SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

«Татар кызы – 2014» шәһәр бәйгесе

dsc06729

Татар халкының мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә, туган тел һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле балаларны барлау максатыннан ел саен шәһәребездә “Татар кызы” бәйгесе үткәрелә. Бәйгене Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге оештыра. Быел бу бәйге 15 мәртәбә уздырылды һәм ул Мәдәният елына багышланган иде. Конкурс башта районнарда үткәрелде, жюри әгъзалары тарафыннан сайлап алынган 7 кыз шәһәр турына узды.
Иң беренче итеп кызларга “Чәй өстәле” әзерләү буенча бирем бирелде. Бу эшне кызлар 26 нчы февраль көнне “Хуҗабикә” ресторанында башкардылар. Конкурсантлар чәй өстәленә төрле милли ризыклар әзерләделәр, матур итеп чәй табынын кордылар. Монда “Никах чәе”, “Кияү чәе”, “Туган көн”, “Милли табын” ны да күрергә мөмкин иде. Кызлар кунак сыйлау осталыкларын да күрсәттеләр.
3 нче март көнне бәйгедә катнашучылар үзләренең белемле булуларын, эрудицияләрен күрсәттеләр. Казан шәһәре мәгариф хезмәткәрләре йортында узган интеллектуаль бәйгедә кызлар татар халкының тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре буенча күп төрле сорауларга нигезле итеп җаваплар бирделәр, жюри әгъзалары белән төрле темага дискуссия оештыра алдылар. Татарстан Фәннәр Академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының музыка һәм сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы, профессор Гали ага Арсланов җитәкчелегендәге жюри әгъзалары конкурсантларның җавапларыннан бик канәгать калдылар.
Конкурсның финал өлеше Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында үтте. Милли киемнәрдән киенгән кызларны халык белән тулган тамаша залы гөрләтеп кул чабып каршы алды. Һәрбер кыз үзен матур итеп тәкъдим итә алды. Һәрберсенең чыгышы билгеле бер композициягә корылган, халкыбызных тарихы, сәнгате белән бәйләнгән. Туган телгә, туган җиргә, халкыбызның мәшһүр затларына мәхәббәт хисләре белән сугарылган иде. Тамашачылар Йосыфның Зөләйхасын да, Сөембикә ханбикәне, Сәхибҗамал Волжская, Сара Садыйкова, Такташның Алсуын да яратып кабул иттеләр. Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия укучысы Фатыйхова Чулпан “Туган тел” җырын башкарганда зал аягүрә торып басты. Кызларның татар әдәби телен камил белүләре сокландырды. Җырга, биюгә һәвәслекләре, нәфис сүз остасы булулары шатландырды. Бу көнне сәхнәдә татар халык җырлары, К.Тинчурин, Г.Ибраһимов, Ш.Хөсәенов, Г. Кутуй һ.б язучыларның әдәби әсәрләреннән өзекләр яңгырды. Кызлар башкаруындагы төрки халыкларның милли биюләрен (татар, башкорт, Кырым татарлары, төрек һ.б.) залда утыручы тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алдылар.
Жюри әгъзаларына җиңүчене билгеләү кыен булгандыр. Чөнки кызлар үзләрен төрле яктан белемле, эрудицияле, уңган, булдыклы итеп күрсәттеләр.
«Татар кызы- 2014» шәһәр конкурсының абсолют җиңүчесе таҗы Мәскәү районы Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Фатыйхова Чулпанга бирелде. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр түбәндәгеләр булды:
“Сылу кыз” - Хәсәншина Рената, Киров районы 15 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы;
“Зыялы кыз” – Шагина Наилә, Вахитов районы 3 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы;
“Уңган кыз”- Гыйльманова Гөлшат, Яңа Савин районы 155 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы;
“Зирәк кыз»- Биктимерова Адилә, Идел буе районы 16 нчы гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы;
“Ягымлы кыз”- Камалетдинова Чулпан, Совет районы 20 нче гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы;
“Бию остасы”- Хәмидуллина Гүзәл, Авиатөзелеш районы 54 нче урта мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы.
Төрле елларда конкурста җиңү яулаучылар ( Алия Исрафилова, Айсылу Габдинова, Гөлнара Хәйруллина, Ширин Аль Анси) исә кызларны үзләренең матур җырлары, биюләре белән сәламләделәр.
“Мелита” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Ак барс банк”ы, “Билайн“ җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге, “Алексеевск нәфис тукучылык” фирмасы, “Мюстела” косметика фирмасы, “Татар гаиләсе” фонды, “Идел”, “Сөембикә” журналлары һ.б. оешмалар кызларга үзләренең кыйммәтле бүләкләрен тапшырдылар.
Кызларны конкурска әзерләүдә, һичшиксез, мәктәп җитәкчелеге, укытучылар коллективы, татар теле һәм әдәбияты укытучыларның роле зур булуы күренде. Бу көнне аларга рәхмәт сүзләре еш әйтелде.

Прикрепленный файлРазмер
dsc07350 (1).jpg40.24 кб
dsc07353.jpg37.79 кб