SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эш тәҗрибәсеннән

IMG_20160126_123536

Эш тәҗрибәсеннән
Җир йөзендә иң зур байлык- кеше белән аралашу байлыгы.
А.Сент-Экзюпери.

Мин – Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 33 нче гимназиянең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Мисалова Гөлия Наил кызы. Минем педагогик эш тәҗрибәм 11 ел. Методик темам: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерүдә электрон ресурсларны куллану”.
Телебез - безнең тарихыбыз да, бүгенгебез һәм киләчәгебез дә. Безнең бурыч - туган телебезне күз карасыдай саклау, киләчәк буынга тапшыру.
Татар телен саклап калу максатыннан, Татарстаныбызда күп төрле проектлар, әһәмиятле чаралар башкарыла. Радио-телевидение тапшырулары, интернет челтәрләрендә төрле мәгълүматлар, җәмәгать урыннарында үткәрелә торган татарча акцияләр барлык милләт халыкларының игътибарын үзенә юнәлтә. Бу проектлар, чаралар телебезгә карата зур кызыксыну уята. Компетентлы, толерант, иҗади һәм фәнни фикергә ия булган шәхесне ничек тәрбияләргә? Шушы сыйфатларга ия булган шәхес тәрбияләү максатыннан, рус мәктәбендә эшләүче туган тел һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин уку-укыту эшчәнлегендә инновацион технологияләр, төрле мәгълүмати чаралар кулланам. Мин “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерүдә электрон ресурсларны куллану” дигән методик тема өстендә эшлим. Дәресләремдә укытуның традицион һәм яңа педагогик технологияләрен дә актив кулланам. Рус мөхитендә үскән бала бары тик мәктәптә генә татар телен өйрәнә. Минем төп максатым: укучыларга индивидуаль якын килеп, аралашу осталыгы формалаштыру аша телгә өйрәтү, аралашу күнекмәләрен үстерүдә мәгълүмати-коммуникатив технологиянең нәтиҗәлелеген исбатлау.
Шуннан чыгып, мин үз эшчәнлегемдә түбәндәге бурычлар куйдым:
1. Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту;
2. Укучыларны татар телендә дөрес һәм матур итеп сөйләшергә өйрәтү;
3. Укучыларның танып белү сәләтләрен үстерү һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен формалаштыру.
Алда әйтелгән бурычларны тормышка ашыру өчен, укучыларның эшчәнлеген активлаштыруга, хезмәттәшлеккә нигезләнгән педагогик технологияләр кулланам: коммуникатив, уен,проблемалы укыту,үстерелешле укыту,тәнкыйди фикерләүне үстерү, “проект методы”технологиясе, дәрестә уңыш ситуациясе, информацион, интерактив, мәгълүмати - коммуникатив мультимедиа технологияләреннән файдаланам.
Мультимедиа чараларын дәреснең төрле этапларында кулланырга мөмкин: проблемалы ситуация тудыру; яңа материалны аңлату; өй эшен тикшерү ; дәрес барышында укучыларның белемнәрен тикшерү өчен.
Беренчедән, мондый дәресләрдә укучыларның белемнәре формалаштырыла, икенчедән, сөйләм һәм мультимедиа чаралары белән эшләү күнекмәләре үстерелә.
Әзер электрон ресурс булган “Татар телле заман ” сериясеннән укыту программалары зур ярдәмгә килә. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен формасындагы күнегүләр телнең лексикасын, грамматикасын һәм структурасын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. Мәсәлән “Кем миллионер булырга тели?”, “Пирамида”, “Поезд”, “Чәчәкләр” уеннары , бер яктан, укучыларның сүзлек байлыгын арттырса, икенче яктан, дөрес язылыш кагыйдәләрен үзләштерергә булыша. Шулай ук, рус телле укучылар өчен татар телен өйрәнүдә “Ана теле” онлайн-мәктәбе материаллары да нәтиҗәлелекне арттыра. Бу курсларда алар, алган белемнәренә нигезләнеп, җанлы аралашу дәресләрендә катнашалар.
Башлангыч һәм урта сыйныфларда «Татармультфильм» берләшмәсенең «Бала.рф» мультимедиалы интерактив китапханәсен куллану да уңышка китерә.
Шулай ук Белем.ру - мәгълүмати-ресурслы белем бирү порталы н да куллану татар телендә белем бирүче укытучыларның эшен уңайлату, аларны белем бирү ресурслары белән тәэмин итү, укытучыларның хезмәтен башкаларга таныту, квалификацион тәҗрибәләрен күтәрергә ярдәм итү, татар телендә белем бирү сыйфатын күтәрү өстендә эш алып баруда зур мөмкинлекләр бирә. Портал ата-аналар, студентлар һәм мәктәп укучылары өчен файдалы һәм кызыклы. "Белем.ру" порталында көн саен үзеңә ошаган ресурс табып укырга, дөнья яңалыкларын укып барырга мөмкин. Мин дә үз эшемдә бу портадан бик киң файдаланам.
Күптән түгел генә булып узган читтән торып (дистанцион) уку вакытында, аеруча татар теле укытучылары каршында бик күп сорулар, кыенлыклар килеп чыкты. Материалны ничек итеп аңлатырга, дәресне ничек итеп планлаштырырга, укучыларны ничек кызыксындырырга һәм бик күп кенә башка сораулар. Әлбәттә бүгенге көндә дә әле он-лайн укулар дәвам итә, киләчәктә дә без читтән торып уку булмас дип әйтә алмыйбыз, димәк бу тема безнең өчен бүгенгесе көндә аеруча да актуаль. Без, татар теле укытучылары, заман белән бергә атларга һәм укытудагы заманча технологияләрне белеп торырга тиеш. Дистанцион укулар барышында укытучылар дәрес материалын «зум», «ватсап» һәм башка интернет чаралар аша аңлатты. Әлеге чаралар белән эшләгәндә, укытуның күп кенә җитешсез яклары ачыкланды: укучылар барысы да берьюлы керә алмый, дәресләрдә өзеклекләр килеп чыга, кайбер укучылар интернет челтәреннән “очып” чыга, дәрестә күрсәтергә теләгән материал вакытында ачылмый, я ул балаларның психологик һәм физиологик үзенчәлекләренә туры килеп бетми. Шуңа күрә мин бу проблемадан чыгу юлларын эзли башладым. Үзем өчен яңалык итеп, https://miro.com/login/ платформасын ачтым. Әлеге платформада татар теле дәресләрен төзү һәм әлеге дәресләрне читтән торып һәм мәктәптә куллану мөмкинлекләрен өйрәндем. Miro.com - үз эченә интерактив такта, чат аралашу, аудио аралашу, күп төрле инструментлар һәм башка бик күп кенә мөмкинлекләрне җыйган платформа. Бу - чиксез зур такта. Монда дәрес өчен нәрсә кирәк, укытучы нинди эш төре үткәрергә тели – шул файлны кертә ала. Бу файл, картинка, флеш карта, Word doc , видео, презентацияләр дә булырга мөмкин. Һәм алар барысы да бер урында –укытучының шәхси электрон тактасында булачак. Минем шәхси электрон тактам белән әлеге ссылка аша узып танышырга мөмкин https://miro.com/app/board/o9J_lahrI60=/
Электрон платформаны куллану нинди нәтиҗәләргә китерә?
1). Дистанцион укыту вакытында гади тактаны алыштыру өчен, ләкин гади такта белән чагыштырганда, виртуаль тактаның мөмкинлекләре күбрәк. Ул онлайн дәресләр алып барганда да, офлайн дәресләр укытканда да күп кенә эш төрләрен башкарганда бик кулай.
2). Дәрескә алдан әзерлек вакытны күп сарыф итми; Аудио, видио файлларны интерактив битләрдә саклап калу, дәреснең иҗади. нәтиҗәле булуын күрсәтә.
3). Тактада бирелгән күрсәтмәлелек укучының истә калдыру мөмкинлеген арттыра. Материалны алдан әзерләп кую укытучының дәресен тагын да яхшырта, җиңеләйтә. Укучыларның яшь үзенчәлекләренә карап та төрле формадагы укыту методларын кулланырга була.
4). Бала рәсемне һәм схемаларны тактада күрсәтеп, аңа кирәкле өлешләрен өстәп, язып, кирәк булса урыннан-урынга күчереп куллана ала. Такта ярдәмендә укытучы белән укучы арасындагы бәйләнешле сөйләм теле үсеш ала һәм байый. Укучының уйлау сәләте камилләшә, үсә.
Әлеге платформаны дәрестә, он-лайн укулар вакытында, бер укучы белән өстәмә шөгыльләнгәндә, олимпиадаларга әзерләнгәндә, өйгә эш биргәндә, дәреснең төрле этапларында, төрле эш формаларын оештыру максатыннан кулланып була.
Шулай ук мин үземнең шәхси сайтымда да https://misalova88.wixsite.com/website укучыларым, коллегаларым, ата-аналар өчен файдалы материаллар куям. https://wordwall.net/myactivities дип аталган интерактив күнегүләр ясау өчен сервиска кереп уеннар төзим, аларны дәресләрдә һәм укучыларга өй эшләре биргәндә төрлеләндерү һәм кызыксындыру максатыннан файдаланам.
Йомгаклап әйткәндә, дәресләрне нәтиҗәле һәм кызыклы итеп үткәрүдә информацион технологияләрнең, электрон ресурсларның, мәгълүмати-коммуникатив технологияләрдән уңышлы файдалануның йогынтысы зур. Моңа кадәр гаджетларга каршы көрәшсәк, аларны мәктәптә тыярга тырышсак, хәзер, киресенчә, аңа ихтыяҗ артуын күрәбез. Аны хәзер белем алу чыганагы итеп карыйбыз. Шуның өчен үз заманыңнан алда барырга, яңалыкларны яхшы белергә, алай гына да түгел, аларны өйрәтү осталыгына ия булырга кирәк.
Дөнья үзгәрә, дөнья белән бергә без дә үзгәрәбез. Көн артыннан көн туа, һәр көн ниндидер яңалык алып килә. Бер урында гына таптану, минем холкыма туры килми. Киләчәктә укучыларның аралашу күнекмәсен үстерү өчен яңадан яңа технологияләр белән танышып, төрле проектлар өстендә эшләүне үземә бурыч итеп куям.
Тел өйрәнүдә сәләтсез кешеләр була алмый. Баланың әнисе аңа туган телен өйрәткән булса, минем бурычым – татар телен өйрәтү. XXI гасыр кешесенә замана тарафыннан куелган иң мөһим шартларның берсе – тормышка яраклаша белү һәм коммуникатив шәхес булу.