
Сочинение - фикерләмә
“Укытучы – олы юл башың,
Күзләреңне ачкан кояшың.”
Бу юлларны укыгач, уйланып калам: чынлап та, кеше үз юлын сайлаган вакытта, укытучының роле нинди икән? Шигырьләрдә, әсәрләрдә әйтелгәнчә, “...Галим дә, төзүче дә, шагыйрь да, табиб та укытучыдан башлана”мы икән? Чынлыкта да, “Күзләреңне ачкан кояшың” укытучымы икән?
Бу сорауларга җавап эзләр өчен, үземнең язмышым, юлым турында уйланып калдым. Бүген үземне бәхетле кеше дип әйтә алуыма, мин кемнәргә рәхмәтле һәм бурычлы икән? Һәр кеше, үзен белгәннән башлап, бәхетле булырга омтыла. Ә нәрсә соң ул бәхет? Һәр кеше бәхет төшенчәсен үзенчә аңлый... Кемгәдер иртә белән торып, яраткан эшенә бару; кемгәдер, уянуга, яныңда тормыш иптәшең булу; кемгәдер күрше бүлмәдә балаңның тыныч кына сулавын ишетү; кемгәдер машина, фатир алу һәм башкалар. Ничә кешене тыңласаң, шулкадәр җавап ишетәчәксең. Ә минем өчен бәхет – тормышның бер урында гына тормавы, аның алга таба баруы, тормыш белән минем бергә атлый алуым. Бу бәхеткә тап булыр өчен бик күп көч куярга, тырышырга кирәк, әлбәттә. Ә тырышу – балачактан, мәктәп елларыннан башлана. Минем өчен ул Казан шәһәренә 9, 10, 11 сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты буенча булган Бөтенрәсәй олимпиадаларында катнашу бәхетенә ирешеп, призлы урыннар яулау белән башлангандыр. Бу зур хезмәте өчен, татар теле һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләгән укытучым алдында баш иям. Чынлап та, Раушания апа (авылыбыз мәктәбендә, укытучыларыбызга, яратып, “апа”, “абый” дип кенә эндәшә идек) минем өчен “олы юл башы” булды. Чөнки ул – минем өчен иң сабыр, иң зирәк, иң мәрхәмәтле укытучыларымның берсе иде. Нәкъ менә аның чын әдәби телдә сөйләшүе (безнең Барда районы сөйләме әдәби телдән бик аерыла), сәнгатьле укуы миндә туган телгә, әдәбиятка карата мәхәббәт тәрбияләде. Туган телемнең, әдәбиятыбызның байлыгын тагын да тирәнрәк өйрәнеп, укытучы һөнәрен үзләштереп, балаларга белем бирү, мәктәп тормышында кайнау теләге мине Казан дәүләт педагогик университетына алып килде. Шау-шулы, күңелле студент еллары күз ачып йомганчы узып та китте. Кулыма диплом алуга, язмыш мине 155 нче гимназиягә алып килде. Минем кебек яшь белгечкә беренче тапкыр дәрескә керү, балалар каршында үзеңне укытучы итеп тою, әлбәттә, башта җиңел булмады. Чөнки тәҗрибә җитмәү, яшь булу хезмәтемнең бик авыр булачагына, укытучы һөнәренең нинди җаваплы булуы турында тагын бер уйланырга мәҗбүр итте. Андый чакларда мин тагын бер кат үземнең остазларымны күз алдына китердем. Безне укытыр, тәрбияләр өчен аларга күпме көч, сабырлык, зирәклек кирәк булганлыгын аңладым. Мин дә кире чигенергә тиеш түгел, теләгемә, максатыма ирешү өчен барысын да эшләргә тиеш дигән нәтиҗәгә килеп, эшкә тотындым. Тырышуым, көч куюым нәтиҗәсендә, укучыларның, әти-әниләрнең мине кабул итүләре, хөрмәт белән караулары, рәхмәт сүзләре ишетү мине үсендерде, алга барырга көч бирде. Менә инде мин, унбиш ел дәвамында үземнең яраткан гимназиямдә армый-талмый хезмәт куям. Укучыларым, татар теле һәм әдәбият дәресләренә теләп, яратып йөрсеннәр өчен, бөтен мөмкинлекләрне дә кулланырга тырышам. Чөнки хәзерге вакытта башка фәннәрне укучылар ярату-яратмауларына карап түгел, кирәк булганга өйрәнәләр. Ә безгә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына фән белән кызыксындыру өчен күп тырышлык куярга, тормыш белән бергә атларга, кызыклы шәхес булырга кирәк. Чөнки башкача укучыларда үзеңә карата хөрмәт тәрбияли алмаячаксың.
Минем укучыларым арасында да: “Мин татар теле укытучысы буласым килә”, – дигән кешеләр бар икән, әти-әниләре моның турында миңа да хәбәр итәләр икән, димәк, минем эшемнең нәтиҗәсе бар. Димәк, мин үрнәк булырдай укытучы була алганмын, дигән нәтиҗәгә киләм. Әйтергә теләгән фикерем шул:
“Укытучы –
Хезмәтләр хезмәте хуҗасы,
Яшьләрнең мәңгелек юлдашы.”
Минем яраткан эшем, хөрмәт белән караучы укучыларым, гаиләм, әти-әниләрем, туганнарым, дусларым, яраткан хезмәттәшләрем мине тулы бәхетле кеше итә. Һәм бу бәхетем өчен мин Ходайга, әти-әниемә һәм Укытучыма рәхмәтлемен.
Мин – укытучы! Горурланып әйтәм,
Шаулы тормыш үзе бер рәхәт!
Бу һөнәрне сайлаганым өчен,
Язмышыма минем мең рәхмәт!
Прикрепленный файл | Размер |
---|---|
- фикерләмә.docx | 17.09 кб |
- Назипова Гульнара Сабирзяновна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев