SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Сочинение-фикерләмә. Укытучы – олы юл башың, күзләреңне ачкан кояшың.

s7RyP6c6PwM (1)

“Могҗизалар” тудыручы галимнәр дә,
Хисләреннән җыр ясаучы шагыйрьләр дә,
Батырлыкта тиңдәше юк геройлар да,
Башлап Сезгә бурычлылар, бар да, бар да!
Энҗе Мөэминова

Үзебезнең иҗади язмабызга эпиграф итеп шушы шигырь юлларын сайлавыбыз тикмәгә түгел. Шагыйрә Энҗе Мөэминованың авыр, катлаулы һәм җаваплы, әмма шул ук вакытта мактаулы, лаеклы һөнәр ияләренә багышлап иҗат иткән бу сүзләрендә мөгаллимнәргә хөрмәт, аларның хезмәтләре каршында баш ию чагылыш таба. Безнең һәркайсыбызның (бүген нинди генә уңышларга ирешкән күренекле шәхесләр булсак да) кайчандыр дөньядагы күп нәрсәләргә олы могҗиза итеп караган самими укучы булган вакытлары хәтердәдер. Безнең һәрберебезне беренче укытучыбыз мәктәп сукмагында каршы алган, дистә ел буе күпләгән укытучылар безне белемле итү, олы тормышка әзерләү, киләчәккә лаеклы шәхес итеп тәрбияләү өчен тырышканнар. Әйе, бу фикерләр тапталган кебек тоелыр, әмма алар, һичшиксез, хакыйкатькә туры килә. Еллар үткән саен, мөгаллимнәребезнең эчке бер җылылыгы, рухи дөньяларының сафлыгы, әхлакый сыйфатлары белән хәтердә сакланган образлары күңелне рухландыра. Энҗе Мөэминова әйткәнчә, үзенең гомер юлындагы уңышлары, яулаган үрләре белән кешеләр укытучылар алдында да бурычлы.
Чынлап та, “Укытучы – олы юл башың, күзләреңне ачкан кояшың” дигән шигырь юллары хак бит ул. Мәктәп бусагасын атлап кергәндә, күпчелек очракта әле укый-яза да белмәгән нәни баланың кулыннан тотып, белем дөньясына аяк бастыру, аны хәрефләрдән сүз ясарга өйрәтү, саннар тылсымына төшендерү үзе бер могҗиза, тиңе булмаган бөеклек түгелмени?! Моның өчен күпме тырышлык, бала психологиясенең нечкәлекләрен белү һәм, иң мөһиме, никадәр сабырлык кирәк. Әлеге хезмәтне бөтен кеше дә башкара алмый, укытучының һәр балага шәхес итеп каравы, һәрберсенә дөрес якын килә белү сәләте аша гына уңышларга ирешергә була.
Укытучы үзенең укучыларының киләчәге белән бөеклеккә ирешә. Дөрестән дә, дөньядагы һәр бөек галим, музыкант, рәссам, табиб, гомумән, барлык һөнәр ияләренең казанышлары нигезендә, һичшиксез, укытучыларының намуслы хезмәте дә ята. Матбугат чараларына биргән интервьюларында, үзләренең мемуарларында бу шәхесләр һәрвакытта да укытучыларын рәхмәт хисе белән искә алалар.
Ә дөнья педагогикасы тарихына исемнәре алтын хәрефләр белән язылган, укыту-тәрбия системасын тамырдан үзгәрткән шәхесләр азмы?! “Балалар юк – кешеләр генә бар” дигән Януш Корчак, “йөрәгемне балаларга бирәм,” дип белдергән Василий Сухомлинский, вальдорф мәктәбенә нигез салган Рудольф Штайнер, баланы дөньяны танып белергә өйрәтүнең гаҗәеп уңышлы методикасын тәкъдим иткән Мария Монтессори, “укучы профессиясен җирдәге иң авыр һөнәр дип саныйм” дигән сүзләре белән шаккаттырган Софья Лысенкова, әле дә үзенең лекцияләрендә һөнәри тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклашкан Шалва Амонашвили... Бу исемлекне әле бик озак дәвам итеп булыр иде. Бу шәхесләрнең һәрберсе, иң беренче чиратта, гади укытучы. Бүгенге көндә без аларның казанышларына таянабыз, үзебез өчен үрнәк итеп куябыз, ә бит алар бары тик үзләренең хезмәтен намус белән башкаруларын гына белгән, мөгаллимлек вазифасына вөҗдан эше итеп караган, ниндидер ачышлар ясыйм дип хыялланмаган. Ә фидакарь хезмәтләренең нәтиҗәсе – күз алдында.
Укытучы – балаларның ак кәгазьдәй саф күңеленә изгелек, яхшылык, дуслык, намуслылык орлыклары салучылар. Бу сүзләр артында олы җаваплылык хисе ята. Бала күңелендәге иң нечкә җепләрне кузгата алган, аның ышанычын яулаган, аның үзенә дә ышаныч баглаган мөгаллимнәр күпме хәвефле язмышларны кисәттеләр, ялгыш адымнан саклап калдылар икән?.. Бу хакта Марсель Галиевнең “Артта – зәңгәр күләгәле эзләр” хикәясендә балаларга бик таләпчән, кырыс, катырак укытучы турында шундый сүзләр бар: “Шулай кирәк булган. Намуслылык, дөреслек сагында торган кырыс таләпчәнлекнең кирәгенә мин гомерем буе инана барам”. Чыннан да, кирәгендә – йомшак, кирәгендә таләпчән була белгән укытучы балаларны җәмгыятькә лаеклы әхлаклы шәхесләр итеп тәрбияләүгә көчен сарыф итә. Бу урында Фәнис Яруллинның һәркемгә мәгълүм шигырь юлларын мисал итеп китерәсе килә:
Мактагансыз тиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Күңелебезгә ак нур сипкәнсез –
Сез иң гадел кеше икәнсез!
Укытучы һөнәренә хас булган асыл сыйфатлар каләм әһелләрен һәрвакыт илһамландырган. Татар әдәбиятында күп кенә язучылар – прозаиклар, драматурглар, шагыйрьләр – үз әсәрләрендә борынгыдан алып, соңгы елларгача хәрәкәттә булган, иҗтимагый һәм мәдәни яшәешнең мөһим атрибуты саналган укытучы образын, аның җәмгыятьтә тоткан урынын, хезмәтенең әһәмиятен, профессиональ эшчәнлеге үзенчәлекләрен, характер сыйфатларын, халыкны аң-белемле итүгә керткән өлешен һәм шул юлдагы көрәшен, укыту-тәрбия алымнарын да гәүдәләндереп, әдәби әсәрләр иҗат иткәннәр. Мәсәлән, М.Акъегетнең “Хисаметдин менла”, Р.Фәхреддиннең “Әсма, яки гамәл вә җәза”, Г.Исхакыйның “Мөгаллим” һәм “Мөгаллимә”, Ш.Әхмәдиевнең “Мөгаллим”, Н.Думавиның “Карт мөгаллимнәр”, Э.Касыймовның “Гомер ике килми”, М.Әмирнең “Саф күңел”, Г.Әпсәләмовның “Яшел яр”, Х.Сарьянның “Нокталы өтер”, Х.Вахитның “Мәхәббәтең чын булса”, Т.Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш”, Д.Зөбәеровның “Дустым авазы”, М.Мәһдиевнең “Фронтовиклар”, Ә.Баянның “Урланган ай”, Т.Галиуллинның хикәя-романнары һәм башка проза һәм драма үрнәкләре, Х.Туфан, К.Булатова, Э.Мөэминова, С.Сөләйманова, Ш.Галиев, Ф.Яруллин шигырьләрендә һәм башка әдәби әсәрләрдә дә укытучы образы милләт киләчәге белән бәйле эш-гамәлләре белән ачыла, аларның татар халкының киләчәгендә тоткан урыны гаять югары бәяләнә. Чынлап та, укытучылар алар бөтен бер милләтнең алдагы язмышына тәэсир итүчеләр, милли үсеш юлын сызарга ярдәм итүчеләр. Әгәр дә без татар халкы ирешкән казанышлар, ул үткән шанлы юл турында сөйләшәбез икән, һичшиксез, гомерләрен милләт үсеше өчен багышлаган Мотыйгыйлар, Иж-Бубилар, Аитовалар, Насыйрилар һәм тагын бик күп бөек исемнәрне хәтеребезгә төшерергә тиешбез. Аларның, үзләрен күп нәрсәдән мәхрүм итү, еш кына канәгатьсезлек ишетү хисабына булса да, милләт киләчәге өчен фидакарьләрчә тырыш хезмәте – бүгенге уңышларыбызның нигез ташы ул.
Укытучы – олы тормышта сабый баланың юл күрсәтүчесе, әйдәп баручысы. Мәктәп бусагасын вак тәүге адымнар белән кыюсыз атлап кергән сабый өчен иң якты кояш, җылылык өләшүче бөек зат ул мөгаллим. Аның бөеклеге үзенчәлекле. Гади бөеклек ул. Дәгъвасыз, тыйнак бөеклек.
Язманы Резидә Вәлиева шигыреннән бер өзек белән тәмамлыйк:
Кыенлыклар килсә, әле дә ул:
“Бирешмә!” – ди гүя, эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә.
Әгәр укучысы шушы фикерне әйтә икән, димәк, укытучының тырышлыгы үзенең җимешләрен биргән, миссиясе үтәлгән дигән сүз. Шундый мөгаллим булырга омтылыйк!

Комментарии

Рәхмәт!

Минем сайтыма рәхим итегез!

Алсу Радиковна, фикерләрегез һичшиксез дөрес. Кеше тормышында, балаларны олы тормыш юлына әзерләүдә, күңелләренә шәфкатьлелек "орлыкларын чәчүдә" мөгалимнең роле гаять зур. Әлеге исемгә олы йөрәкле, бала җанлы, сабыр, зирәк кеше генә лаек була ала. Сез шундыйларның берсе! Әлеге бәйгедә бары тик зур уңышлар гына телим!

Гарифуллина Айгуль Рафаэлевна