SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эссе "Киләчәк укытучысы"

IMG_20191218_161711

“Кешене иң бөек дәрәҗәләргә җиткергән
һәм исемнәрен соңгы буыннарга
калдырган кеше - укытучыдыр.”
Ризаэддин Фәхретдин
“Кошлар очар өчен туган кебек, кеше бәхет өчен туган” дигән канатлы сүзләрне еш искә төшерәм мин. Ә бәхетнең асылында ни ята соң? Бу сорауга җавап табу бик тә кыен... Сыйныфымдагы бер укучымның иншасында “Бәхет ул - якын кешеләремнең мине аңлаулары” дигән юллар ята иде. Шул юллар мине уйга калдырды, мин дә үземне аңлауларын телим бит. Хәтерлим әле, үз-үземне белә башлаганнан бирле, мин укытучы булырга теләдем. 5 яшьтә, мәктәпкә барганчы ук, дус кызларымны, күрше-тирә балаларын җыеп, кулыма акбур һәм таяк алып, бик җитди кыяфәт чыгарып, нәрсәдер аңлата идем. Уеннар вакытында оештыручы буларак аерылып тора идем. Үсә торгач, укытучы булу хыялы мине ташламады, ә киресенчә, “Киләчәк укытучысы нинди булырга тиеш икән? Ничек чын укытучы булырга икән? дигән сораулар минем гел уемда йөрде.
Мәктәпне тәмамлар алдыннан дусларым һәм танышларым белән аралашканда миңа аларның укытучы һөнәренә карата фикерләрен ишетергә туры килде. Аларның күбесе бу һөнәрне сайларга тәкъдим итмәде. Хәзерге заманда иң авыр һәнәрләрнең берсе икәнен яшермичә күземә карап әйттеләр. Аларның сүзләрен исәпкә алмыйча, шул юлдан китәсемне әйткәч, аптырап, җилкә сикертүчеләр дә булды, чигәгә бармак белән төртеп күрсәтүчеләр дә күренеп китте. Юк! Алар мине аңламадылар! Укытучы һөнәре турында горурланып “Җирдәге иң яхшы һөнәр!” дип әйтүчеләр дә бар. Шулар арасына мин үземне дә кертәм.
2004 нче ел. Укытучы булып эшкә урнаштым. Безне, яшь укытучыларны, шәһәрнең мәгариф идарәсенә семинарга чакырдылар. Семинарда Panasonic компаниясе вәкиле килеп, безгә югары технологияләр, киләчәк мөмкинлеге турында сөйләде. Бүгенгедәй күз алдымда: яшь җырчының сәхнәгә чыгырга нибары 15 минут вакыты калган, ә җыры юк! Ул телефоннан танылган шагыйрьгә хәбәр юллый. Шагыйрь үзенең шигырен планшеттан күренекле композиторга җибәрә. Композитор, үз чиратында, тиз генә шигырьне көйгә салып, яшь җырчыгы җибәрә. Җырчы, әле генә табадан төшкән җыр белән чыгыш ясап җиңү яулый. Семинар беткәч, кызлар белән, көлешә-көлешә, “әкияттә кунакта булдык” дип кайткан идек. Ә юк, әкияттә булмаганбыз икән. Ул “әкият” тиз арада безгә дә килеп җитте. Мондый мөмкинлекләрдән бүгенге көндә һәр кеше иркен куллана. Әле кайчан гына әкият булып тоелган күренеш, бүген гадәти хәлгә әверелде. Кайчандыр авырлык белән кабул иткән компьютер технологиясе, электрон җурналлар, электрон такталардан башка бүгенге дәресләрне күз алдына китерү кыен. Димәк, киләчәк укытучысы, иң беренче чиратта тәвәккәл булырга тиеш. Әйе, ул яшен тизлеге белән секундлап керә барган яңалыкларны, үзгәрешләрне кабул итеп кенә калмыйча, үзе дә ниндидер яңалык кертергә омтылырга тиеш. Укытучы - заман дулкынында тирбәлеп, заман сулышын тоеп, креатив фикер йөртүче булган очракта гына укучылар белән бергә алга таба бара ала. Шул очракта гына ул аларга маяк була ала. Әйе, маяк. Бары тик алдынгы карашлы, заман белән бергә генә дә түгел, хәтта ярты адым алда барган, һәр яңалыкны, һәр үзгәрешне, һәр үсешне тоемлап, кабул итеп алган, укчыларның фикерләренә колак салган маяк артыннан бару гына уңышка китерә ала. Фән-техника мөмкинлекләре секундлап үсә-үзгәрә барган чорда кичәге фикерләр иртәгә инде ярамаска мөмкин. “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр” дигән татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе, атаклы педагогы һәм энциклопедист галиме Ризаэддин Фәхреддин. Бу сүзләр бүген аеруча актуаль. Ләкин киләчәк укытучысы төшенчәсен фән-техника, прогресс үсеше белән генә бәйләп карау бигүк дөрес булмас дип уйлыйм. Иң беренче чиратта укытучы ягымлы, игътибарлы, белемле, сизгер, җитди булырга тиеш. Ул шушы сыйфатлары белән балаларның кызыксынуларын үстерә, үз-үзләренә ышанычларын тәрбияли. Хәзерге заманда чыгарылган яки киләчәктә уйланылачак бер генә машина да укытучының ягымлы карашын, изге сүзләрне алыштырмый. Бик ерактагы киләчәк тормышыбызны күз алдыгызга китерегез. Мәктәпне яңа технологияләр белән “тутырылган”, үзе машинага охшаган укучы тәмамлап чыга. Киләчәктә ул мәктәп тормышыннан нәрсәне искә төшерәчәк? Җансыз компьютер тавышынмы, әллә янып-сүнеп торган лампочкаларнымы? Юк, мин киләчәк балаларына андый мәктәп тормышын телисем килми. Минем аларга яраткан укытучысы белән үткәрелгән “җанлы” дәресләр, уен-көлкеле кичәләр, күңелле экскурсияләр телисем килә. Бар тик шулар аша гына бала күңелендә кыңгырулы мәктәп еллары озак еллар дәвамында сакланачак.
Киләчәк укытучысы нинди булырга тиеш соң? Ә бит тарихын белмәгәннең киләчәге юк диләр. Платон, Аристотель, Ризаэтдин Фәхретдин, Каюм Насыйри - бу укытучылар нинди сыйфатларга ия булганнар соң? Информацион технологияләр заманы булмаса да, алар бик күп дәрәҗәле шәхесләр тәрбияләп чыгара алганнар бит. Минем уйлавымча, алар үз һөнәрләрен яратучы, балаларның эчке дөньясын аңлап, алар өчен җан атучы, үз-үзләре өстендә даими рәвештә эшләүче киң күңелле, тугрылыклы затлар булганнар. Нәкъ шул галимнәр укучыларның күңелендә табигатьтән яралган сыйфатларны күрә алганнар, аларга, чәчәк таҗлары кебек, ачылырга, дөньяга нур чәчәргә ярдәм иткәннәр.
Киләчәк укытучысы нинди булырга тиеш дигән сорауга кире әйләнеп кайтып, шуны әйтәсем килә: без һәм бездән соң килә торган укытучылар да, үткән буыннарның тәҗрибәсенә таянырга тиеш. Бары тик шул тәҗрибәләргә таянып, яңа методик-алымнарны дәресләрдә куллансак, без профессионал укытучы исеменә лаек була алабыз.
Мин үзем укырга яратам, һәрвакыт яңалыкка омтылам. Нинди дә булса яңа технология белү, аны дәресемдә уңышлы куллану - минем өчен зур шатлык, ачыш булып тора. Шулай да мин үземне киләчәктә тагын да камилләшкән укытучы итеп күрәсем килә. Минем хыялымда зур, якты коридорлар һәм кабинетлар. Юк, мин аларны класслар дип тә атамас идем, ә виртуаль әйләнә-тирәлек итеп күрер идем. Мин анда килеп, бөек галимнәребезнең төпле фикерләрен киңәшләрен тыңлый алсам иде, әйтерсең, мин аларның дәресләрендә утырган кебек хис итсәм иде үземне. Икенче бер кабинетка кереп, бөек Тукаебызның “Әллүки”, “Туган тел”, Моцартның “Времена года” көйләрен тыңлап, күңелгә рухи ләззәт алып булсын иде.
Укытучы - универсаль кеше дип юкка гына әйтмиләрдер ул. Чыннан да, киләчәк укытучысы да балага, аның яшенә карамыйча, әни дә була белергә тиеш, психологик яктан да ярдәм күрсәтә белүе зарур, шул ук вакытта баланың дусты, иң якын сердәшчесенә әверелергә тиештер ул. Баланың мәктәпкә барасы килүе, сыйныфтагы мохит, аның белемгә омтылуы, югары үрләр яуларга әзер булуы – болар барысы да, иң беренче чиратта, укытучыдан тора. Укытучы кеше бала белән үз мөнәсәббәтен ничек итеп төзи, аңа дөньяны кайсы ягы белән, бигрәк тә нинди төсләр белән ачып күрсәтә, шул килеш шәкерт олы тормышка яраклаша һәм үз урынын таба. Әлбәттә, күп очракта, боларның барысы белән дә әти-әни шөгыльләнергә тиеш дип уйларсыз. Әйе, килешәм, ләкин бала үзенең барлык булган вакытын диярлек мәктәп диварларында үткәрә һәм әти-әниләр ышанып, аларны безнең кулларга – укытучыга тапшыра. Ә укытучы, үз чиратында, әлеге ышанычларны кара таплар төшермичә бары тик акларга тиеш. Бу сыйфатлар барысы да киләчәк укытучысында булырга тиеш!
Уйларымның очы кырые юк. Әле кайчан гына әкият булып тоелган тормыш буйлап бүген ныклы адымнар белән атлап барам. “Укытучы кулында гади чәчәкләр генә түгел, тормыш чәчәкләре - сабый балалар”, дип язган Габдрахман Әпсәләмов. Ышанам: киләчәк укытучысы да, нинди генә үзгәрешләр, яңалыклар булмасын, телебезне, милләтебезне саклый һәм яклый белүче “тормыш чәчәкләре” тәрбияләүче булыр.

Прикрепленный файлРазмер
Киләчәк укытучысы.doc42.5 кб