SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Садыкова Гульсина Солтановна

Исәнмесез,хөрмәтле коллегаларым!Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак,укучыларда туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбиялим.

IMG_6791

Эш тәҗрибәмнән.
Миңа сорау бирсәләр:
- Сөенечең ни? — дисәләр,
Сөенечем — таңнан торып,
Эшкә килгән иртәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
- Шатлыгың ни? — дисәләр,
Шушы мәктәп сукмаклары
Шатлыгыма илтәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
- Бәхет ни ул? — дисәләр,
Бәхет — шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.
Клара Булатова.
Мин,Садыйкова Гөлсинә Солтан кызы,Яңа елның ак карлары туган ягымны акка төргәндә дөньяга аваз салганмын.Аклык бит ул сафлык билгесе,шуңадырмы бар дөньяны,яшәешне бары тик ак итеп кенә күрәсем килә минем.Кешеләргә аклык,сафлык бүләк итәсем килә...
Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм. Заман безнең алдыбызга катлаулы мәсьәләләр китереп куя.Без-укытучылар,укытып кына калмыйбыз,ә бәлки шәхес тәрбиялибез.

Үткәнебез белән горурланып, киләчәккә юл салабыз.(Эссе)

Һәр нигезнең, һәр авылның,
Һәр каланың үткәне бар…
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар, киткәне бар…

Туган ил, Туган җир.. Туган илеңне ярату иң элек гаиләңнән, торган җиреңнән башлана. Ата-бабалар узган юл- үз халкың тарихы, ил тарихы ул.
“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,- дигән бөек мәгърифәтчебез Мәрҗәни.
Эйе,бу чынлап та шулай.Милләтләрнең күптөрлелеген мин болындагы чәчәкләргә тиңләр идем.Аларның һәрберсенең дә үз тарихы,үз дөньясы бар.
Иң элек, мин үземнең татар булып тууым белән чиксез горурланам.Безнең халык элек-электән бай мәдәниятле, хезмәт сөючән, белемле-мәгърифәтле, башка милләтләр белән дус-тату яшәгән.Мин халкымның мирасын җәүһәрләргә тиңләр идем.Аның тамырлары Кол Галиләр,Мәрҗәниләргә барып тоташа.Без Тукайлы,җырлы,моңлы халык.Татар халкына гына хас моңыбыз бар.
Милләтебезнең тарихын барлап, мирасыбызны югалтмыйча, яшь буынны милли рухта тәрбияләү- безнең төп бурычыбыз.