Максат: Балаларның кыш һәм кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү.
Бурычлар :
1 Сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр кулланырга һәи аралашу әдәбенә өйрәтү; бәйләнешле сөйләмне үстерү.
2. Мөстәкыйль фикерләүне үстерү;
3. Кошларга сакчыл караш тәрбияләү; тәбигатьне яратырга, сакларга өйрәтү;
4. Кызыксынучанлык , күзәтүчәнлек, игътибарлык тәрбияләү.
Җиһазлау: кош рәсемнәре, кыш рәсеме, кышкы тәбигать сүрәтләрен күрсәтүче рәсемнәр, җимлек, җим, мольберт, магнитлы такта. Кошлар тавышы төшкән аудиоязма.
Сүзлек эше: кошлаучы кошлар: тукран, саескан,чыпчык, песнәк, күгәрчен, карга, кызыл түш, җимлек, җим, кар көртләре.
Әзерлек эше: кошлар турында шигырьләр өйрәнү, кошларны күзәтү, әти-әниләр белән җимлекләр ясау.
Шөгыль барышы
Тәрбияче: - Балалар, хәзер кайсы ел фасылы?
- Кыш.
Т: Кыш икәнен кайдан белдегез?
- Салкын, кар ява.
Т.: Кар нинди ул?
- Салкын, ак, йомшак.
Т.: Балалар, эйдәгез кыш турында рәсем карыйбыз. Рәсемдә нәрсә күрәсез?
- Кар ява, агачлар , чыршы, таш, елга, кошлар, боз, эзләр.
Т.: Эйдәгез балалар, сез күргән һәрбер әйберне тактага – анын аерым рәсемен элеп куек. ( тактага рәсемнәр элү). ТРИЗ методикасы буенча җөмләләр төзү.
- Кар ява агачка.