SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Ел фасыллары

Ел фасыллары
Зурлар төркемендә әйләнә – тирәне өйрәнү буенча белем бирү эшчәнлеге

Максат: балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен арттыру, дөрес сөйләү күнекмәлләрен формалаштыру; табигать күренешләре, ел фасыллары турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту.
Бурычлар:
• Тәрбия бурычы: туган як табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү.
• Үстерү бурычы: балаларның диалогик сөйләмен, иҗади активлыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү.
• Белем бирү бурычы: табигать күренешләре, ел фасыллыры турындагы белемнәрне ныгыту.
Интеграль белем бирү өлкәләре: социальләштерү, аралашу, матур әдәбият уку.
Ысуллар һәм алымнар: табышмак әйтү, сорауларга җавап бирү, әңгәмә, күргәзмә материаллар, хәрәкәтле уен, мактау.
Җиһазлар: ел фасылларын сурәтләгән рәсемнәр, кош рәсемнәре, сандугач, сыерчык тавышы язмасы, «кояш», «кояш нурлары», «болыт» рәсемнәре, шигырь җыентыклары, җырлар китабы, сыерчык тавышы.
Алдан эшләнелгән эш: ел фасыллары сурәтләнгән рәсемнәрне карау, табашмаклар өйрәнү, шигырьләр уку, сыерчык һәм сандугачлар сайрау тавышын тыңлау.
Эшчәнлек барышы.
Кереш. Әңгәмә.
Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар! Тыныч үтсен көнебез. Кәефләрегез ничек? Балалар, әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп, яхшы кәеф, уңышлы көн телик әле.
Психогимнастика.
Бергәләшеп без басыйк,
Бик зур, матур түгәрәк ясыйк.
Куллар җылысын тойыйк,
Шатланып бер-беребезгә елмаек.
Бер- беребезгә хәерле иртә, имин көннәр теләп,
Эшебезне башлыйк.
Тәрбияче: Балалар, без һәр иртәне шатланып уянабыз, безне сөендереп, сандугачлар сайрый (сандугач сайравы ишетелә). Сезнең һәркайсыгызның сандугач һәм сыерчыкларның (сыерчык сайравы ишетелә) шатланып сайрауларын ишеткәнегез бар. Без һәр иртәне яхшы кәеф белән уянабыз, якты көнгә, күк йөзендә елмайган кояшка, ак болытларга карап сокланабыз.
Туган ягыбызның табигате нинди матур! Җәен матур чәчәкләр үсә, җиләкләр пешә, җылы яңгырлар ява. Яңгырдан соң чыккан салават күперен үз күзләрең белән күрә алу - нинди бәхет бит ул! Саф һава сулыйбыз. Сулар коенабыз, балык тотабыз.
Ə кышын нинди матур! Ап-ак кар бөртекләре кояш нурында җемелди. Рәхәтләнеп чана, чаңгы шуабыз, кар атышлы уйнап, кар бабай да ясыйбыз. Менә нинди бай ул табигать. Тиңсез хәзинә. Ләкин табигать һәм аның байлыкларын саклауда һәркем - без дә, сез дә үзеннән өлеш кертергә тиеш. Моны һәрчак истә тотыгыз, балалар!
Тәрбияче: Балалар, табигатьнең һәр фасылы матур. Əйдәгез, бергәләп ел фасылларын сурәтләгән рәсемнәр карап үтик эле (ел фасыллары сурәтләнгән рәсемнәрне карау).
Табышмаклар чишү.
1. Безгә алмалар,
Җиләкләр пешерә.
Яхшылык кына
Эшли кешегә. (Җәй)
2. Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана.
Бу кайчак була? (Көз)
3. Тәңкә карлар сибелгән
Җир ап-акка күмелгән.
Чыршы, каен, имән
Кардан чикмән кигән.
Бу кайчак? (Кыш)
4. Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт
Я, әйтеп кара? (Яз)
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, табышмакларга җавапларны дөрес әйттегез. Ә хәзер «Кояшны болыт каплаган» уенын уйнап алыйк әле, балалар. «Кояш», «болыт», «кояш нурлары» рәсемнәре күрсәтелә. Һәр «нур»га сорау язылган. Шуңа бергәләп җаваплар табу оештырыла.
Агачларны нишләтергә кирәк? (сындырмаска).
Кош ояларын (туздырмаска).
Сулыкларны (пычратмаска).
Бөҗәкләрне, кырмыска ояларын (рәнҗетмәскә, туздырмаска).
Чәчәкләрне, дару үләннәрен (тамырлары белән йолыкмаска).
Чүпләр (ташламаска).
Кошларга кышын (җимлекләр куярга).
Тәрбияче: Менә, балалар, сезнең җавапларыгызга сөенеп, кояш та чыкты. Сез акыллы, тәртипле балалар булганга җылы нурларын сибә кояшыбыз. Ул да сезнең табигать дуслары булуыгызны тели. Табигатьтә узеңне тоту кагыйдәләрен беркайчан да онытмагыз, балалар!
Агач, чәчәкләрне саклагыз!
Кошларга, хайваннарга, бөҗәкләргә тимәгез!
Урманда, су буйларында чүп калдырмагыз!
Агачлар утыртуда катнашыгыз!
Урманда шауламагыз!
Урманны янгынна саклагыз!
Тәрбияче: “Табигать һәм Кеше” әкиятен игътибар белән тыңлагыз әле, балалар.
Борын- борын заманда яшәгән икән ике дус - Табигать һәм Кеше. Алар бик тату яшәгәннәр. Табигать Кешене ашаткан – эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр, җиләк-җимешләр белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган. Шулай итеп, Кеше Баһадир булып үсеп җиткән.
Көннәрдән беркөнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачлаырн кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. “Дөньяга хәзер мин хуҗа”, - дип кычкырган Кеше. Табигать, бу явызлыкны күреп, гаҗәпләнгән. “Мин Табигатьне җиңдем, бар дөнья мина буйсына”, - дип мактанган Кеше. Табигатьнең Кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыкны тартап алган. Эчә торган суын киптергән. Кешене буш яланда калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән һәм ул бик нык елаган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул Табигатьне эзләп киткән. Көн барган, төн барган. Ниһаять, ул Табигатьне эзләп тапкан.
Тәрбияче: Хәзер ял итеп алыйк. Физкультминутка. Балалар, түгәрәкләнеп басабыз.
Гөлчәчәкләр уянды (чүгәлибез)
Һәм кояшка үрелде (басабыз, әкрен генә кулларны өскә күтәрәбез).
Аларга җылы кирәк,
Кояш астында рәхәт. (әйләнәбез)
Җил исте...
Чәчәкләрне селкетте...
Уңга бөгелделәр, Җиргә иелделәр.
Сулга бөгелделәр, Җиргә иелделәр.
Бар син, җил,
Моннан кит (әкрен генә куллар белән җилне куабыз).
Чәчәкләргә тими үт.
Алар зур булып үссеннәр, (аяк очларына басып кулларны өскә күтәрәбез)
Безгә бәхет китерсеннәр.
Тәрбияче: Балалар, безнең тормышыбызда су бик кирәк. Су – тереклек чыгынагы. Безнең организмның 2/3 өлеше судан тора.Бөтен тәнгә туклыклы матдәләр таратучы кан составында да су бар. Балалар, сез җәй көннәрендә авылга кайтасызмы? (Җаваплар тыңлана: «Əйе, кайтабыз»).
Тәрбияче: Су байларына, чишмәгә төшәсезме? Əбиләрегезгә чишмә сулары алып кайтасызмы? Кем белән төшәсез? (Җаваплар: Əйе, чишмәгә төшәбез, әби белән су алып кайтабыз.)
Тәрбияче: Əбиегез юкка гына: «Чишмә суы гади түгел, серле. Ул кешегә көч бирә. Сулыкларны пычратмагыз», - дими. Аның киңәшләрен тыңлагыз. Алар сезнең табигатьне саклаучылар, аның дуслары булып үсүегезне тели. Табигатьне яратырга кирәк. Балалар, Дамир Гарифуллин иҗат иткән “Көмеш чишмә” шигыре белән танышып үтик әле.
Челтер-челтер көмеш чишмә
Яр астыннан агадыр.
Әби көн дә тәмле чәйгә
Суны шуннан аладыр.
Көрәк тотып чишмәне мин
Чистартып кына торам.
Кыр-кырына ташлар түшим,
Аннан ерганак ерам.
Әби әйтә:
-Чишмә суы
Гади түгел, серле, - ди,-
Ул кешегә көч бирә, - ди, -
Ямьли туган җирне, - ди.
Табигатьне саклау - үз илеңне,үз җиреңне, үз өеңне саклау ул.
Табигатьнең матурлыгын,
Килә саклап каласы.
Аның белән дус булыйк,
Сау-сәламәт булып үсик.
Сез дә, без дә - һәркайсыбыз табигатьнең баласы.
Тәрбияче: Балалар, сез барыгыз да уңганнар, зирәк, тапкыр һәм игътибарлы! Бугенне эшчәнлегебез сезгә ошадымы?
Йомгаклау.