
Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим! (Эш тәҗрибәсеннән)
Мин, Гыйлаҗиева Альбина Николай кызы, Казан шәһәре Совет районының 126 нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирәм.
Мин - югары белемле укытучы, 2002 нче елда КДПУ тының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамладым. Бу югары уку йортын тәмамлау белән үк үземнең укытучы эшчәнлегемне башлап җибәрдем. Гомуми педагогик стажым – 13 ел. Белгечлегем буенча 8 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы вазифасын башкарам. 2013нче елдан 126 нчы гимназиядә эшлим.
Максатым: Балаларның сәләтен күрә белеп, аларны иҗади баскычка күтәрү , әдәпле, әхлаклы итү, һәр яктан камилләшкән шәхес тәрбияләү.
Бурычым – гыйлемле, туган телен, илен сөюче, башкаларны хөрмәт итүче, заманга яраклаша белүче, рухи яктан сәламәт шәхесләр тәрбияләү.
Тел - зур байлык. Һәр бала ачылып бетмәгән шәхес.
Һәр баланың үз эчке дөньясы, тормышы, кызыксыну өлкәсе бар. Шуңа күрә мин һәр укучыма аерым якын килеп, шәхес итеп карыйм. Шуны истә тотып, мин “Укучыларның татарча сөйләм телен камилләштерү һәм аларны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләү”-дигән методик тема өстендә эшлим.
Тәҗрибәм зур булмаса да, үз эш юнәлешем, җиңүләрем бар.
Соңгы ике елда укучыларымның татар теле һәм әдәбиятыннан уку-укыту өлгереше һәм сыйфаты түбәндәгедән гыйбарәт:
2013-2014 ел 2014-2015ел
Татар теле 62% 78%
Татар әдәбияты 64% 84%
9нчы сыйныф укучылары өчен үткәрелә торган Бердәм республика тесты,
4нче сыйныф укучыларының республика мониторинг тестлары да югары нәтиҗәләр күрсәтте.
УКУ ЕЛЫ ПРЕДМЕТ Өлгереш СЫЙФАТ ӨЛГЕРЕШЕ
2013-2014
IX сыйныф Татар теле 100% 78,5%
2013-2014
IV сыйныф Татар теле 100% 22%
Эшемнең нәтиҗәсе булып, укучыларымның татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында, төрле конференцияләрдә, конкурсларда призлы урыннар алуын саныйм.
2014 нче елда татар теленнән республика олимпиадасының муниципаль этабында 9 нчы сыйныф укучысы призер булды.
Предмет Дәрәҗәсе Нәтиҗәсе Вакыты Документы
Татар теле
9нчы сыйныф республика 3 урын 2013 диплом
Татар теле
9нчы сыйныф республика призер 2014 шаһәдәтнамә
Укучыларым республика күләмендә уздырылган конференцияләрдә дә актив катнашалар.
Конференция исеме Укучының исеме, фамилиясе Дәрәҗәсе Нәтиҗәсе Документы
“Наука – дело молодых” фәнни-гамәли конференция, Ибятова Чулпан Район катнашу шаһәдәтнамә
Каюм Насыйри исемендәге фәнни-гамәли конференция Хөсәенова Динара Республика катнашу шаһәдәтнамә
VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе “Татар лингвокультурологиясе: проблемасы һәм перспективасы” Ибятова Чулпан Россия катнашу Мактау грамотасы
Иҗади конкурслар нәтиҗәләре.
Республика күләмендә уздырылган “Матур сүз” конкурсында Гыйләҗиева Камилә 1 нче урын алды.
Республика күләмендә уздырылган “25 туган көн” конкурсында Гыйләҗиева Камилә 1 нче урын алды, диплом белән бүләкләнде..
Республика күләмендә уздырылган “Китап сере” конкурсында Гыйләҗиева Камилә җиңүгә лаек булды, диплом белән бүләкләнде..
Укучыларым шәһәр , район күләмендә оештырылган чараларда актив катнашып та җиңүләргә ирешәләр.
Интернет челтәре аша укучыларым “Йомшак керпе”, “Татар теле инфо”дистанцион олимпиадаларда актив катнашып алдынгы урыннарны яулыйлар.
Үз хезмәтемдә сыйныфтан тыш эшләргә дә зур урын бирәм.
Укытучы үзен төрле өлкәдә сынап карарга тиеш. Мин дә төрле һәнәри конкурсларда, фәнни–гамәли конференцияләрдә катнашырга тырышам, тәҗрибәм белән уртаклашам.
Вакытлы матбугатта, интернет челтәрендә һәр даим эш тәҗрибәмне яктыртып барырга тырышам. Конференцияләрдә катнашып, тәҗрибәимне халыкара, россиякүләмендә, төбәкара, шәһәрара киңлектә яктыртам.
Сертификат III Международная научно – практическая конференция “Языки России и стран ближнего зарубежья как иностранные: преподавание и изучение” организована, Институтом филологии и межкультурной коммуникации Казанского федерального университета, для учителей, студентов и аспирантов, 2014г
Материалы республиканской научно-методической конференции “Языки России и стран ближнего зарубежья как иностранные: преподавание и изучение”, Казанский федеральный университет, 2014г
Материалы республиканской научно-методической конференции“Сохранение и развитие родных языков в условиях многоннационального государства: проблемы и перспективы”, 2014г.
Сертификат Международная научно –практическая конференция “Творческое наследие просветителей тюрского мира” посвященной 190-летию со дня рождения Каюма Насыри и 170 – летию со дня рождения Абая Кунанбаева, организовано Евразийским национальным университетом имени Льва Николаевича Гумилева, г.Астана, Республика Казахстан, для учителей, студентов и аспирантов, 2015г
Сертификат VМеждународная научно –практическая конференция “Сохранение и развитие родных языков в условиях многоннационального государства: проблемы и перспективы” организовано “Казанским федеральным университетом” институт филологии и межкультурной коммуникации, для учителей, студентов и аспирантов, 2015г.
Эш тәҗрибәсенә таянып, укыту–методик кулланмалар да бастырдым.
Фәтхуллова К.С., Гыйләҗиева А.Н. Татар сөйләменә өйрәтү (4-5 яшь),рус телендә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен методик кулланма. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2013.-71б.
Фәтхуллова К.С,.Гыйләҗиева А.Н “Татар сөйләменә өйрәтү” (5-6 яшь), рус телендә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен методик кулланма. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014.-103б.
Татар теле һәм әдәбияты БРТ тикшерү комиссиясендә 2013-2014, 2014-2015 нче уку елларында эксперт вазифасын башкардым.
Заманадан артта калмаска тырышам nsportal.ru мәгариф хезмәткәрләренең социаль челтәрендә, Инфоурок проектында укытучылар сайтларында шәхси сайтларымны булдырдым
http://nsportal.ru/albina-gilyazieva-nikolaevna
Дәресем https://yadi.sk/i/UIhy93J2mgind урнаштырылган.
Хәзерге заман укытучысына иң кирәкле сыйфатлар дип мин түбәндәгеләрне саныйм:
- үз фәнеңне яхшы белү;
- балаларны ярату, аларның шәхесен ихтирам итү, аларга кеше итеп карау;
- балаларга иң уңайлы, иң отышлы алымнар белән белем бирә, дәрес материалының иң кирәкле өлешен сайлап ала белү, укучылар алдына бер максат кую һәм шуңа ирешү;
- укучыларның активлыгы, дәрестә күп эшләү, уеннарны оста куллану;
- алган белемнең тормышта нәрсә өчен кирәк булачагын аңлату, күрсәтү, ышандыру;
- укытучының тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы – үрнәк булырга тиеш.
Шушы сыйфатларга ия булган укытучыга балалар үзеннән-үзе тартылалар, киләчәктә дә аңа охшарга тырышачаклар, дип уйлыйм. Барлык һөнәр кешеләренә караганда да укытучы һәр яктан гүзәл булырга тиеш. Бу – хакыйкать. Аны дәлилләп торуның кирәге юк, дип исәплим.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: гомерлеккә сайлаган хезмәтем һәрвакыт минем күңелемне шатландырып, сафландырып тора. Укучыларымны күрүгә, бөтен дөнья мәшәкатьләрем, борчуларым онытыла. Шуңа минем күңелем һаман яшь, шуңа мин бәхетле.
Прикрепленный файл | Размер |
---|---|
1.jpeg | 36.92 кб |
- Гилязиева Альбина Николаевна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев