SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Дәрестән тыш эшчәнлек

Инновацион тема: « Дәрестән тыш эшчәнлектә татар халык авыз иҗатының белем бирү потенциалын куллану »
5 нче сыйныф өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы
М.Г.Камалова, I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
МГББУ« 4 нче татар гимназиясе», Казан

Аңлатма язуы
Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы 5нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителә. Программа “Төп гомуми белем бирүнең Федераль Дәүләт белем бирү стандарты”на нигезләнеп, атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. Программада шәхесне рухи-әхлакый яктан үстерү һәм тәрбияләү концепциясенең һәм универсаль уку гамәлләрен формалаштыру программасының төп положениеләре исәпкә алынды. Курс 34 сәгатькә исәпләнгән.
Укучыларга татар телен укытуның төп максатларыннан берсе -укучыларны халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар халкының бай тарихына, традицияләренә, милли сәнгатенә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү. Бу максатка ирешү өчен түбәндәгеләр билгеләнә: халык авыз иҗаты үрнәкләрен гамәли үзләштерүгә ирешү, ягъни татар мәкальләрен, әкиятләрен, җырларын, табышмак, санамыш, сынамышларын аңлап һәм сәнгатьле итеп укырга, аларны кулланып төрле темаларга сөйләшергә өйрәтү һәм алар аша татар халкының гореф-гадәтләре турында күпкырлы мәгълүмат бирү.
Эшнең актуальлеге: бүгенге авыр болгавыр заманда тәрбия чаралары иң актуаль проблема булып тора. Хәзерге заман баласын әдәбиятка, сәнгатькә тарту – иң кыен мәсьәлә. Халык авыз иҗаты борын заманнан иң куәтле тәрбия чарасы булган. Халык аваз иҗатында әхлакый сыйфатлар, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык кебек сыйфатлар чагылыш таба. Татар халык әкиятләрен, табышмакларын, мәсәлләрен, җырларын, бәйрәмнәрен өйрәнү, барлау, туплау тәрбия чарасы гына түгел, ул буыннарны тоташтыручы әһәмиятле чара булып тора.
Шәхси нәтиҗәләр
Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:
– шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
– әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
– текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
– «гаилә», «туган ил», «мәрхәмәтлелек» төшенчәләрен кабул итү, «башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык», «кеше кадерен белү» кебек хисләр формалашу.
Метапредмет нәтиҗәләре
Урта белем бирү баскычында телгә өйрәтү, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.
Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар, презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.
Танып белү нәтиҗәләре:
– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
– объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
– төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.
Регулятив нәтиҗәләр:
– уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
– эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
– укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
Коммуникатив нәтиҗәләр:
– әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
– әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
– парларда һәм күмәк эшли белү;
– мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;
– әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Тыңлап аңлау:
- төрле жанрдагы халык авыз иҗаты әсәрләрен тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;
- сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;
- зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән халык авыз иҗаты әсәрләреннән өзекләрне, тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;
- сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.
Диалогик сөйләм:
- сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;
- парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;
Монологик сөйләм:
- халык авыз иҗаты әсәрләре үрнәгендә әкиятләр,табышмаклар һ.б. төзи алу һәм аның эчтәлеген сөйли белү;
- конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;
Дәрестән тыш укуның эчтәлеге
1.Балалар фольклоры.
Балалар фольклоры турында төшенчә бирү, китаплар белән таныштыру. Тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар, хәрәкәтле такмаклар, мәкальләр җыю. (Хәрәкәтле такмакларның максаты – авазларны дөрес әйтергә өйрәтү, хәрәкәтләрне такмаклау гамәле белән координацияләү, хәрәкәтләр сайлаганда балаларга иҗат өчен мөмкинлекләр бирү, оялу, киеренкелек хисеннән котылу өчен шартлар тудыру). [ 6. Ягъфәров Р.И., Татар халык уеннары // Казан: Татар. кит. нәшр., - 1998. – 156 бит.]
2. Татар халык әкиятләре.
Татар халык әкиятләре белән танышу. Әкият сайлап алып сәхнәләштерү яки курчак театры оештыру
3. Мәзәкләр. Татарча мәзәкләр уку. [3. Кукшин Р., Татар балалар анто-логиясе // Казан: Татар. кит. нәшр., -1983. - 3 бит.]
4. Татар халык җырлары.
Татар халык җырлары белән танышу. Музыка укытучысы белән тыгыз элемтәдә эшләү.
5.Татар халык бәйрәмнәре..
Татар халык бәйрәмнәре турында мәгълүмат бирү. “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Сабантуй” бәйрәмнәрен үткәрү өчен әзерлек эшләре алып бару. [1. Әхмәтов С., Уйныйбыз да, җырлыйбыз да... // Яр Чаллы: КамАЗ акционерлык җәмгыятенең газета – кит. нәшр., - 1991. -9 бит. ]
6.Татар исемнәре.
Кайбер татар исемнәре белән танышу. Мәгънәләрен билгеләү. Шәҗәрә төзү. Тарих укытучылары белән берлектә эшләү.
7.Милли киемнәр.
Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру. Кием әдәпләре ту-рында әңгәмә оештыру. [4. Нүрзия, Татар сынлы сәнгате // Казан: Татар. кит. нәшр., - 1999. – 16бит.]
8.Өстәл әдәбе.
Татар халык ашлары турында әңгәмә оештыру. Табын әдәпләре. Кунак чакыру, кунакка бару темасына диалоглар. Мәктәп ашханәсе пешекчесе белән тыгыз элемтәдә булу. [6. Фәхретдин Р., Тәрбияле бала // Казан: Татар. кит. нәшр., - 1999. — 7бит. ]
9.Татар телендә нәшер ителүче балалар журналлары.
“Ялкын”, “Салават күпере” журналлары белән таныштыру.