SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Исәнмесез,хөрмәтле коллегаларым!Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак,укучыларда туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбиялим.

IMG_6791

Эш тәҗрибәмнән.
Миңа сорау бирсәләр:
- Сөенечең ни? — дисәләр,
Сөенечем — таңнан торып,
Эшкә килгән иртәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
- Шатлыгың ни? — дисәләр,
Шушы мәктәп сукмаклары
Шатлыгыма илтәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
- Бәхет ни ул? — дисәләр,
Бәхет — шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.
Клара Булатова.
Мин,Садыйкова Гөлсинә Солтан кызы,Яңа елның ак карлары туган ягымны акка төргәндә дөньяга аваз салганмын.Аклык бит ул сафлык билгесе,шуңадырмы бар дөньяны,яшәешне бары тик ак итеп кенә күрәсем килә минем.Кешеләргә аклык,сафлык бүләк итәсем килә...
Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм. Заман безнең алдыбызга катлаулы мәсьәләләр китереп куя.Без-укытучылар,укытып кына калмыйбыз,ә бәлки шәхес тәрбиялибез.
Яшь буынга тәрбия бирүдә әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр күп дип саныйм.Балаларның,үсмерләрнең үзара аралашулары мине дә уйланырга,эзләнергә мәҗбүр итә.Бүгенге көндә "Укыту-тәрбия процессында әхлакый кыйммәтләр системасы аша укучыларда шәхес тәрбияләү"дип исемләнгән методик тема өстендә эшлим.Укучылар белән уртак тел табарга,туган телебезгә,әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләргә тырышам.Киләчәктә укучыларымны югары зәвыклы,тәрбияле,интеллектуаль яктан үсеш алган,киң күзаллаулы иҗади шәхесләр итеп күрергә телим.
Хөрмәтле,дусларым!Аралашып,фикер алышып яшик,Шәхси сайтыма рәхим итегез: http://sultanovna.jimdo.com/

Комментарии

Садыйкова Гөлсинә Солтан кызының эшчәнлеге укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә әһәмиятле урын алып тора.Дәресләрендә һәрвакыт куелган максатларына ирешә, укучыларны һәръяклап камилләштерә.

Гульсина Султановна, желаю вам победы в конкурсе! Вы прекрасный педагог!

Гөлсинә Султановна, сезнең хезмәтегез хөрмәт итәләр, сезнең коллегалар һәм сезнең укучылар, сезгә бары тик җиңү генә!

Голсинэ Солтановна! Укучыларыгыз сезне соендереп яна эшлэргэ илhамландырып торсыннар!

Унышлар созгэ, Голсинэ ханым!

Гюзелия Халиуллина

Унышлар созгэ, Голсинэ ханым!

Гюзелия Халиуллина

Унышлар созгэ, Голсинэ ханым!

Гюзелия Халиуллина

Унышлар созгэ, Голсинэ ханым!

Гюзелия Халиуллина

Гөлсинә Солтановна,куйган максатларыгызга ирешергэ язсын!

Уважаемая коллега,знаю, что участие в конкурсе - дело нелегкое. Желаю Вам удачи, творческого вдохновения и успеха!

Храмли Ю.В.