SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Әхлакый кыйммәтләр формалаштыруда Фатих Әмирхан иҗатының роле

Фатих Әмирхан

Татар әдәбиятының үсеш тарихында тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе – Ф. Әмирхан. Язучының үткен сатирик тел белән иҗат ителгән әдәби әсәрләрендә милләт язмышы өчен борчылып яшәү, аны прогрессив аңлы итеп күрергә теләү сизелеп тора.

 “Көнчыгыш мәдәниятенең рухын аңлаган, шуның белән бергә, Көнбатыш цивилизациясенә йөз тоткан, аңа кызыккан әдипнең... аяксыз булганы хәлдә, европача эшләпә, гамашлы ботинкалар киеп алдырган фотосын карагыз. Тереклекне, гомерне никадәр ярату хисе чагыла бу кыяфәттә...”[2] ‒ дип язган аның турында Б. Урманче.

Ф. Әмирхан әсәрләрендә образларны иҗат итүдә төрле сәнгатьчелек алымнары кулланылган. Язучы геройларының эчке кичерешләрен ачуда, аларның рухи дөньясын сурәтләүдә зур уңышларга ирешә, психологик анализ остасы булуы һәрчак күзгә ташланып тора. Ул үз әсәрләре аша кешенең хис-кичерешләрен, аның рухи дөньясын баетуга зур өлеш керткән әдип.

Фәнни мәкаләбезнең төп максаты – язучы иҗаты аша психологик анализ ясау үзенчәлекләрен, аның төрледән-төрле алымнарын ачып бирү һәм әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә аларның әһәмиятен күрсәтү.

Каләм көче – зур көч, бигрәк тә ул үткен акыллы кеше кулында булса. XX гасыр башы – татар әдәбияты яңа нигездә канат җәеп, күтәрелеп, яшәреп килгән заман. Әдәбият өчен матур әдәби тел кирәк. Ул тел халык өчен аңлаешлы да, нәфис тә булырга тиеш. Мондый яңарышның башында Ф.Әмирхан торган. “Замандашлары... аның язу ысулыннан үрнәк алды... Тел турысында ул дәвердә иң күп хафаланган, пошынган кеше Ф. Әмирхан булды дисәк, һич арттыру булмас”,[2] – дип яза Б. Урманче аның турында.

Татар әдәбиятына психологик кичерешләрне, кешенең хис-тойгыларын сәнгатьчә нәфис итеп тасвирлау стилен дә Ф. Әмирхан алып килә.

Психологик анализ остасы булу җиңел түгел. Беренчедән, кешенең эчке дөньясын ачып бирү, күңел кичерешләрен сурәтләү аша чынбарлыкны аңларга ярдәм итү өчен, язучының зирәк акыллы, үткен зиһенле булуы кирәк. Икенчедән, ул үз героеның рухи дөньясы белән яши алырлык дәрәҗәдә нечкә хисле, сиземләү тойгысы көчле шәхес булырга тиеш. Фатих Әмирхан кешеләрне, тормышны нык яратуы белән аерылып торган. Әнә шундый бай рухи дөньясы аның әсәрләрендә дә чагылмыйча калмаган.

Әдәби геройларның психологик дөньясын сурәтләү аша ул милли әхлакны, кеше рухын үстерүне алгы планга куя. Боларны Ф. Әмирханның берничә әсәре үрнәгендә карап китик.

“Ул үксез бала шул!” (1913) хикәясе киеренке сюжетка корылган булуы белән аерылып тора. Гает көнне малайлар күңелендәге шатлык хисе әллә кайдан сизелеп тора. Төп геройның бу хисләрен күрсәтү өчен, автор укучы игътибарын аерым детальләргә юнәлтә. Хикәядә “казаки” сүзенә басым ясала. Ул малайның хәлле гаиләдән булуын күрсәтә. Бәйрәм шатлыгын “үзенең һәрвакыттагы иске киемендә” булган асрау малай Нури” дә бозмый. Автор әнә шулай итеп, бер-берсенә капма-каршы куелган психологик детальләрне (казаки һәм иске киемнәр) кертеп, алда сөйләнәчәк вакыйганың психологик җирлеген әзерли. Геройның күңел хисләрен көтелмәгәнчә үзгәртеп, хисләр борылышында аның характерын тулысынча ачып салучы тагын бер деталь – уен килеп керә. Малайлар “сабан туе атлары булып” чабышалар. Автор аларны бер-берсе белән ярышырга мәҗбүр итә. Нәкъ менә ярыш вакытында кеше күңелендәге капма-каршы сыйфатларның ачылып куюы мөмкин. Нәрсә җиңәр: киң күңеллелекме, әллә хөсетлекме; гаделлекме, әллә гаделсезлекме? Тышкы кыяфәттәге капма-каршылык та малайларны бер-берсеннән аермаган иде. Ә менә ярышу төп геройның рухи дөньсын ачып салырга ярдәм итә: анда көнчелек хисе, мин-минлек калкып чыга. Шунда автор зур осталык белән хикәясен тагын бер психологик деталь белән бизи. Бу – читек. Үкчәле читек - өстенлек билгесе. Шул читек белән бәйле дүрт җөмләдә “мин” сүзе җиде тапкыр кабатлана. Геройның хисләре кайный, эчке дөньясы ачыла бара. Читекле малайларның аны яклавы һәм Нурины мыскыллау көчәя барган саен, рухи дөньяның зәгыйфьлеге тагын да калкурак булып күренә. Нури белән төп герой арасындагы психологик диалог моны тагын бер кат раслый.

Читекле малайның Нуридан өстен булып күренәсе килә. Ф. Әмирхан героеның холык-фигылен үзеннән ачтыру алымын куллана. Кыска гына вакыт аралыгында хисләрнең борылышлар ясый-ясый үсә баруын тоясың, хәтта геройларның сөйләм интонацияләрен ишеткәндәй буласың. Шул рәвешле автор кешенең тышкы кыяфәте белән эчке дөньясы тәңгәл килмәскә дә мөмкин икәнлеген күрсәтә. Бу да психологик сурәтләүнең бер үзенчәлеге булып тора. Үзенең хаклы булуын расларга теләгән героебыз иң яман “бетләш” сүзен әйтә. Бу сүз малайларны сискәндереп җибәрә. Ф. Әмирхан аларның эчке кичерешләрен күрсәтү өчен, кабатлау алымын кулланган. “Мин үксез бала шул!” җөмләсен ятим Нуридан кат-кат кабатлату аша автор укучыны да уйга калдыра, героена мөнәсәбәтен дә сиздереп куя: иске киемле, яланаяклы Нуриның бөтен рәхәте дә, шатлыгы да үзеннән өстен малайларны йөгерештә җиңүдә. Аларны җиңеп, ул да үзен әти-әниле малайлар белән тигез күрер иде.

Ф. Әмирхан әнә шулай тәрбияли, олы хакыйкатьне ача: бу дөньяда кеше рәнҗетүдән дә яманрак эш юклыгын искәртә.

“Корбан” (1913) хикәясенең герое кечкенә сарык бәтиен тәрбияләп үстерә. Үсеп сарык булгач, малайның каршылыгына карамастан, бәтине корбан итеп чалалар. Әдип табигатьнең бер кисәген – кечкенә бәтине тасвирлау аша яңа хис-кичерешләргә юл ача. Герой күңелендә нәни җан иясенә тартылу, аны якларга теләү тойгысын уята. Бәти дә хуҗасын ярата. Шулай итеп, бер хис икенчесе белән тулыландырыла: тойгы катламнары барлыкка килә. Биредә тагын бер үзенчәлекне күрсәтәсе килә: аның героеның эчке дөньясы башка тавышларны да барлыкка китерергә сәләтле. Корбан итеп чалынырга тиешле сарыкның тавышында ул ялвару, ярдәм сорауны ишеткән сыман була. Югалту ачысын кичергән герой үзе дә шәфкатьсез күренешнең корбаны түгелме соң?

Ф. Әмирханның “Хәят” повесте (1911) – психологик кичерешләргә иң бай әсәрләрнең берсе. Әсәрне анализлаганда, без хисләренең тышкы тирәлек белән каршылыкка керүен, Хәятның эчке хисләре китереп чыгарган халәтне, күңел монологы, хыяллары тудырган рухи дөньясын күрәбез.

Геройларның эчке дөньясын ачуда пейзажның да үзенчәлеге зур. Беренчесе – табигать тасвирларының геройлар күңелендә билгеле бер кәефне тудыру өчен файдаланылуы. Әсәр табигать күренешләрен сурәтләү белән башланып китә. “... яз җиле, кояш батышы ягыннан аерым бер акрынлык вә тынычлык белән исә дә дөньяга яңару вә яшәрү исләре чәчә”.[1] Табигатьнең гүзәллеге, яшәрү һәм яңару, чисталык һәм сафлык кебек күренешләр иң матур хисләр тудыра ала, гүзәл хыяллар дөньясына алып керә. Язгы табигать күренешләре күңелне кузгата, Хәят йөрәгендә шатлыклы хисләр уята.

Икенче очракта автор табигатьне Хәятның эчке кичерешләренә янәшә куеп сурәтли. Сандугач – мәхәббәт символы. Кызның йөрәге гүзәл тойгыдан ашкынып тибә башлады. Күңелгә рәхәтлек бирә торган бу хис аның бар дөньясын ямьләндереп җибәрде. Әлегә Хәят хисләр чолганышында, тик Михаилга карата уянган беренче тойгы күңеленең бер читендә яшеренеп яткан икенче бер каршылыклы хисне – ике арада үтеп булмый торган упкынны сиздереп тора. Шулай итеп, беренче тойгы икенчесен уятып, үзе юкка чыга. Каршылыклы тойгылар тезмәсен бер процесс итеп тасвирлау аша әдип тышкы тирәлекнең кеше аңын, аның холык-фигылен ничек үзгәртүен күрсәтә алган.

Алга таба Ф. Әмирхан табигать күренешен кеше хисләренә каршы куеп сурәтли. Яз башларында Хәятны эч пошу, борчылу, сагышлану кебек хисләр чолгап ала. Ф. Әмирхан кабат табигать күренешләренә мөрәҗәгать итә. Бер кичтә буран котыра башлый. Хәятның тыныч күңеле кинәт ниндидер тынычсызлык белән алмашына. “Җил бик ачы тавыш белән сызгыра... Ниндидер эч пошу... бөтен барлыгын чолгап алды.”[1] Кеше күңелендәге хисләрне табигать тасвирлаулары аша бирү тәэсир итү көчен арттыра. Нечкә һәм сизгер күңелле Ф. Әмирхан моны бик яхшы аңлаган.

Көчле психлогик күренешләр ярдәмендә сурәтләнгән әсәрләреннән күренгәнчә, Ф.Әмирхан – һәр герое хис иткәнне үз йөрәге аша кичерә белгән, аларның күңел дөньясын аңлый алган язучы. Икенче төрле әйткәндә, ул психологик анализ ясауның бөтен нечкәлекләрен белгән талант иясе.

 

Кулланылган әдәбият

1. Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002. – 399 б.
2. Б. Урманче. Фатих Амирхан белән очрашуларым // Фатих Әмирхан турында истәлекләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1986. – 192 б.
3. Бәширова И. Әдипнең дүрт томлыгы // Мирас. 1996, №1/2.
4. Нигъмәтуллин Э. Әдип иҗатына бер караш // Мирас. 1996, №1/2.
5. Нуруллин И. Фатих Әмирхан. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1988. – 279 б.
6. Хаков В. Ул яктылык көтеп яшәде. // Мәдәни җомга. 1996, 12 гыйнвар.