SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Минем эш тәҗрибәм.

 В. жанр

Бәхет түгелмени озак еллар,
Гомерең яшь буынга багышлау,
Илең, халкың белән бергә атлау,
Тормыш барышыннын калышмау.
(Тәкыя Шәрипова)
Укытучы... Әйе, мин бүген укытучы... Бүгенге көндә мин гомеремне яшь буынга - укучыларыма багышлаган укытучы. Әле бит кайчан гына үзем дә Казан дәүләт педегогика университетында белем алып йөри идем, ә борылып карасаң, инде 15 ел сиздерми генә үтеп тә киткән. Яраткан укучыларың, күңелең биреп эшләгән эшең булганда, чыннан да, вакыт узганы сизелми. Хәзер исә мин укытучы исемен горур итеп күтәреп йөрер дәрәҗәгә ирешкән хезмәт иясе! Мин, Шәяхмәтова Венера Миннебай кызы, Казан шәһәре Идел буе районының "35 нче лицей - "Галактика" укыту-белем бирү үзәге"ндә туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.
Без яши торган заман - ачышлар заманы. Ачышлар тәрбия-белем бирү процессын да читләтеп үтми. Яңа заман укучыга да, укытучыга да зур таләпләр куя. Укучы белемне үзе таба һәм аны куллана белергә тиеш, аннан эш-гамәлләрне башкара алу осталыгы, башкалар белән дус аралашып яши белү һәм үз-үзен үстерә алу да сорала. Шуннан чыгып, укытучы белән укучы арасындагы мөнәсәбәт тә яңара. Укучы белем алырга килә, ә укытучы аның белем алуын оештыра, киләчәк тормышта кирәкле эшчәнлеккә өйрәтә. Шул яңалыклар, үзгәрешләр артыннан өлгергән укытучы гына нәтиҗәле эш башкара. Иң мөһиме - укучы мөстәкыйль белем алырга өйрәнә, бу очракта укытучы ярдәмче. Мәктәп укучыны фән нигезләре белән коралландыру аша тормышта үз урынын таба алырлык, яшәешнең язылмаган законнарын белеп, психологик каршылыкны җиңә алырлык, җәмгыятькә ярашырлык шәхес үстерергә тиеш дип уйлыйм.
Укучыларда татар теленә хөрмәт уяту, аларның аралашу осталыгын үстерү, телне гамәли кулланырга өйрәтүне исәптә тотып, методик темамны билгеләдем: “Туган тел (татар теле) дәресендә коммуникатив технологияләр кулланып укучыларның сөйләм телен үстерү”. Максатым: “Үз фикерен әйтә белүче, көндәшлеккә сәләтле, уңышка ирешә торган шәхес тәрбияләү”. Моның өчен түбәндәге бурычлар куйдым: төрле шартларда татар телендә дөрес аралаша белү күнекмәләрен үстерү; үз фикерләрен татар телендә дөрес һәм төзек итеп әйтергә өйрәтү; укучыларның танып-белү сәләтләрен үстерү һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен булдыру; хезмәттәшлек нигезендә төрле яклап камил, иҗади үсешкә сәләтле, толерант, компетентлы шәхес тәрбияләүгә юнәлеш бирү; алынган белемне һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәтү.
Дәресне укучыларны татарча сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү, ягъни укытуны гамәли эшчәнлеккә юнәлтеп, коммуникатив нигездә оештырып барам. Шулай эшләгәндә генә укучылар алган белемнәрен төрле ситуацияләрдә куллану дәрәҗәсенә ирешәләр. Дәресләремдә аралашу ихтыяҗын тудырырырлык актив формалар кулланам. Укучылар эшчәнлеген активлаштыруда, аларның коммуникатив компетенциясен үстерүдә уен технологиясеннән файдалану уңай нәтиҗә бирә. Шәхси һәм яшь үзенчәлекләреннән чыгып, методик алымнарны (әйе–юк, план төзү, фикерләр чылбыры, синквейн, модельләштерү), заманча технологияләрне (компьютер технологияләре, телгә онлайн режимда өйрәтү технологиясе) сайлыйм. Укучыларда туган (татар) тел дәресләренә уңай караш булдырырга тырышам.
Хәзерге заман таләпләре бүген туган тел укыту процессында зур үзгәрешләр сорый. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, башка милләт балаларында телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Шуңа күрә татар теленә өйрәтү кызыклы һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Дәрестә укучылар эшчәнлеген төрлечә оештыру өчен парлап, кече төркемнәрдә, коллектив белән, мөстәкыйль эш төрләрен кулланам.
Туган тел һәм әдәбяты укытучысы буларак, мин укыту-тәрбия процессында яңа педагогик технологияләр белән беррәттән, педагог, энциклопедист галимнәр Ризаэддин Фәхреддин, Каюм Насыйриларның хезмәтләрен дә файдаланам.
“Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган күренекле педагог К.Д.Ушинский . Заман баласы белән бергә атлау, бүгенге көн мәгариф системасының таләпләренә җавап бирердәй остаз булып калу өчен, үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Моның өчен мин Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, КФУ оештырган белем күтәрү курсларына йөрим. Республика, шәһәр күләмендә үткәрелгән семинарларда катнашам, татар теле буенча методика һәм фәнни әдәбият белән танышып барам. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар алдына яңа бурычлар куйды. Укытучы сәламәтлеге чикләнгән балалар белән дә эшли белергә тиеш. Шул максаттан мин “Перспектива” белем үзәге оештырган курсларда “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында сәламәтлеге чикләнгән укучыларга инклюзлы белем бирү” темасы буенча белемемне кутәрдем.
Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддинов әйткәнчә, “... бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәсе була”. Шуны истә тотып, мин дәресләрне сыйныфтан тыш эшләр белән бербөтен итеп алып барырга тырышам. Программа буенча өйрәнелгән темалар сыйныфтан тыш эшләр белән дәвам ителә. Сыйныфтан тыш чараларда укучыларның белемнәрен гамәли куллануга, бер-берсе белән туган телдә аралашырга, туган телгә һәм әдәбиятка, милли мәдәниятка мәхәббәт уятуга омтылам. Бу эш алымы өйрәнелгән материалны гомумиләштерә, тулыландыра, укучыларның телне өйрәнү нәтиҗәсен күрсәтә һәм күнекмәләргә әйләндерергә ярдәм итә. Сәләтле балалар белән эшләү йөзеннән, район, шәһәр, республика күләмендә үткәрелә торган бәйгеләргә, олимпиадаларга системалы рәвештә әзерләнү эшләре алып барам.
Укучыларымның уңышлары - минем уңышларым! Укучыларым татар теле буенча республика олимпиадасы призерлары һәм җиңүчеләре:
- 2017-2018 - Габдуллина А., 5 нче сыйныф, татар теленнән муниципаль этап призеры;
- 2018-2019 - Гарифҗанова Р., 4 нче сыйныф, Габдуллина А., 6 нчы сыйныф, Евдокимова А., 7 нче сыйныф татар теленнән муниципаль этап призерлары; Гарифҗанова Р., 4 нче сыйныф республика туры җиңүчесе, Габдуллина А., 6 нчы сыйныф республика туры призеры;
- 2019-2020 - Гарифҗанова Р., 5 нче сыйныф, Шәрәфиева С., 6 нчы сыйныф татар теленнән муниципаль этап призерлары.
Конференцияләрдә дә нәтиҗәләребез күп: Н.И. Лобачевский исемендәге XVIII Россиякүләм фәнни конференциясендә призер, Р.Миңнуллин исемендәге шәһәрара конференциядә II урын, “Мир науки” фәнни-гамәли конференциясендә II урын, “Җәлил йолдызы” халыкара әдәби бәйгедә II урын, регионара “Җәлил укулары” конференциясендә II урын, “Китап дөньясына сәяхәт” шәһәр бәйгесендә III урын һәм башка бик күп уңышларыбыз бар.
Минемчә, туган тел укытучылары милләтнең көзгесе булырга тиешләр. Үзебезнең компетентлыгыбыз, аралаша белүчәнлегебез, милли җанлылыгыбыз аша гына без туган телебезгә хөрмәт тәрбияли алабыз. Әлбәттә, эшебездә нинди генә педагогик технологияләр куллансак та, алар барсы да гомуми бер идеягә - тормышка һәр яктан әзерлекле, туган телендә аралаша белүче зыялы шәхес тәрбияләүгә юнәлгән булырга тиеш, дип исәплим.

Прикрепленный файлРазмер
тәҗрибәм.docx24.82 кб