Уен – ярыш “Юлда һәрчак бул уяу!”
Уен – ярыш “Юлда һәрчак бул уяу!”
Максат: Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү. Юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын үстерү.
Әзерлек эшләре:
Юл билгеләре, машина макетлары, уеннар өчен атрибутлар, стенада газеталар, балалар рәсемнәреннән күргәзмә.
Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле дуслар!
( Бик кызуланып, оныгын этеп-төртеп, әби чыга һәм светофорның кызыл утында юл аша чыгарга тели)
Светофор: (сыбызгы сызгырта) Әби ! Тукта , кызыл ут яна бит!
Әби: Ашыгам, ашыгам! Өч күзле нәмәстәкәй, юлымны бүлмә әле. Бакчага ашыгам!
Светофор: Әби, минем кемлегемне дә белмисеңмени? Светофор булам мин, юл иминлеге саклыйм. Кызыл ут янганда юл аркылы чыгарга ярамый , әби.
Әби: Балалар бакчасында “Юл йөрү кагыйдәләре” турында кичә була икән, баламны шунда илтәм.
Светофор: Бик яхшы, ашыксагыз да , яшел ут янганын көтәргә кирәк, әби.
Әби: Рәхмәт, син бик игелекле икәнсең үзен, без бакчадан шуларны өйрәнеп кайтырбыз инде, алайса.
Светофор: Әйдәгез, мин сезне озатам.(китәләр)
Музыка астында залга балалар керәләр, ике командага бүленеп утыралар.
Алып баручы: Исәнмесез, кунаклар, дуслар, балалар! Бүген без “Юлда һәрчак бул уяу!” дип исемләнгән уен-ярышка җыелдык.
Җыр: “Сак булыйк”
1 нче конкурс: "Сәламләү”
1 нче команда. ”Юл билгеләре”
Кыз: Кояшның шаян нурлары
Иркәли безне иртән.
Күңелле , тапкыр уеннар
Күптәннән безне көткән
Малай: Әти- әниләребез
Бик борчылмасын өчен,
Машинада шофер абый
Тынычлап йөрсен өчен,
Кыз һәм малай бергә:
Юл йөрү кагыйдәләрен
Әйбәт белергә кирәк,
Белгәннәрне без күрсәтик
Бәйрәмне башлыйк тизрәк!
Кыз: Юлда аркылы сызык күрсәң,
Булыр чыгу урыны
Ул булмаган җирдән чыксаң,
Машина бүләр юлыңны.
Малай: Ак, кара тасмалар буйлап
Җәяүле горур атлый .
Чөнки белә: шушы билге
Гомерен уяу саклый
2 нче команда “Светофорлар”
Кыз: Юлларда без көн саен,
Күрәбез светофорлар.
Юлда барган һәр кешене
Кисәтеп тора .
Малай: Кызыл төсе әйтә безгә:
Юл аркылы син чыкма.
Тукта,тукта , әз генә көт
Кузгалырга ашыкма.
Кыз: Сары төсе кисәтәдер:
Әзерлән, дустым, хәзер.
Юлны аркылы чыгарга
Бул инде син гел әзер
Малай: Сары ут сүнсә әгәр,
Яшеле тиз кабына.
Инде, җәяүле, ашык
Юлның аргы ягына.
Кыз һәм малай бергә:
Светофорның бу эше
Һәркемгә дә кирәкле.
Моның өчен аңа бит
Барысы да рәхмәтле.
2 нче конкурс. “Табышмак әйтәм, тиз тап”
-Авызы юк , борыны юк,
Тик бар аның өч күзе.
Урамдагы хәрәкәтне
Көйләп торадыр үзе (Светофор)
-Бу машина- трамвай түгел,
Түгел бу автобус та.
Аңа бензин салмасаң да,
Ут белән йөри оста. (Троллейбус)
-Сайрамый , оя да кормый,
Кешеләр һәм йөк ташый.
Кем миңа әйтер икән,
Ә бу нинди кош икән? (Самолет)
-Уф-уф сулар,
Уфтанса да, алып китәр.
Ике көпчәкле арба,
Барыр җиреңә җитәр. (Поезд)
-Нинди гаҗәп бер өй бу.
Һәр ягы тәрәзәле.
Аяклары резина.
Дустым, шуны бел әле. (Автобус)
Алып баручы: Булдырдыгыз, балалар!
Музыкаль пауза
Йөгереп Шәлпә колак (Шапокляк) керә.( Кулында сумка, тычканы белән балаларны куркытып ала).
Алып баручы: Әбекәй, нигә безнең бәйрәмне бозып йөрисең?
Шәлпә колак: Мин нинди әбекәй булыйм ди, мин данлыклы Шәлпә колак.
Алып баручы: Без синең Ларискаңнан курыймыйбыз, без аны ирис белән сыйлыйбыз. Сумканда нәрсәләр ул?
Шәлпә колак: Нәрсә булсын, юл кырыенда ниндидер рәсемнәр тора иде, үзләре матур, машиналарга комачауламасыннар дип җыеп алган идем бит. Кисеп тә бетердем (Күрсәтә)
Алып баручы: Ах, Шәлпә колак, син нык ялгышлык эшләгәнсен бит, ул рәсемнәр юл билгеләре дип атала, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә бик кирәк бит алар. Син бу билгеләрнең нәрсә аңлатканнарын беләсеңме соң?
Шәлпә колак: Юк, белмим.
Менә хәзер балалар сиңа, ул билгеләрне җыеп, нәрсә аңлатканын әйтеп бирерләр.
3 нче конкурс “Юл билгеләрен җый” (Командалар җыя, карап утырган балалар аңлата)
Беренче бала:Олы юлда бик күп алар
Мондый тамга- билгеләр.
Ерактан ук күренәләр,
Гүя маяк- өлгеләр.
Икенче бала: Ерак түгел, диеп, чәйгә,
Тәмле аш һәм боткага.
Ач “үләм” дигән чагыңда,
Шушы билге коткара.
Өченче бала: Бу билгегә карасаң,
Сөенеп тә куярсың.
Ярый әле машина
Алмаганнар әтиләр,
Велосипедта гына
Йөрергә кирәк диләр.
Дүртенче бала: Бу билгене күргәч тә,
Сөенә авырулар.
Димәк, якында гына,
Ярдәм күрсәтүчеләр.
Бишенче бала: Менә бу билге кисәтә
Шоферларны шул хакта:
Игътибарлы булыгыз, ди,
Җәяүле үткән чакта.
Алтынчы бала:
Бу билгене белү кирәк,
Аны белү мөһим бигрәк.
Утырып булмый аннан башка
Трамвайга-автобуска.
Тукталышларда бу билге
Әверелә чып-чын дуска.
Җиденче бала: Юлда йөрсән, бул өлгер,
- Юсупова Сириня Шамиловна's блог
- Войдите или зарегистрируйтесь, чтобы получить возможность отправлять комментарии