ярдәм итә.
Үзен бер эшкә дә яраксыз,сәләтсез дип уйлаучы кеше, баашкалар белән чагыштырганда, үзендәге сәләтне азрак күләмдә ача. Ул укуда, эштә дә, гаилә тормышында да әллә ни уңышка ирешә алмый. Әгәр дә укучы үз- үзенә ышанмый икән, коммуникатив технологияләр куллану мөмкин түгел һәм үз нәтиҗәләрен бирми.
Югарыда искә алынган барлык алымнар, киеренкелекне йомшарту, яхшы кәеф, үз-үзеңә ышаныч булдыру, масаймау теләсә нинди эшчәнлектә уңышка ирешергә ярдәм итә.
Педагог сөйләме уку-укыту процессында бик мөһим роль уйный. Аның сөйләме балаларны өйрәтерлек булсын өчен, түбәндәге шартларны искә алырга кирәк:
- татар телен өйрәтүче укытучының сөйләме балаларга аңлаешлы булырга тиеш; озын һәм төзелеше буенча катлаулы җөмләләрне кулланудан сакланырга кирәк;
- укытучының нәрсә әйткәнен бала аңламаса, кабатлап әйтергә, икенче төрле итеп әйтергә һ.б. ысуллар куллану тәкъдим ителә;
- белем бирү процессы баланың сөйләм үсеше бурычларын эзлекле рәвештә катлауландыру, эшлекле якын килү һәм интеграция (берләштерү) принциплары нигезендә төзелә.
Үсешнең төрле юнәлештәге белем бирү бурычлары бер-берсен тулыландыра һәм баета. Еш кына берүк белем бирү бурычлары төрле эчтәлектә чишелергә мөмкин. Моннан тыш, эшчәнлекнең бер төрендә үсешнең берничә бурычын хәл итәргә була. Мәсәлән, нәтиҗәле эш төрләрендә, техник яктан үзләштерелүеннән тыш, танып белү бурычларын, иҗади сәләтләрен, сөйләмне үстерү, әгәр аңлатылачак тема уен шартына туры килсә, уен эшчәнлеген формалаштыру бурычлары (балалар үзләренең уй-теләкләрен, эш-нәтиҗәләрен сөйлиләр) хәл итәргә мөмкин. Белем бирү процессын билгеле бер тәртиптә төзегәндә, белем бирү бурычлары бер-берсен баетырга (тулыландырырга) сәләтле. Шундый мөмкинлекләрне белем бирү процессын планлаштырганда исәпкә алырга кирәк.
Белем бирү процессын планлаштыру балаларның үзләренә генә хас булган төрле эш төрләре комплексын “уртак тема” тирәли берләштерелүен күздә тота. Теманы сайлаганда, инициатива педагоглар эш төрләрен башкаруны укучылар җилкәсенә сала. “Тематик атналар”, “вакыйгалар”, “проектлар”, “табигатьтә ел фасыллары күренешләре”, “бәйрәмнәр”, “йолалар” һ.б. темалар була ала.Проектлар, кичәләр оештырганда, укучылар бер-берсе белән тыгыз аралаша, фикер алыша. Бирелгән эчтәлекне үзләштерү балаларның уртак эшчәнлегендә тормышка ашырыла. Балалар эшчәнлегенең төрләрен шулай төзергә тәкъдим ителә: һәр киләсе эшчәнлек күзаллауларны баетырга, бирелгән вакыйгага, күренешкә яңача карарга, ә нәтиҗәле эшчәнлек аларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирергә тиеш. Шундый якын килү генә тарихны, мәдәниятне, туган якның табигатен аңлы рәвештә, иҗади өйрәнергә һәм алган белемнәрне мөстәкыйль рәвештә кулланырга ярдәм итә. Дәрестә коммуникатив технологияләрне кулланып
(төрле кызыклы темаларга диалоглар төзү, җырлар җырлау, дәреслектәге әсәрләрне рольләргә бүлеп уку,аларны сәхнәләштерү) укыту һәм уен бурычларын кертү укучыларның иҗади үсешенә, иркен аралашуга, лексиканы баетырга ярдәм итә. Яшь үзенчәлекләренә карап, балаларга тормышчан вакыйгаларны күзәтү, билгеле әйберләр белән эш итү, уен һәм ярыш характерындагы эшчәнлек аеруча якын.
Текстны аңлап уку бик еш иҗатка ихтыяҗ тудыра, туган уй-фикерләрне, хисләрне әйтү яисә тормыштагы төрле хәлләргә карашны үзеңчә чагылдыру теләген, ягъни иҗади күзаллауны уята.
Әсәрне тудырганда автор үзенә эшнең бер өлешен генә ала. Калганын уку барышында укучы үзенең күзаллавы белән тулыландырырга тиеш. Шуңа да иҗади күзаллауны үстерү бик мөһим.
Бүген укытучының төп максаты – укучыларда югары коммуникатив, лингвистик, эстетик, әхлакый компетенцияләр формалаштыру. Монда бары тик иҗади активлык шартларында гына ирешергә мөмкин.Шуның өчен дәреслектәге күнегүләр белән генә канәгатьләнмичә, укучыларга аларныың сөйләм эшчәнлеген активлаштыра торган башка төрдәге биремнәр дә тәкъдим итәргә кирәк. Телне аралашу ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә , укучылар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен шунда ук тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа, һәм тел өйрәнү процессының мотивлашкан булуы тәэмин ителә.
Шушы юнәлештә эшләү дәверендә уңышларым да бар:

« Татар егете- 2012» город II место Февраль 2012 Диплом
«Тукай мәңге безнең күңелләрдә” город I место Апрель, 2013 Диплом
“Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү” район I место Апрель, 2013 Диплом
«Шигьри сүз» район II место Апрель, 2013 Диплом
Татар егете-2013 Район II место Январь, 2013 Диплом
«Шигьри сүз» город Гран- при Апрель, 2014 Диплом
« Татар кызы -2014» район I место Февраль, 2014 Диплом
«Две звезды» район II место Декабрь, 2014 Диплом
« Татар кызы-2015» район I место Февраль, 2015 Диплом

« Две звезды”
район II место Январь, 2015 Диплом
2012-2013 Татарский язык
Татарская литература 68,5%
73% 100%
100%
2013-2014 Татарский язык
Татарская литература 69%
78% 100%
100%
2014-2015 Татарский язык
Татарская литература 73%
81% 100%
100%

Коммуникатив технологияләр аша укучыларның иҗади күзаллауларын үстергәндә, аларның белем дәрәҗәсе, уку сыйфаты да үсә.. “ Чөнки мин ишетәм- онытам , мин – күрәм- аңлыйм, мин эшлим- истә калдырам”.
Үземнең эшләү дәверендә шундый нәтиҗәгә килдем. Укытучы һәрвакыт эзләнергә тиеш. Хәзер без информацион, барлык әйбер дә компьютерлашкан заманда яшибез. Элек кенә укытучылар мәгълүматларга дефецит кичергәннәр, ләкин без аларны начар укытканнар дип әйтә алмыйбыз. Һәр заманның үз таләпләре, аларны кабул итмичә булмый. Без татар теле һәм әдәбият укытучылары, һичшиксез укучыларның бәйләнешле сөйләм үстерүенә, матур, камил сөйләшүенә игътибар итәргә тиеш. Күбрәк коммуникатив ситуацияләр тудырып, лексикаларын баетып, сәнгатьле сөйләмгә өйрәтергә тиеш. Эшләү дүверендә шуны аңладым, Чын Укытучы – бөек психолог, укучылар өчен дус, әдәбият дәресләрендә артист, кайбер вакытта актер булырга тиеш.

Прикрепленный файлРазмер
эше Ахметзяновой Л.И..doc63.5 кб