SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Мадиярова Золфия Галямутдиновна

Профессиональ – педагогик һәм методик эш тәҗрибәсе белән уртаклашу

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә, җәмгыятьнең үсешен тәэмин итүдә укытучының роле зур. Әнә шуңа бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән батырлар да, исемнәре алтын хәрефләр белән язылган даһилар да, ирешкән уңышлары турында сүз чыккач, иң беренче чиратта хәреф танырга өйрәткән остазларын искә алалар. Кайсы гына илнең икътисады, мәдәнияты һәм фәнни үсешләре турында сүз чыкмасын, иң элек мәгариф системасындагы эшләрнең торышына игътибар итәләр.
Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә зур үзгәрешләр булды. Бу үзгәртеп корулар минем педагогик эшчәнлегемдә дә, әлбәттә, чагылыш таптылар. Сезне үземнең эш тәҗрибәм белән таныштырырга телим.
Методик темам:
Милли мәктәпне мәгълүматлаштыру шартларында укучыларның танып белү активлыгын һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү, сәламәт шәхес тәрбияләү.
Бурычларым:
1) Укыту – тәрбия эшләрен оештырганда, заманча укыту технологияләреннән оста файдалану.
2) Мәгълүматлаштыру шартларында сәламәт шәхес тәрбияләү, укуның сыйфатын күтәрү, сәләтле укучылар белән эшне камилләштерү, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү.
3) Милли үзаң тәрбияләү.

Эссе "Мин – укытучы"

“Укытучы, бары укытучы гына булам!...” Кызык... Әлеге хыял кайчан кереп урнашты соң минем күңелемә? Әйе, әйе... Барысы да хәтердә. Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керү, беренче дәрес, беренче укытучы... Укытучымның сөйкемле елмаюы, ягымлы сүзләре, балаларга яратып һәм сөеп каравы. Күңелдә: “ Мин дә укытучы булачакмын!”- дигән хыялның бөреләнүе нәкъ шул вакытта булды бугай.
Күпме вакыт үткән, никадәр вакыйгалар булган! Мәктәп еллары, дәресләр, соңгы кыңгырау, имтиханнар, чыгарылыш кичәсе... Күпләрне борчыган: “Кая барырга, нинди һөнәр сайларга?” – дигән сорау миңа кагылмый. Минем максатым ачык: укытучы булырга!
Менә мин башкалабыз Казанда. Һәркемгә яңа мөмкинлекләр ачучы Казанда мин дә үз урынымны табачакмын! Һичшиксез! Ап-ак мәһабәт колонналары белән кызыктырган Ленин университетында уку күпләрнең төшенә дә керми. Ә мин инде студент.Берсеннән – берсе мавыктыргыч дәресләр, белемле укытучылар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар... Сизелмичә үтеп киткән студент еллары...
Ниһаять, минем кулымда диплом. Мин –укытучы! Балачак хыялым тормышка ашты, мин балалар укытачакмын.