
Бүген нәрсә укырга кирәклеге түгел,ә бәлки ничек уку әһәмиятле...
Бүген нәрсә укырга кирәклеге түгел,ә бәлки ничек уку әһәмиятле...(Ә.З.Рәхимов)
Мин, Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы-Галиева Гөлназ Шамил кызы булам. Университет биргән белем тормыш тәҗрибәсе белән тирәнәеп бара. Мин 15 елдан артык яшь буынны татар телендә иркен сөйләшергә,дөрес язарга,эзләнеп иҗат итәргә өйрәтәм. Иҗади эшчәнлек – шәхеснең формалашуына зур этәргеч. Бу күп уйлап табулар, фантазия, тапкырлык сорый. Һәр бала кабатланмас шәхес, аңа бары тик иҗади мөмкинлекләр генә кирәк.Минем эшчәнлегем методик темамда ачык чагыла. ” Иҗади үсеш һәм эзләнү технологияләренә нигезләнеп милли үзаң формалаштыру” темасы максатыма ирешү алымнарын сайлыйм.Максатым-тирән белемле,югары әхлаклы,туган телен камил белгән иҗади шәхес тәрбияләү. Иҗади үсеш технологияләре белән мин 8 ел элек таныштым.Дәреслек авторы һәм укытучылар остазы З.И.Җамалетдинованың мастер класслар,ачык дәресләр,семинар- практикумнарында катнашып белем тупладым.Бу юнәлештә эшчәнлек Әхмәт Рәхимов,Вил Казыйханов кулланмаларын өйрәнү белән шомарды.Укучыларым дәрестә кызыксынып төркемләп,парда эшли,үз фикерләрен курыкмыйча әйтә һәм дәлилли,рефлексив кабатлап,белемнәрен модельләштереп ныгыта башлады.Үстерелешле укыту логик фикерләргә,чагыштырырга,куелган мәсьәләне чишеп нәтиҗәне күрә белергә өйрәтә.Төркемнәрдә башкарылган эшчәнлек авыр аралашучы укучыларга да ачылырга, сәләтләрен үстерергә, төрле социаль проектлар төзүдә, аларны яклаганда ярдәм итә. Соңрак эшлекле эшчәнлек, информацион технологияләрне өйрәнеп, уңышлы куллану федераль дәүләт стандартлары таләбе булган универсаль уку гамәлләре предмет,метапредмет нәтиҗәләренә ирешүгә ярдәм итте. Минем эш дивизым:”Кызыксын,эзлән, өйрән , белгәнеңне файдалы итеп куллан!”Укучыларны кызыксындыру,проблемалы,юнәлеш бирүче сораулар,биремнәр кушудан башлан.Беләсе килүе теләге,эзләнүгә этәрә.Белгәнеңне башкаларга өйрәтү,яхшы бәя алу укучыда үзенә ышанычны,иҗатка омтылышны арттыра.Дәрестә гади эзләнүләр киң төсмер алып зур проектларга әверелә ала.5 нче класста дәрес барышында бер диалекталь сүз очрагач,кызыксынучылар һәм фикерләр төрлелеген исәпкә алып,күмәк эзләнү эше башладык.Проект эше барышы башлангыч сыйныфта ук аңлатылып куелгач, укучыларым эзләнү планын ,эш бүленешен ,үтәлү вакытын мөстәкыйль билгеләп куйдылар. Беренче төркем диалектлар хакында төрле чыганаклардан эзләнсә,икенче төркемгә үзләре кайтып йөргән яклардан видео,аудия язмалар туплау йөкләнде.Өченче төркем әдәби һәм халык авыз иҗаты әсәрләреннән диалектизмнар эзләде. Соңрак терәк таблицалар ясадык.Уңышлы чыгыш ясаучылар конференция,бәйгеләрдә катнашты.
Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә иҗади үсеш технологияләре белән беррәттән үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет –ресурслардан киң файдаланам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә.
Укытучы даими үз белемен күтәрү өстендә эшләгәндә генә тиешле нәтиҗәләр күренә. Атаклы педагог К.Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган. Заман сулышын тоеп, заман белән тигез атлап барырга омтылган кешене – заман кешесе диләр. Ә гел үсештә, эзләнүдә булып, заман таләпләренә туры килә торган кеше – һәрчак ихтыяҗ үзәгендә, һәрчак олы тормыш казанында кайнап яши. Димәк, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш. Мин туплаган тәҗрибәмә нигезләнеп, төрле чыганаклар өйрәнгәннән соң 2012 нче елда “Милли мирас” программасын төзедем һәм 1нче сыйныф укучылары белән эшли башладым. Бу авторлык программасы мәктәпләрдә эшләүче башлангыч, татар теле һәм әдәбияты, өстәмә белем бирү укытучыларына тәкъдим ителә. “Милли мирас”программасы эшчәнлеге нәтиҗәсендә укучыларның туган телендә сөйләме камилләшә,фәнни-эзләнү эше җайга салына, дәрестә алган белемнәрне гамәлдә куллануы үсә.Программа дүрт бүлектән тора:
1.Милли ядкарьләр.
2.Беләсем килә!
3.Иҗат аланы.
4.“Тәүге адымнар “балалар театры.
Эш төре,оештыру формалары,юнәлешләре белән аерылып торган дүрт бүлек бер максатка юнәлгән. Бүлекләр эчтә ягыннан бер берсенә бәйләнеп ,бер-берсен тулылындырып тора.Танышу, өйрәнү,ныгыту,күбрәк белергә теләү,эзләнү,табышың турында сөйләү,балаларга эшләү өчен этәргеч бирсә,күмәк тырышлык белән туган соңгы нәтиҗә кәнәгатьлек хисен тудыра.Уку елы азагында,бердәм иҗат ителгән театраль чыгыш куябыз. Ул елдан-ел камилләшә бара. Укучылар табышларын бик теләп башкаларга җиткерә.
1-4 сыйныфта белем алучы татар балаларына юнәлгән бу эшчәнлек уңышлы гына үтәлә,нәтиҗәләре белән куандыра.Укучыларның дәрестә генә түгел, узара сөйләшкәндә дә халык авыз иҗаты ядкәрләрен куллана башлавы;эш барышында туган сорауларга дәлилләрне төрле чыганаклардан табып,сыйныфташлары алдында уйланырлык,беләсе килү теләге уятырлык чыгыш ясаучылар барлыкка килүе;кызыксыну-эзләнү барышында иҗади активлыкның үсүе;сөйләмдәге кимчелек-хаталарның театраль чыгышлар нәтиҗәсендә кимүе минем дә,ата-аналарның да сөенече.Дүрт ел дәвамында туган кул эшләребез,тупланган эзләнү һәм иҗат җимешләребез “Милли мирас” музее ачылуга сәбәпче булды.Биредә иске татар халык киемнәре,савыт-саба,милли бизәкле кул эшләре белән янәшә укучылар иҗат иткән картон,тукыма,бәрхет баш киемнәре,милли теманы яктырткан рәсем,курчаклар,күн эшләнмәләре һәм бик күп табылдыклар урын алган. 2016 нчы елның 13 нче маенда ачылган музей кабинетыбыз бүгенге көндә күренекле язучылар,тел галимнәре,кызыклы шәхесләр белән очрашу урыны да.Балалар музей экспонатлары,күренекле дизайнер,оста,мәдәният хезмәткәре Ф.Калмурзина иҗаты белән бик теләп таныштыралар,курчак театрын,"Каз өмәсе" кебек халык бәйрәмнәрен уйнап күрсәтәләр.Хәзинәләребездән гимназия укытучылары даими файдалана,балалар бакчалары,1-2 нче сыйныф укучылары экскурсиягә керә. Укучыларыма ,алган күнекмәләрен үстерү өчен , гимназиядә эшләп килүче түгәрәкләр,иҗади клублар,төрле берләшмәләр белән уртак эшчәнлекләр тәкъдим итәм. Бу уку елында Казан кремле музейлары,Г.Тукай музей йорты һәм Изге Болгар хезмәткәрләре белән уртак эшчәнлекне тормышка ашыру юлыннан барабыз. Киләсе елда 5-8 сыйныфлар өчен программаның 2 нче бү булдыру турында уйланам.
«Үткәнен белмәгән,милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк»ди, Ш.Мәрҗәни. Бала аңына үз халкының үсеш тарихын, мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен, хәзерге көндәге халәтен, дөнья халыклары арасында тоткан урынын, зыялылары, галимнәре, үз төбәгенең тарихы һәм күренекле шәхесләре турындагы мәгълүматны, гаиләсенең «нәсел агачы»н, гореф – гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен үз туган телендә сеңдергәндә генә анда үз милләтенә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләнә,әхлагы ныгый. Телне саклап калу,үстерү безнең изге бурыч.Зур теләкләр белән килгән беренче сыйныф укучысына киңәшче,остаз,юл күрсәтүче булып,аңа кемнеңдер кадерлесе итеп карап,яратып яңа омтылыш тудырганда эшебез нәтиҗә бирер.
Күз алдында яткан, минем өчен төп киңәшче булган өстәл китабымны әкрен генә ачам.Күренекле галим Р. Фәхреддин сүзләрен кат-кат укыйм: “Укытучы – гыйлем өйрәтүче, дәрес укытучы һәм балаларның җаннарын тәрбияләүче дип атала”.Остазыбыз, укытучыбыз безгә шундый зур вазифа йөкләгән.
Алай гына да түгел Р. Фәхреддин мәктәптә балаларны гыйлемгә, әхлакка, тәртипкә өйрәтүче укытучыларның коры сүз белән генә түгел, ә үзенең шәхси үрнәгендә тәрбияләүне таләп итә.Юлларында терәк булып күпләр үрнәк алырлык балалар тәрбияләсәк иде.
- Галиева Гульназ Шамиловна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев