
Эссе " Укытучының да укытучылары була"
Эссе " Укытучының да укытучылары була"
“Укытучы – хезмәтләр хезмәте хуҗасы...”
Э.Мөэминова
Кышкы иртә. Ак шәлләренә төренгән юкәләр, матурлыкка сокланып, тын калган. Эшкә ашыккан шәһәр халкына, машина тавышларына да игътибар итмичә, оеп утыралар алар. Киләсе тукталышны көтеп, автобус тәрәзәсеннән карап барганда,шул агачлар яныннан акрын гына атлаучы 78 яшьлек хезмәттәшемне күреп алдым. 60 елдан артык белем биргән остазымның каршына, инде үзләре әни булган, укучылары очрады.Төрле һөнәр ияләрен тәрбияләгән мөгаллим, аларның хөрмәтен сизеп, канәгать елмая, һәркайсына кирәкле сүз таба белә.Ул –УКЫТУЧЫ!
Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый, минемчә.Аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Гомер-гомергә укытучы маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала. Ул бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала. Укытучы - катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле дә һөнәр иясе. Укытучы! Мөгаллим!Татар мөгаллиме! Ничек горур яңгырый бит бу сүзләр!Теләгем тормышка ашты. Казан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлап диплом алдым. Бүгенге көндә Казан шәһәре Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барам. Мин-укытучы!
Ана сөте белән кергән, ата-бабам мирасы - туган телемне яшь буынга тапшыра алуым белән чиксез горурланам. Әниемнең бишек җырлары, әтиемнең моңлы гармун көйләре аша сеңгән татар телемне бүген укучыларым, балаларым яратып өйрәнә. Туган телне “яратам“дию генә аз, әлбәттә. Телебезнең матурлыгын, сүзләрнең чын мәгънәсен, дөрес язылышын аңыбыз аша үткәреп, сәнгатьле итеп сөйләшә белү- үз телеңне хөрмәт итүнең иң беренче билгесе.
“Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан сыйфаты-аның күңел байлыгы,теле,сәнгате”-ди, Гариф Ахунов. Бу сүзләрне минем тормышымда зур роль уйнаган мөгаллимнәрем дә еш кабатлый иде. Тәүге белем бирүчеләр әти-әнием, гаиләм булса,алар тәрбиясен авыл мәктәбе укытучылары,университет галимнәре,хезмәттәшләрем дәвам итте.Бүгенге көндә,туган ил,тел төшенчәләрен тирән аңлап, намуслы хезмәт итәргә кунакчыл, катлаулы тарихлы милләтем булыша. Рус телендә сөйләшүче татар куршеләрем, сөйләмнәре төрле диалектка караган дусларым, укытучы исемен горур йөртүче туганнарым иҗади, эзләнүчән, максатчан булырга өнди. Туган җирне, телне зурлап, милли мирасыбызны хөрмәтләп, саклап, киләчәктә дә алга барырга,яраткан эштән ямь алырга язсын.”Иң рәхәт ял-яраткан эш” -ди, Ш.Галиев. Тулысынча килешәм.
Уйларыма чумып гимназия капкасы янына килеп җиткәнемне сизми дә калганмын.Кар өстендә мең төрле нурлар салкыннан биешә.Шул нурлар эчендә әбиемнең тактага күмер белән хәрефләр язырга өйрәткәне, тәүге укытучым Саҗидә апаның бәләкәй кулымнан алып уеннар уйнатканы, татар теле укытучысы Тукайга бирелгән карандаш хакында сөйләгәч, “Тукай“ романын табып укыганым, өзекләрен яттан сөйләп йөргәнем җемелдәп узды.Гимназия ишек алды мин укыган авыл мәктәбен хәтерләткәнгәме, ак чыршылар арасыннан директорыбыз Рафик абый килеп чыгар да,”Син сөйләгәндә тәннәр чымырдап китә,тагын бер сөйлә әле” - дип,Җәлил шигырьләрен сөйләтер төсле.Менә ишек.Ә аның артында мавыктыргыч, көне - көнгә ошамаган серле дөнья.Күңеле белән балаларны аңлый, ярата белгән тынгысыз җаннарга монда рәхәт.Милли бизәкләргә күмелгән гимназия ишекләрен ачып ,”Рәхим итегез” диеп торган әти-әниләр арасыннан, йөрәк кушкан, күңел тарткан эшкә - рәхәткә ашыгам.
- Галиева Гульназ Шамиловна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев