
Минем эш тәҗрибәм
Мин, Шәгәрәева Алинә Илсур кызы, Казан шәһәре Яңа Савин районының “Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия”сендә туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучысы булып эшлим. Сер түгел, бүгенге көндә туган телне укыту башка фәннәргә караганда икеләтә авыр. Ул укытучыдан предметны белүне генә түгел, зур һөнәри осталык, түземлелек һәм, заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуны, иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык – бу яңалыкка омтылу. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш — үзгәрешне тәэмин итә.
Һәр укытучы фәнне өйрәнүне кызыклы гына түгел, нәтиҗәле итәргә омтыла. Минем фикеремчә, укучыларның фән белән кызыксынуына иң төп ачкыч - укытучы шәхесендә. Иҗади, актив, иң мөһиме үз фәнен белгән һәм яраткан укытучы – фән белән кызыксындыруга иң зур стимул. Укучыларым өчен мин нәкъ шундый укытучы булырга омтылам. Үзем дә иҗади кеше булганга, укыту-тәрбия эшчәнлегемдә арт-технологиягә өстенлек бирәм. Методик теманы да шуның белән бәйләдем: “Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә, арт-технология алымнарын кулланып, укучының иҗади фикерләү сәләтен һәм танып белү активлыгын үстерү”. Максатым – үз фикере булган, үз көченә ышанган, максатчан, креатив шәхес тәрбияләү.
Максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычларны куям:
- укучыларның танып белү активлыгын үстерү һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү;
- хезмәттәшлек итү һәм эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра алу күнекмәләрен булдыру;
- иҗади үсешкә сәләтле, төрле яклап камил шәхес тәрбияләү.
Арт-технология – эшчәнлекле якын килүгә нигезләнгән һәм яңа укыту стандартларына тулысынча туры килә. Ул иҗат итү, камилләшү, үсү, үз-үзеңдә ышаныч булдыруга шартлар тудыра. Арт-технология – безнең илдә әле киң танылу алмаган инновацион педагогик технология. Ешрак мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә генә кулланыла. Әмма арт-технология куллану тәҗрибәсе аның мәктәп укучылары белән эшләүдәге өстенлекләрен дә ача.
Арт-технология Б. Д. Карвасарский, М. В. Киселева, А. И. Копытин, Л. Д. Лебедева, Н. Е. Щуркова кебек галимнәр тарафыннан укучыларның психологик сәламәтлеген ныгытуга, коммуникатив компетенция формалаштыруга юнәлтелгән прогрессив педагогик чара буларак карала.
Арт-технология эмоциональ халәт үзгәрүнең борынгы табигый формасы һәм арт-терапия алымнарын куллануга нигезләнә. “Арт-терапия” төшенчәсе 1938 нче елда британия рәссамы Андриан Хилл тарафыннан кулланышка кертелә. Арт-терапия төшенчәсе галимнәр тарафыннан төрлечә аңлатыла: В. Г. Самойлова, арт-терапия дигәндә, белем бирүнең мөһим функцияләрен тормышка ашырырга ярдәм итүгә юнәлдерелгән, укучы, аның иҗади эшчәнлегенең продукты (нәтиҗәсе), укытучы арасындагы үзара тәэсир итешүнең динамик системасын күзаллый. Ә Л. Д. Лебедева арт-терапияне укучыларның сәламәтлеген саклаучы инновацион педагогик технология, укытучының дәрестән тыш эшенең яңа системасы буларак раслый.
Әлеге фикерләрне гомумиләштереп әйткәндә, арт-технология - сәнгать һәм иҗат чаралары аша интеллектуаль эшчәнлеккә өйрәтү ул. Аның уңай яклары бихисап. Арт-технология алымнарын куллану танып-белү активлыгы дәрәҗәсен киңәйтергә һәм тирәнәйтергә, укучыларда уку материалын тирәнтен өйрәнүгә омтылыш уятырга, укучыларның иҗади сәләтләрен камилләштерергә мөмкинлек бирә, укыту һәм тәрбия процессының сыйфатын күтәрүче технологияләрнең берсе булып тора.
Арт-технологиянең заманча формалары һәм алымнары күптөрле. Бу аларны дәреснең төрле этапларында: дәрес башында, яңа мәгълүматны үзләштергәндә, ныгытканда, ял минутында, өй эше һәм рефлексия этабында куллану мөмкинлеген бирә.
Арт-технологиянең татар теле һәм әдәбият дәресләрендә кулланырга мөмкин булган алымнары итеп, түбәндәгеләрне атар идем:
- мини-проектлар эшләү;
- драмалаштыру (рольле уеннар, сәхнәләшерү, пантомима);
- друдллар (график башваткычлар);
- геометрик фигуралар белән эшләү;
- иллюстрация;
- җыр һәм музыка белән эшләү;
- текст белән эшләүдә инсталляция алымы;
- коллаж техникасы;
- картиналар белән эшләү;
- фонетик этюд;
- компьютер ярдәмендә иҗат итү (компьютерное творчество);
- рифмалар һәм шигырь белән эшләү һ.б.
Укучыларның яшь үзенчәлекләрен, кызыксыну өлкәләрен истә тотып, урынлы һәм уңышлы кулланганда, дәрестә әлеге алымнарның һәркайсы үзен аклый.
Укучы һәм укытучы аралашуын уен һәм сәнгать белән бәйләү аны җанлы, истә калырлык итә. Бер гомуми эш белән мәшгуль булып, укытучы һәм аның укучылары фикердәшләргә әвереләләр, димәк, укытучы һәм укучы арасындагы аңлашылмаучанлыкка урын калмый; үзара ышанычлы һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнаша; балалар үзләрен иркенрәк, иреклерәк хис итәләр.
Коллаж техникасы, теләсә кайсы визуаль техника буларак, укучының потенциаль мөмкинлекләрен ачарга җирлек тудыра, иҗат процессы белән бәйле уңай эмоциональ халәткә нигезләнә. Болардан тыш, коллаж әзерләгәндә катнашучының сәнгати һәм иҗади сәләте булмау белән бәйле киеренкелек тумый. Һәр укучыга уңай нәтиҗә алырга мөмкинлек бирә. Коллажны һәр укучы аерым да, төркемнәрдә дә эшли ала. Укучылар коллаж эшләгәндә, иҗат өчен уңай атмосфера тудыру максатыннан, музыка кабызырга була. Коллажны ясап бетергәч, укучылар аның презентациясен әзерли. Бу, үз чиратында, коммуникатив сәләтне камилләштерергә мөмкинлек бирә. Коллажны, укучыларның дәрес материалын үзләштерү дәрәҗәсен һәм эмоциональ халәтен билгеләү максатыннан, дәрес ахырында кулланырга була.
Картиналар белән эшләгәндә, дәрес темасына туры китереп, дәрес материалы белән уңышлы һәм отышлы бәйләп була торган картиналар сайлау зарури. Картинаны укучылар алдына куеп, аның эчтәлеген ачу, күргәнен сүзләр белән бирү кебек масатлар куела. Картинаның сюжетын биргәндә, укучы андагы иң әһәмиятле яки икенче дәрәҗәдәге күренешләрне билгели алсын, аерым кисәкләр арасындагы бәйләнешне эзлекле рәвештә күрсәтә белсен. Ул укучының логик фикер йөртә белүен үстерергә дә ярдәм итә. Картинаның эчтәлеген ачу максаты белән, укытучы укучыларга сораулар бирә, шул сораулар нигезендә эчтәлек ачыла. Эчтәлек белән бәйле диалог яки монолог төзү кебек биремнәр бәйләнешле сөйләм телен үстерү һәм коммуникатив бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә. Лексик һәм грамматик материалны өйрәнгәндә, бирелгән картинаны өйрәнелә торган лексик һәм грамматик материалга таянып тасвирлау, сюжетны үзеңчә дәвам итү яки тулыландыру эшен үтәргә була. Бу танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләренә, предмет нәтиҗәләренә һәм шәхескә кагылышлы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
Геометрик фигуралар белән эшләү алымы шулай ук кызыклы. Аеруча, татар телен өйрәнүче рус балалары белән эшләгәндә, яңа лексиканы кертү һәм телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен бик кулай. Укучыларга төрле геометрик фигуралар таратыла. Әлеге фигураларны көнкүреш предметына/үсемлек/хайван һ.б. әверелдерергә һәм, килеп чыкканы атап, телдән сурәтләргә кирәк. Бу алымны өй эше буларак та кулланырга була. Бирелгән предметны алдан таратылган геометрик фигураларны (түгәрәк+турыпочмак+ярымтүгәрәк+өчпочмак) кулланып кына ясау зарури. Барысын да куллану мәҗбүри түгел, аларның размерын үзгәртергә, бер фигураны берничә мәртәбә кулланырга ярый. Дәрескә килгәч, рәсемнәрне буташтырырга һәм нинди предмет икәнен белү, тану кебек эш үткәрергә була.
Рус телле балаларны татар теленә өйрәткәндә, татар теле авазларын дөрес әйтергә өйрәтү мөһим. Балаларга бу авыр бирелә. Әлеге эшне күңеллерәк алып бару максатыннан, фонетик этюд алымын кулланырга була. Теге яки бу аваз белән бәйле тизәйткечләрне шатлану, ачулану, гаҗәпләнү һ.б. кебек төрле тон һәм эмоция аркылы җиткерү күз уңында тотыла.
Минемчә, замана укытучысының иң мөһим сыйфаты – күпкырлылык. Барлык гуманитар фәннәр дә үзара бәйле диярлек. Һәм мин үз дәресләремдә әлеге бәйләнешне күрсәтүгә зур игътибар бирәм. Бу, үз чиратында, укучыда универсаль уку күнекмәләрен яисә метапредмет компетенцияләр формалаштыруга мөмкинлек бирә. Ә арт-технология алымнары дәрестә предметара бәйләнеш үткәрүдә бик кулай.
Эшемдә кулланган әлеге алымнар нәтиҗәлелегенең төп күрсәткече - укучыларымның иҗади бәйгеләрдәге югары уңышлары: VI Бөтенроссия “Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсында “Сюжет һәм хикәяләү үзенчәлекләре” номинациясендә җиңү (2014), “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә лауреат булу (2016), Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган “Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды...” бөтенроссия шигырь укучылар конкурсында призер булу (2016), республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесендә III урын (2017), Ф. Латыйфи исемендәге “Сәләткә нур булган йолдызлар” VI ачык әдәби ярышының чәчмә әсәр номинациясендә җиңү (2017), “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә I урын (2018), “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г. Тукай мәңгелек” шигырь укучылар конкурсының “Авторлык әсәре” номинациясендә район һәм шәһәр этапларында II урын (2019). Иҗади бәйгеләрдә генә түгел, интеллектуаль конкурсларда, олимпиадаларда да нәтиҗәләребез бар: ТНВ каналында “Тамчы-шоу” халыкара фәнни-танып-белү интеллектуаль конкурсында җиңү (2011, 2014, 2016, 2019); “Шаян ТВ” каналында “Акыл Батл” интеллектуаль бәйгесендә финалист булу (2019); КФУның төбәкара предмет олимпиадасында татар теленнән I урын (2016); әдәбияттан 2016-2017 һәм 2017-2018 уку елларында шәһәрдә призер, 2019-2020 уку елында – җиңүче булу. Әлеге чараларның туган телне өйрәтүдә әһәмияте зур дип саныйм.
Укучыларым гына түгел, үзем дә иҗади бәйгеләрне бик яратам һәм даими катнашам: IV шәһәркүләм укытучыларның “Илһам” иҗади эшләр конкурсының “Шигърият” номинациясендә II урын (2017); “Мәгариф” журналы редакциясе “Татарстан китап нәшрияты” белән берлектә оештырган “Әдәби карта” иҗади конкурсында призер (2018); “Идеяләр парады” республикакүләм профилактик видеороликлар конкурсында II урын (2018); “Ягымлы яз” XXVII Татар милли мәдәнияте яшьләр фестиваленең “Авторлык әсәрләре” номинациясендә II урын (2019). Иҗади бәйгеләрдән тыш, төрле һөнәри чараларда да бик теләп катнашам. Семинарларда, педагогик укуларда, фәнни – гамәли конференцияләрдә үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашам.
Тиешле нәтиҗәләргә ирешү өчен, укытучы һәрвакыт белемен арттырырга, үз өстендә һәрдаим эшләргә тиеш дип саныйм. Фәнни әдәбиятны өйрәнәм, даими эзләнәм, һәр яңа басылып чыккан фәнни хезмәтләрне күзәтеп барырга, төрле белем күтәрү курсларында, педагогик форумнарда ешрак катнашырга тырышам.
Йомгаклап әйткәндә, балада уйларга, эшләргә, иҗат итәргә теләк тудыру өчен, һәр алымга иҗади якын килү кирәк. Бу - һәрдаим эзләнү, “барып чыгармы икән?” дигән икеләнүләр нәтиҗәсе. Һәр дәрестә баланы билгесезлек дөньясына алып кереп китә алганда, яңаны өйрәнүгә кызыксыну, килеп чыккан кыенлыкларны үзе чишәсе килү теләген уята алганда гына, үз эшенең остасы буларак, укытучының таланты ачыла.
Прикрепленный файл | Размер |
---|---|
тәҗрибәсе Шәгәрәева А.И..docx | 22.18 кб |
- Шагараева Алиня Ильсуровна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев