SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

"Укытучы!" - горур яңгырый

jpg jpg

Тәүлекнең хәерле минутлары булсын, хөрмәтле хезмәттәшләрем!
Мин, Шәрәфетдинова Ләйсән Вазыйх кызы, Казан шәһәре Идел буе районы «114 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең 1 категорияле туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы.

Укытучы һөнәрен сайлавыма да шактый вакыт үтеп киткән. Еллар бер-бер артлы агалар да агалар. Тормыш китабым калыная, тәҗрибәм авырая, саллылана. Һәр үткән көн тормышымда үзенә генә хас бер эз калдырып, мәңгегә,  кире кайтмаска, вакыт чоңгылына тәгәри. Күпме эшләр эшләнелде, күпме укучыларга туган тел бизәкләре җиткерелде, ике юл чатында калган күпме бала, ана телендә әйтелгән киңәшләргә колак салып, дөрес юлны сайлады. Күбесенә ярдәмем тигәндер. Чөнки һәр көнемне милләтемнең асыл телен йөрткән укучыларыма туган телебез- татар телен өйрәтү белән беррәттән,  татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, халкыбызның инсафлы, тәрбияле булуын ассызыклап үткәрәм. Бу юл катлаулы, ләкин нәтиҗәле. Авыр, ләкин мавыктыргыч. Мәшәкатьле, ләкин күңелле.
     Һәр туар таң каршыма берсеннән-берсе кызыклы идеяләре, буй җитмәс кебек тоелган фикерләре, колачлый алмастай мәсьәләләре белән килеп баса. Укучылар, аларның  мәктәп тормышлары белән янып-көеп яшәгән мөгаллим өчен киртәләр аз шул. Нинди генә авырлыклар очраса да, милләтем татар булуы,  баш имәс хан дәүләте дәвамчысы булуым миңа илһам канатлары үстерә, эшемдә иҗади борылышларга юнәлтә. Телебезнең язмышын хәл итү бик гади дә кебек.  Асыл телебезне саклау өчен, бары тик туган телебездә аралашырга, фикер йөртергә, күбрәк китаплар гына укырга кирәк, ләбаса. Әмма иң беренче сорау: ничек итеп кызыксындырырга?  Берничә ел дәвамында балаларны күзәтү, аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эш итү миңа авырлыклар алдында баш имәскә ярдәм итте.      Дәресләр, дәрестән тыш чаралар укучыларда кызыксындыру уятсын өчен, сизү органнарын һәм алар кабул иткән сигналларны кулланырга булдым. Барлык биш төрле тоемлауны да тел һәм әдәбият дәресләрендә кулланып була:  күрәбез, ишетәбез, ис сизәбез, тотып карыйбыз һәм татып карыйбыз. Ничек итеп җырны, я булмаса хикәяне тотып яки исен сизеп була соң7 Җавап бик гади: туган тел һәм әдәбият дәресләре шулкадәр мөмкинлекләр  бирүче дәресләр ки, бары тик хыялны эшкә "җигәргә" һәм , әлбәттә, ныклап әзерләнергә кирәк.
Телебез бай!.. Аның матурлыгын күрсәтер, аңлатыр өчен күмерне алмаз , чүп үләнен дару итәргә;  начарлыктан яхшылыкны табарга,  ямьсез күренешләрдән матурлыкны күрә белергә өйрәтергә кирәк. Шулай итеп, дәресләремдә  уен һәм квест технологиясе аша образлы фикерләүне үстерүне, алай гына да түгел, өйрәнелә торган әсәрләрдәге образларны дәресләремә алып килеп, тоемлау аша укучыларның күңел түрләренә үтеп керүне тормышка ашыра алдым. Бүгенгесе көндә образлы фикерләүне уен һәм квест технологиясе аша тормышка ашыру -  минем методик табышым ул

Мин –Укытучы! Укучыларым-минем чагылышым, алар минем күңелемнең көзгеләре.  Игелек һәм белем орлыкларын күпме чәчсәм, шуның кадәр татлы җимеш җыячакмын. Дөрес яшәргә, хакыйкатьне якларга, телебезне, сәнгатебезне һәм мәдәниятыбызны сакларга, авырлыкларны җиңел узарга өйрәтү дә – укытучы бурычы. Еллар үткән саен, гомерлек һөнәрне дөрес сайлавыма, кемгәдер белем биреп кенә түгел, акыллы киңәшем белән ярдәм итә алуыма да, бүгенге катлаулы җәмгыятьтә укучыларымны замана ташкыныннан саклап кала алуыма да чиксез шатланып яшим. Әлбәттә, нәкъ менә татар теле укытучысы булу да мөһим роль уйный. Чөнки безнең милләт балаларны кечкенәдән сабыр, итәгатьле, бердәм булырга өйрәтә, бу сыйфатлар безгә әби-бабайларыбыздан бирелә. Ә шәхсән мин үзем - чын татар авылында, татар гаиләсендә туып-үсеп, татар мөгаллимнәре кеше иткән бала бит. Укытучыларым бүген дә әлегедәй күз алдымда. Алар биргән белемнәрне саклап, яңа белемнәрне үзләштереп, милләтемә тап төшермичә эшлисе дә, эшлисе!

     Мин –Укытучы,  үз эшемне канәгатьлек хисе алып эшлим, укучыларымны яратып һәм хөрмәт итеп яшим. Мин гади укытучы түгел, бәхетле укытучы! 

Минем һәм минем эшем турында, шулай ук укытучылар өчен кирәкле тулырак мәгълүматны интернет киңлегендәге шәхси сайтымнан карый аласыз.

https://sharafutdinovaleis.wixsite.com/mysite