
Сочинение-фикерләмә.
Укытучы – олы юл башың,
Күзләреңне ачкан кояшың.
Табигатьнең кышкы йокыдан соң яңа тормыш башлаган, әле бер тузан бөртеге дә кунарга өлгермәгән ямь-яшел яфракларга төренгән, хуш исле нәфис чәчәкләргә күмелгән иң матур вакытында илебезнең барлык төбәкләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпләре белән хушлашалар. Киләчәккә өмет-хыялларын шигырь юлларында, җыр сүзләрендә табып, сәхнәләрдә: “Алда юллар, кайсын сайларга? Юллар чакыра әллә кайларга...” – дип, уйлары белән уртаклашалар. Аларның җырлары төрле телләрдә, төрлечә, заманча башкарылырга мөмкин, ләкин мәгънәсе, әйтергә теләгән фикерләре бер үк. Алар алдында юллар, һөнәр сайларга, дөньяда үз урыныңны табарга кирәк. Һәркемнең үз юлы. Ә ул юлларның башы – мәктәп һәм мәктәпкә җан өрүче укытучы. Тормыш дигән олы юлга озатучы остаз да, җир йөзендәге барлык тереклекне уятучы кояш кебек бик күп нәрсәләргә баланың күзен ачучы да – укытучы!
Әле берничә ел элек кенә минем бу сүзләрем белән һәркем берсүзсез килешер иде. Ә бүген бу юлларны укучыларның йөзләрендә: “Ай-һай, шулай микән?” дигән кинаяле елмаю чагылырга мөмкин. Соңгы вакытларда матбугат чараларында, интернет челтәрендә иң еш күтәрелә торган тема – укытучылар, белем бирү системасы турында, дисәм, ялгыш булмастыр. Аерым укучыларның, ата-аналарның гына түгел, бөтен җәмгыятьнең укытучыга мөнәсәбәте үзгәрде кебек. Күптән түгел Санкт-Петербург универститеты галимнәре өлкән сыйныф укучылары арасында “Синең кумирың кем?” дигән анкета уздырганнар. Балаларның 87 проценты – кумирлар дип Интернет челтәрендә танылган блогерларны атаган. 1-2 дистә ел элек укытучы әйткән сүз дәрәҗәле булса, бүген укучылар, үз блогында фәнни исбат ителмәгән фактларны кызык итеп тәкъдим итүенә карап, блогерларга күбрәк ышана. Мәктәпкә көн саен йөрүгә караганда өйдә видео-дәресләр белән укуны кулайрак күрүче, балаларына белем алуның гаилә формасын сайлаучы әти-әниләр арта бара. Чөнки теләсә нинди мәгълүматны бала үзе минут эчендә эзләп таба ала, телефонында интернетка акча гына түләнгән булсын. Җәмгыятьнең белем бирү системасы белән канәгатьсезлеге укытучы абруена бары тик кире йогынты гына ясый. Теләсәң дә, теләмәсәң дә укытучы һөнәренең киләчәге өчен борчыла башлыйсың. Сколково фәнни эзләнүләр институты ел саен үз сайтында киләчәктә булачак профессияләр турында фаразлаучы мәгълүмат урнаштыра. Алар фикеренчә, берничә елдан соң белем бирү өлкәсендә түбәндәге һөнәрләр актуаль булачак: уен педагогы (игропедагог), белем алу траекторияләре белгече, белем бирү проектларын оештыручы, тьютор, уен белгече (игромастер), интенсив белем бирү платформалары координаторы һәм башкалар. Мондый шартларда мәктәптәге гади укытучы “юл башы”, “күзләрне ачучы кояш” булып кала аламы соң?
Әлбәттә! Баланың күңелен аңлый белүче, белемгә омтылыш уятучы, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче, кечкенә генә уңышларын да күреп сөенүче укытучыны бер генә супертехника да, электрон мәктәп тә алыштыра алмый. Баланың мөстәкыйль кеше, яхшы белгеч булып үсеп җитүендә укытучының роле әйтеп бетергесез. Олы вакыйгадан кечкенә генә бер мисал. 1870 нче елда Пруссия корольлеге үзеннән зур һәм көчле Франция империясен тар-мар иткәч, бу җиңүнең сәбәпләрен белү теләге белән, канцлер Отто Бисмаркка мөрәҗәгать иткәннәр. Ул: “Укытучылардан сорагыз. Яшьләрне алар тәрбияләде”, – дип җавап биргән.
Ерак гасырларда шулай булган, һәм киләчәктә дә шулай булачак. Безнең халык укытучыларга гел таләпчән булган. Авыл муллаларының, мәдрәсә хәлфәләренең, укымышлы шәкертләрнең иң абруйлы кешеләрдән саналуы һәркемгә мәгълүм. Ул чакта да шәкертләр остазларына бик зур таләпләр куйган. Дөньяви белемнәр укытуны таләп иткән җәдидчеләр һәм искелекне яклаган кадимчеләр тартышын тарих яхшы хәтерли. Бүгенге мәктәпләрдә дә шул ук хәл: әгәр укытучы үз өстендә эшләмәсә, дөньяда барган вакыйгалардан хәбәрдар булмаса һәм балаларның, ата-аналарның сорауларына җавап бирә алмаса, беркайчан да абруйга ирешмәячәк. Ә яхшы укытучы – энҗе бөртеге кебек, кайда гына булса да, үз сыйфатларын югалтмый.
Күренекле рус язучысы Константин Паустовский үзенең география укытучысын тирән ихтирам белән искә ала ( “Карабогаз-Гол” (географик атама) кебек атаклы романнары юкка гына иҗат ителмәгәндер, мөгаен). “Аның һәр дәресе бәйрәм кебек үтә иде, Нил, Евфрат, Ганг, Хуанхэ кебек елгаларны өйрәнгәндә, шул елга сулары дип, шешәгә тутырып су алып керә иде”, ди. Мөхәммәт Мәһдиевнең “Фронтовиклар”ын белмәгән, кат-кат укымаган татар кешесе юктыр. Ә белем.ру порталындагы “Укытучыга әйтер сүзем” акциясе?! Андагы язмалар яраткан укытучыларының укучы күңелендә гомер буе саклануына бер дәлил.
Сыйныфтагы кырыклап баланың холкын-фигылен, уй-хисләрен, кайгы-шатлыкларын үз эченә сыйдыра алган укытучы гына балалар өчен җылытучы кояш була ала. Кырык төрле бала, кырык язмыш. Укытучы күз алдында характерлар формалаша. Якын, бик якын дус кирәк андый чакта. Күңелдә эз калдырырлык кеше кирәк. Шагыйрә Энҗе Мөэминова сүзләре белән әйтсәк:
Кыяларга сукмак салу читенрәк,
Тик күңелгә юл салудан җиңелрәк.
Синең бурыч – күңелләргә сукмак салу,
Сукмак салыр үзәннәрне эзләп табу!
Тагын юл... сукмак... Баланы олы тормыш юлына әзерләр өчен, иң элек аның күңеленә юл табарга тиеш бит әле укытучы! Укытучының беренче дәресе – бала күңеленә юл башы. Беренче адымнардан сукмакка, аннары олы юлга әйләнсә генә, бала күңеленә белем орлыклары чәчеп-үстереп, тәрбия гөлләрен сугарып булачак. Бөек педагог В.А.Сухомлинскийны “кояшлы укытучы” дип әйтүләре мәгълүм. “Укытучы укучыларын башта үзенә гашыйк итәргә тиеш, аннары алар аның укыта торган фәненә гашыйк булачаклар”, - дигән ул. Күпме осталык, акыл, җаваплылык таләп итә бу һөнәр! Бу турыда хезмәттәшлек педагогикасына нигез салган педагог Симон Соловейчик бик дөрес әйткән: “Педагогия институтына гариза бирүче һәркем үз өстенә идеаль кеше булу җаваплылыгын ала. Үз укучылары өчен генә булса да – идеаль. Укытучы гади кеше була алмый, ул беренче көннән үк талантлы, күркәм кеше ролен уйнарга тиеш. Һәм бер алынган бу роль, еллар узгач, роль булудан туктый – характерга әйләнә... Гап-гади кеше гадәти булмаган, искиткеч укытучыга әйләнә...” Әйе, шундый укытучы тәрбияләгән киләчәк буынга ышаныч зур.
Баланың күңеленә юл таба белү өчен, педагогик алымнарны дөрес кулланып, “ачкыч”ны дөрес бора белергә кирәк шул. Мин дә, дәресләрем кызыклы булсын өчен, инновацион технологияләр эзлим, аларны укучыларыма яраклаштырып кулланам. Татар теле һәм әдәбиятын күбрәк укыткан саен, үземнең һөнәремә дә, татар әдәбиятына да көннән-көн ныграк гашыйк булганымны аңлыйм. Мин – татар теле укытучысы, ана теле сакчысы! Бу сүзне курыкмыйча, горурланып әйтәм. Тел сагында торучы таш стенага тиңлим мин ана теле укытучыларын. Милләт, телле булу, милли мохит булдыру – бүгенге глобальләшү заманында менә шул гына безне саклап калачак. Милләтле кеше генә көчле, киләчәкле, дәүләтле. Әлеге фикерләр – минем педагогик эшчәнлегемнең төп максаты. “Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң – укытучы бул!” дигән бер галим. Мин аның сүзләрен үзгәртеп, “Үзеңнән соң җирдә татар милләте яшәсен дисәң, ана теле укытучысы бул һәм шундый итеп укыт, кызыгып, башка милләт балалары да өйрәнә башласын!” – дияр идем. “Балаларны тәрбияле итүнең иң яхшы ысулы – аларны бәхетле итү,” – дип язып калдырган бөек инглиз язучысы Оскар Уальд. Өйләреннән яки авыр дәресләрдән соң кәефләре төшкән укучыларым минем татар теле, татар әдәбияты дәресләренә тыныч күңел белән килергә, файдалы белемнәр алып, дәресемнән елмаеп, канатланып чыгып китәргә тиешләр.
Әйе, әлегә алар дәрестән чыгуга телефоннарын кабызырлар, өйгә кайткач, интернетта яраткан блогларын укырлар, дуслары белән интернет аша аралашырлар... Бу – бүгенге чынбарлык. Мин аларны замана чирләреннән качырып кала алмыйм. Ләкин модага кереп бара торган начар гадәтләргә күзләрен ачарга тырышам. Һәр көн мин аларның күңелләренә миһербанлык, хаклык, мәхәббәт орлыклары чәчәм, үземнең елмаюым, мәрхәмәтлелегем белән сугарам, шытып чыккан хисләрне күреп сөенәм, саклап кына үстерәм. Олы тормышка чыккач, үз юлларын тапкач, бу үсентеләр чәчәк атачаклар. Һичшиксез, чәчәк атачаклар! Замана чирләре дә аларга куркыныч булмаячак ул вакытта. Мин моңа чын күңелдән ышанам.
Прикрепленный файл | Размер |
---|---|
укытучы олы юл башы.docx | 20.64 кб |
- Низамиева Лилия Назимовна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев