SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Уртанчылар төркемендә “Кышлаучы кошлар” темасына ачык дәрес

Максат: Балаларның кыш һәм кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү.
Бурычлар :
1 Сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр кулланырга һәи аралашу әдәбенә өйрәтү; бәйләнешле сөйләмне үстерү.
2. Мөстәкыйль фикерләүне үстерү;
3. Кошларга сакчыл караш тәрбияләү; тәбигатьне яратырга, сакларга өйрәтү;
4. Кызыксынучанлык , күзәтүчәнлек, игътибарлык тәрбияләү.
Җиһазлау: кош рәсемнәре, кыш рәсеме, кышкы тәбигать сүрәтләрен күрсәтүче рәсемнәр, җимлек, җим, мольберт, магнитлы такта. Кошлар тавышы төшкән аудиоязма.
Сүзлек эше: кошлаучы кошлар: тукран, саескан,чыпчык, песнәк, күгәрчен, карга, кызыл түш, җимлек, җим, кар көртләре.
Әзерлек эше: кошлар турында шигырьләр өйрәнү, кошларны күзәтү, әти-әниләр белән җимлекләр ясау.
Шөгыль барышы
Тәрбияче: - Балалар, хәзер кайсы ел фасылы?
- Кыш.
Т: Кыш икәнен кайдан белдегез?
- Салкын, кар ява.
Т.: Кар нинди ул?
- Салкын, ак, йомшак.
Т.: Балалар, эйдәгез кыш турында рәсем карыйбыз. Рәсемдә нәрсә күрәсез?
- Кар ява, агачлар , чыршы, таш, елга, кошлар, боз, эзләр.
Т.: Эйдәгез балалар, сез күргән һәрбер әйберне тактага – анын аерым рәсемен элеп куек. ( тактага рәсемнәр элү). ТРИЗ методикасы буенча җөмләләр төзү.
- Кар ява агачка.
- Кар ява чыршыга.
- Кар ява елгага.
- Кар ява кар көртенә.
- Кар ява ташка.
- Кар ява кошка.
- Салкын кошка.
- Салкын агачка һ.б.
- Кыш көне кар ява, кыш көне салкын, кыш көне елгада боз каткан. ( фломастер белән рәсемнәрне үзара тоташтыру)
Т.: - Эйе, балалар, кошларга кыш көне бик салкын. Эйдәгез эле, без кышлаучы кошлар турында сөйләшәбез (чыпчык рәсемен күрсәтү)
- Бу кошның исеме ничек?
- Чыпчык.
Т.: Кошның нәрсәләре бар?
- Башы, томшыгы, канатлары, койрыгы, күзләре бар.
Т.: Бу нинди кош? (кошлар рәсемнәрен күрсүтү)
- күгәрчен, тукран, саескан, песнәк, кызыл түш, карга.
Т.: Бу кошлар кайда яши? (шәһәрдә, урманда)
Т.: Нәрсә ашыйлар? (орлыклар, бөҗәкләр)
Т.: Әйдәгез балалар уен уйныйбыз.
“Очты-очты” уенын уйнау.
Т.: Балалар кошлар тавышан тыңлыйк, кайсы кош икәнен ачыклыйк.( аудиоязма тыңлау, кошлар рәсемен күрсәтү.)
Т.: Тагын бер уен уйныйбыз.
Балалар шыгырь сөйлиләр:
Эй, эзлим мин, эзлим мин,
Күзем бәйле, күрмим мин.
Чыпчык(карга, күгәрчен)син кайда?
Тавыш бирче, ишетмим.
(Бер баланың күзе бәйләнә, икенче бала чыпчык, күгәрчен булып, тавыш бирә, күзе бәйләнгән бала аның кем икәнен танып әйтергә тиеш).
Т.: Яхшы, балалар, урындыкларга утырыгыз.
Т.: Балалар, кошларга кыш көне ничек?
- Салкын, суык.
Т.: Без аларга ничек ярдәм итә алабыз?
- Җимлек куябыз, җим салабыз.
- Килегез кил кошкайлар,
Безнең нәни дускайлар
Бакчабызга куныгыз
Көн дә кунак булыгыз.
Шигырь сөйләү, җимлекләрне карау, җим салу.
Т.: Без бүген нинди кошларны өйрәндек? (кышлаучы кошлар исемнәрен кабатлау).
Т.: Дөрес балалар! Хәзер без урамга чыгабыз, җимлекне агачка элеп куябыз; кошларның ничек итеп тәмләп ашаганнарын күзәтербез.

Прикрепленный файлРазмер
кошлар.docx18.07 кб