Минем тормышым һәрдаим яңаны танып белүдән гыйбарәт. Иҗат итү, нидер эзләнү, өйрәнү, заманча дөнья үзенчәлекләренә төшенү, илдә һәм дөньяда барган вакыйгалардан хәбәрдар булу, укучыларымның кызыксыну өлкәләрен белү, һәм алар өчен актуаль булган нәрсәләрне күзәтү – көндәлек ихтыяҗларым. Сыйныф бүлмәсенә кереп, дәресемне башлау белән, игътибар белән балаларның күзләренә карыйм. Алар шундый төрлеләр! Һәркайсының үз дөньясы, үз фикере. Шул күзләрдәге очкынны, һәрберсенең йөзендәге нур чаткысын күреп, аларга ачылырга ярдәм итү бурычы минем җилкәләргә йөкләнгәнен тоям.
“Укучы – тутырырга кирәк булган савыт түгел, кабызырга кирәк булган факел, ә факелны үзе янучы гына кабыза ала”, - ди борынгы грек язучысы һәм фәлсәфәчесе Плутарх. Әйе, укытучы үзе “янганда” гына, укучыларында очкын кабыза ала икән. Димәк, укучыларым тормышында минем ролем зур. Аларның нинди шәхес буларак формалашуы – минем һөнәри эшчәнлегемнең нәтиҗәсе.