SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Профессиональ – педагогик һәм методик эш тәҗрибәсе белән уртаклашу

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә, җәмгыятьнең үсешен тәэмин итүдә укытучының роле зур. Әнә шуңа бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән батырлар да, исемнәре алтын хәрефләр белән язылган даһилар да, ирешкән уңышлары турында сүз чыккач, иң беренче чиратта хәреф танырга өйрәткән остазларын искә алалар. Кайсы гына илнең икътисады, мәдәнияты һәм фәнни үсешләре турында сүз чыкмасын, иң элек мәгариф системасындагы эшләрнең торышына игътибар итәләр.
Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә зур үзгәрешләр булды. Бу үзгәртеп корулар минем педагогик эшчәнлегемдә дә, әлбәттә, чагылыш таптылар. Сезне үземнең эш тәҗрибәм белән таныштырырга телим.
Методик темам:
Милли мәктәпне мәгълүматлаштыру шартларында укучыларның танып белү активлыгын һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү, сәламәт шәхес тәрбияләү.
Бурычларым:
1) Укыту – тәрбия эшләрен оештырганда, заманча укыту технологияләреннән оста файдалану.
2) Мәгълүматлаштыру шартларында сәламәт шәхес тәрбияләү, укуның сыйфатын күтәрү, сәләтле укучылар белән эшне камилләштерү, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү.
3) Милли үзаң тәрбияләү.
Иҗадилык бу юнәлештә төп урынны алып тора. Хикәя, әкият, шигырьләр иҗат итү, аларны башкару, әсәрләр сәхнәләштерү, төрле образларга керү - без куллана торган төп иҗади алымнар. Шуңа да укучыларыбыз төрле бәйгеләрдә теләп катнашалар. Мәсәлән, 2002 нче елда үткәрелгән “Татар егете”, “Тукай варислары” дип исемләнгән иҗади бәйгеләрдә укучыларыбыз призлы урыннар яуладылар.
Укыту – тәрбия эшенең тагын бер үзенчәлекле юнәлеше – фәнни материал туплау. Бу юнәлеш үз чиратында, класстан тыш чараларда ныгытылып, зур фәнни – гамәли конференцияләрдә чыгыш ясарлык хезмәтләр язуга җирлек була. Моның әһәмияте искиткеч зур: укучы төрле чыганаклар белән эшләргә өйрәнә, эзләнә, уйлый, нәтиҗә ясый, үз фикерен әйтә.Шулай итеп, балалар, бик теләп, И.Хәлфин, Һ.Атласи, Д.Лихачев исемендәге фәнни – гамәли конференцияләрдә канашалар.“Г.Исхакый әсәрләрендә сурәтләү чаралары”, “М.Акмулла шигъриятенең үзенчәлеге” темаларына язылган фәнни эшләр призлы урыннарга лаек булды.
Хәзерге чорда ана теле һәм әдәбияты укытучылары да һәр яңалыктан, шул исәптән яңа технологияләрдән файдаланырга, аларның отышлылырын сайлап ала белергә тиешләр.Мин үзем әдәбият укытуда А.Яхин системасына өстенлек бирәм.Мульти медиа технологияләрен дә кулланышка кертә башладым. Әдәбият дәресләрендә язучы һәм шагыйрь биографиясен үткәндә презентацияләр, йомгаклау дәресләрендә төрле тестлар кулланыла.
Кайбер ачык дәресләрнең план эшкәртмәләре интернет сайтларында урын алдылар . Алар арасыннан “Антонимнар” (5 класс), “Әбиемнең ак яулыгы” (6 ласс) кебек дәрес һәм тәрбия чаралары эшкәртмәләрен атап үтәргә була.
Әлбәттә, шулай ук сәләтле балаларга зур игътибар бирелә. Балалар белән өстәмә шөгыльләнү, аларны кызыксындыруның нәтиҗәсе буларак татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән олимпиадаларның муниципаль турларында төрле урыннар яулана.
Тәрбия эше шулай ук мөһим урынны алып тора. Укучыларда милли үзаң тәрбияләү әдәбият дәресләрендә генә түгел, тәрбия эшендә дә чагылыш таба.
Тәрбия эше түбәндәге тармаклардан тора:
- татар халкының милли бәйрәмнәрен үткәрү
- гореф – гадәтләребезгә кагылышлы йолаларны искә алу
- ветераннарга шефлык күрсәтү
- түбән класс укчыларына булышу
- ата –аналар белән эзлекле эш
- спорт ярышларында катнашу.

Алга таба да шулай хезмәтемнән тәм табып, укучыларымның уңышларына сөенеп, алар белән горурланып эшләргә насыйп булса иде.

Прикрепленный файлРазмер
Опыт работы.doc31.5 кб
Презентация.pdf1.68 Мб