SMI.KAZANOBR.RU

Блог пользователя Галиева Гульназ Шамиловна

Туган телгә укучыларым карашы

Укучыларның татар телен өйрәнүгә теләк-омтылышларын ачыклау.
Укучыларның татар телен өйрәнүгә карашын һәр ярты ел саен сораштыру,соңрак анкета ,уен алымнары кулланып, 4 ел дәвамында тикшереп бардым.Эш алымнарымны, дәрес төрләрен шул күрсәткечләргә таянып сайладым;белем бирүнең заманча технологияләрен кулланып ,эшчәнлекне нәтиҗәле итү юнәлешендә татар телен авыр үзләштерүче һәм сәләтле балалар белән эшләү планы төзедем.Дәрестә алган белемнәрне тормышта уңышлы куллану өчен, класстан тыш эшчәнлек нәтиҗәсе “Милли мирас “ программасы да булыша.

Киңәшле эш таркалмас

IMG_1220

Хөрмәтле укытучылар.Мин сезне яңа гына ачылган шәхси сайтыма чакырам.Интернет челтәрендәге беренче адымнарым инфоурок порталында блог ачу белән башланган иде.Бүгенге көндә дә алар тәкъдим иткән темага кагылышлы мәкаләләрне беркетеп куям,чөнки анда урын алган язмаларым киң кулланылыш тапкан иде.Ә шәхси сайтым аша татар теленә,милли мираска,тарихка битараф булмаганнарны фикерләшергә,тәҗрибә уртаклашырга чакырам.Сайт киләчәктә тулыланып торыр дигән теләктә калам.
http://belem.ucoz.net/
https://infourok.ru/user/galieva-gulnaz-shamilovna

Бүген нәрсә укырга кирәклеге түгел,ә бәлки ничек уку әһәмиятле...

Хөрмәтле кунак

Бүген нәрсә укырга кирәклеге түгел,ә бәлки ничек уку әһәмиятле...(Ә.З.Рәхимов)

Эссе " Укытучының да укытучылары була"

 065

Эссе " Укытучының да укытучылары була"

“Укытучы – хезмәтләр хезмәте хуҗасы...”
Э.Мөэминова

Кышкы иртә. Ак шәлләренә төренгән юкәләр, матурлыкка сокланып, тын калган. Эшкә ашыккан шәһәр халкына, машина тавышларына да игътибар итмичә, оеп утыралар алар. Киләсе тукталышны көтеп, автобус тәрәзәсеннән карап барганда,шул агачлар яныннан акрын гына атлаучы 78 яшьлек хезмәттәшемне күреп алдым. 60 елдан артык белем биргән остазымның каршына, инде үзләре әни булган, укучылары очрады.Төрле һөнәр ияләрен тәрбияләгән мөгаллим, аларның хөрмәтен сизеп, канәгать елмая, һәркайсына кирәкле сүз таба белә.Ул –УКЫТУЧЫ!