SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Шарафутдинова Лейсан Вазыховна

Шәхси сайтым

Хөрмәтле хезмәттәшләрем, сайтымда сезнең өчен файдалы мәгълүмат тупланды. Анда минем эш тәҗрибәмнән кала, сез эш программалары да, дәрес эшкәртмәләре дә, хәтта татарча тавышландырылган файдалы видеоязмалар да табачаксыз.
Иң мөһиме, татар теле мөгаллимнәре өчен кирәк булган иң кызыклы сылтамалар биредә тупланган.
Шулай ук укучыларым иҗат иткән хикәя һәм шигырьләрне дә мин сайтка куйдым.

https://sharafutdinovaleis.wixsite.com/mysite

Минем уңышларым

1. Благодарсвенное письмо редакции журнала"Тылсымлы куллар"  за активное сотрудничество, 2016
2. Диплом за подготовку участника III Всероссийской олимпиады по татарскому языку, 2016
3. Благодарность Профсоюзной организации работников образования и науки Вахитовского и Приволжского районов г. Казани, 2017
4. Почетная грамота Отдела Управления образования исполнительного комитета муниципального образования города Казани по Вахитовскому и Приволжскому районам за добросовестный труд, высокий профессионализм, 2017г.
5. Благодарственное Министерства образования и науки РТ за активное участие в организации V  Международнойолимпиады по татарскому языку и литературе, 2017
6. Диплом геологического музея им. А. А. Штукенберга за творческий подход к учебному процессу, 2018
7. Благодарственное письмо Министерства образования и науки РТ за активное участие в организации VII Международной олимпиады по татарскому языку, 2019
8.  Благодарственное письмо Государственного комитета Республики Татарстан по туризму за сотрудничество и помощь в подготовке и проведении II Всероссийской олимпиады по сервису, туризму и гостиничному делу. 27 февраля 2019г

"Укытучы!" - горур яңгырый

jpg

Тәүлекнең хәерле минутлары булсын, хөрмәтле хезмәттәшләрем!
Мин, Шәрәфетдинова Ләйсән Вазыйх кызы, Казан шәһәре Идел буе районы «114 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең 1 категорияле туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы.

Укытучы һөнәрен сайлавыма да шактый вакыт үтеп киткән. Еллар бер-бер артлы агалар да агалар. Тормыш китабым калыная, тәҗрибәм авырая, саллылана. Һәр үткән көн тормышымда үзенә генә хас бер эз калдырып, мәңгегә,  кире кайтмаска, вакыт чоңгылына тәгәри. Күпме эшләр эшләнелде, күпме укучыларга туган тел бизәкләре җиткерелде, ике юл чатында калган күпме бала, ана телендә әйтелгән киңәшләргә колак салып, дөрес юлны сайлады. Күбесенә ярдәмем тигәндер. Чөнки һәр көнемне милләтемнең асыл телен йөрткән укучыларыма туган телебез- татар телен өйрәтү белән беррәттән,  татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, халкыбызның инсафлы, тәрбияле булуын ассызыклап үткәрәм. Бу юл катлаулы, ләкин нәтиҗәле. Авыр, ләкин мавыктыргыч. Мәшәкатьле, ләкин күңелле.