SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Үткәнебез белән горурланып, киләчәккә юл салабыз.(Эссе)

Һәр нигезнең, һәр авылның,
Һәр каланың үткәне бар…
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар, киткәне бар…

Туган ил, Туган җир.. Туган илеңне ярату иң элек гаиләңнән, торган җиреңнән башлана. Ата-бабалар узган юл- үз халкың тарихы, ил тарихы ул.
“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,- дигән бөек мәгърифәтчебез Мәрҗәни.
Эйе,бу чынлап та шулай.Милләтләрнең күптөрлелеген мин болындагы чәчәкләргә тиңләр идем.Аларның һәрберсенең дә үз тарихы,үз дөньясы бар.
Иң элек, мин үземнең татар булып тууым белән чиксез горурланам.Безнең халык элек-электән бай мәдәниятле, хезмәт сөючән, белемле-мәгърифәтле, башка милләтләр белән дус-тату яшәгән.Мин халкымның мирасын җәүһәрләргә тиңләр идем.Аның тамырлары Кол Галиләр,Мәрҗәниләргә барып тоташа.Без Тукайлы,җырлы,моңлы халык.Татар халкына гына хас моңыбыз бар.
Милләтебезнең тарихын барлап, мирасыбызны югалтмыйча, яшь буынны милли рухта тәрбияләү- безнең төп бурычыбыз.
Киләчәгебез якты,матур булсын өчен без татар теле һәм әдәбияты укытучылары бу юнәлештә эш алып барабыз.Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм. Минем фикеремчә, татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә.
Әдәбият дәресендә әсәрләрне өйрәнүне мин биек кыяга менү белән тиңләр идем. Менә без аның каршында торабыз, безнең алда – үтеп чыга алмастай киртә. Без барыбыз да аста, ничек менәргә белмичә баш ватабыз, фикер алышабыз. Шушы мизгелләрдә иҗат башлана да инде. Һәр бала табигате белән эзләнүче бит ул. Шушы омтылышны сүндермәскә, аңа ярдәм итеп торырга гына кирәк. Ләкин ярдәм белән ярдәм арасында да аерма бар. Укучыны бәйдәге җан иясе шикелле ияртеп алып менәргә һәм ирекле кош итеп очырырга мөмкин. Һәр ике очракта да нәтиҗә төрлечә булачак бит. Иркенлек ул - йөгәнсезлек түгел, иркенлек – хөрлек.
...Кырык биш минут... Күпме бу, әзме?..Тормыштагы кыяга менәр өчен бик аз, билгеле. Ә менә укучыларны фикри, иҗади биеклекләргә алып менү өчен – нәкъ таманга туры килә. Шуның өчен мин көн саен әдәбият дәресенә керәм һәм укучыларымның күзләрендә яңа кыяларны яуларлык омтылыш күрәм. Әйдәгез, хәерле сәгатьтә!Милләтебезнең киләчәге сезнең кулларда!
Телебезне, гореф-гадәтләребезне югалтмыйча, мәдәниятебезне алга җибәрү-киләчәккә якты юл!
Шәхси сайтым: http://sultanovna.jimdo.com/

Комментарии

Гөлсинә Солтановна! Һәрвакытта да шулай алга омтылыгыз! Уңышлар Сезгә!!!

Дальнейших вам творческих и профессиональных успехов, Гульсина Султановна!

Бик матур язылган эссе.

Голсинэ Солтановна, ижат чишмэгез саекмасын! Унышлар сезгэ!

Голсинэ Солтановна! Зур унышлар сезгэ, эчтэлекле, кызыклы язмалар белэн тагын да соендереп торыгыз!

Гөлсинә Солтановна!Безнең эшебездә кирәк булган ,бик дөрес сүзләр язасыз.Сезгә киләчәктә зур уңышлар!!! Куйган максатларыгызга ирешүегезне телим!

Alfija

Элек дәресләрдә укытучы әйткәнне тыңларга, аның биремнәрен эшләргә күнеккән идек без.Сез укучыларны әсәр белән күзгә-күз калдырасыз,ничек тели, шулай бәя бирергә, ошамаган якларын әйтергә этәрәсез. Бу алымнарыгыз бик тә отышлы дип уйлыйм мин. Сезгә зур унышлар телим!!

Ильсияр Наилевна

Гөлсинә Солтановна!Безнең эшебездә кирәк булган ,бик дөрес сүзләр язасыз.Сезгә киләчәктә зур уңышлар!!! Куйган максатларыгызга ирешүегезне телим!

Alfija

Гөлсинә Солтановна! Бик тирән эчтәлекле мәкалә! Авыр эшегездә уңышлар!!!

Айгуль

Гөлсинә Солтановна!Язмагызны укып чыктым,чыннан да, укытучы -иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Куйган максатларыгызга ирешегез,киләчәктә дә зур уңышлар теләп калам.

Исмагилова