SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Сочинение-фикерләмә

Укытучы – олы юл башың
Күзләреңне ачкан кояшың.

Безнең балачагыбызның сөекле шагыйре Мәхмүт Хөсәен шигыреннән алынган әлеге юллар бүген иртәдән үк тел очымда тирбәлә, тормышымның мәгънәсе итеп сайлаган һөнәремнең бүгенге җәмгыятьтәге урыны турында уйланырга мәҗбүр итә. Әлбәттә, хак сүзләр, алтын гыйбарә. Беркем дә бу фикерне инкарь итәргә, аның киресен расларга тырышырга җөрьәт итмәс кебек ... Ә кем белә? Без бит каршылыклар чорында, кыю сүз, хөр фикер заманында яшибез… Безнең буын тәрбияләнгән әдәбият дөньясына чумсак, анда укытучы – маяк, укытучы –икенче әни, укытучы – гүзәлләрнең гүзәле.
Фәнис ага Яруллинның үз укытучыларына багышлап иҗат иткән
“Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез —
Сез иң күркәм кеше икәнсез.

Балаларның теле — кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез —
Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән юлларын без үз укытучыларыбызны күздә тотып язылган дип уйлый идек.
“Укытучы, мәктәп. Бу ике сүз
Йөрәгемдә яши янәшә.
“Мәктәбем”,- дип дәшкән чакта,
“Укытучым”,- дип йөрәк эндәшә” юлларын инде үз күңелебездә туган юллар дип хис итеп сөйли идек. Болар барысы да - безнең буын балаларының укытучыларга булган хөрмәт дәрәҗәсе күрсәткече.
Бер акыл иясе әйткән: “Берничә айдан уңыш алыйм дисәң – иген чәч, ун елдан җимеш ашыйм дисәң – агач утырт, гомерең буе кадер-хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң – бала укыт!”. Әйе, укытучы һөнәре – иң дәрәҗәле, иң гадел, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе, ул безнең илдә һәрвакыт иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе булды. Ә безнең халкыбыз - татар халкы элек-электән белемгә омтылучы, укымышлы милләт, шуңа күрә халкыбызның мөгаллимнәрне зурлап язылган иҗат җимешләре бихисап.
Ә бүгенге көннең төп казанышларының берсе саналган интернет челтәрен ачсак, өй түрләрендә балкып утыручы зәңгәр экраннарга күз ташласак, андагы фикерләргә колак салсак... Нинди генә образларда сурәтләнми анда минем хезмәттәшләрем, нинди генә тасвирламалар бирелми аларга, нинди генә пычраклар ягылмый, колакларың үрә торыр! Фикерли белүчеләргә аңлашыла: бу пычрак язмалар, тапшырулар барысы да популярлык артыннан куып, караучылар санын (акча дип аңларга кирәк) арттыру максаты белән халык хөкеменә чыгарыла.. Аңлашыла ки: бу язмаларның геройлары булу бәхетсезлегенә тарыган персонажларның үз-үзен тотышындагы хилафлыклар гына тулы бер һөнәргә булган ихтирамны юкка чыгара алмас. Шунысы аяныч: ул тапшыруларны, видеоязмаларны, алда әйтелгәнчә, фикерли белүчеләр генә түгел, әле психикасы, фикер сөреше формалашырга өлгермәгән балалар – безнең укучыларыбыз, аларның әти-әниләре да карый бит. Әлеге балалар күңеленә без, бүгенге укытучылар, кояш булып керә алырбызмы соң?
Менә ничә ел инде, бала күңеленә мәгърифәт орлыклары чәчү максаты белән, һәр иртә мәктәбемә ашыгам. Күңелемдә мең төрле уй: дөрес сукмактамы мин, дөрес яшимме, үз укытучыларымның хәтеремдә калган яки әдәби әсәрләр укып тудырылган үрнәк образларга туры килерлек укытучы була алырмынмы мин?! Балаларның күзен, телен әти-әни түгел, ә төрле гаджетлар ачкан бүгенге заманда, укучыларым өчен маяк була алырмынмы? Максатым изге: булырга кирәк! Ә ничек? Максатыма баруның юллары нинди? Күңелемнән бу сорауларга да җавап эзлим, кайчакта табам да кебек. Башымда төрле фикерләр чуала, чишелеш юллары да ачыклана сыман. Шул юлларның беренчесе - үзебезгә белем биргән, тәрбияләгән укытучылар үрнәгендә, укытучы булып эшләү түгел, ә яшәү! Балаларның уңышларына сөенеп, хаталарына көенеп йокысыз төннәр үткәрү, ашау – эчү турында да онытып укучыларны бәйгеләргә, сыйныфтан тыш чараларга әзерләү, дәресләрдән соң балаларны җитәкләп өлкән әби-бабайларга ярдәм итәргә алып бару. Безнең остазларыбыз шулай яшәделәр һәм безнең буын балалары өчен гүзәл шәхес үрнәге була алдылар.
Мин үземнең беренче тапкыр матур күлмәк киеп, чәчләремә зур ак тасмалар тагып, үземнән дә олырак чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәп бусагасыннан атлап керүемне хәтерлим. Беренче тапкыр безне нәни кулларыбыздан тотып, Инна Владимировна якты сыйныф бүлмәсенә алып керде. Беренче дәрес, такта алдында җавап бирүләр, көндәлегемдәге беренче "йолдыз"лар, каушап, белгәнеңне дә онытулар, мондый очракларда укытучымның ярдәм кулы сузулары - болар барысы да истә. Шактый вакыт үтсә дә, бу иң якты, саф мизгелләр онытылмаган. Инна Владимировна безнең өчен кирәк чакта юатучы, киңәш бирүче, дөрес юл күрсәтүче булды. Без аның белән хәзер дә һәрдаим сөйләшеп, аралашып торабыз. Әйе, нәкъ менә беренче укытучым мине хәреф танырга, язарга, тормышта ни генә булмасын, кеше булып калырга өйрәтте. Аннан соң да безгә бик күп талантлы укытучылар – үз эшенең осталары белем бирде. Алар безне үзләрен генә түгел, иң беренче чиратта башкаларны һәм үзебезне хөрмәт итәргә, яратырга өйрәтә алдылар. Мин һәм берничә сыйныфташым укытучыларыбызның килеш-килбәтенә, сөйләм аһәңенә, гыйлем дәрәҗәсенә гашыйк булып, укытучы һөнәрен сайладык. Кемдер башка юлдан китте, башка өлкәләрдә үрнәк хезмәткәрләр булдылар. Алар өчен дә укытучыларыбыз биргән тормыш сабаклары, киңәшләре юлдаш була алды, дип уйлыйм мин. Сыйныфташлар очрашуларында аларның рәхмәт сүзләрен кызыгып, сокланып, алар өчен сөенеп тыңлыйбыз.
Күркәм укытучы булуның икенче юлы - галиҗанәп әдәбиятыбыз әһелләре тудырган образлардан үрнәк алып, аларның эш-гамәлләрен кабатлап, баетып эш итү. Һәр каләм иясенең үз мөгаллимнәренә багышлап иҗат иткән әсәре, һәр педагогның йөрәгенә үтәрлек ташка басылган фикере бар. Күңелемә якын әсәр герое – Туфан ага Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” пьесасы герое – Илгиз Туктаров. Таләпчән, кыю, эшлекле, системага каршы көрәш ача алырлык, бүгенгечә әйтсәк, креатив герой. Бу әсәрдә укытучылар, аларның якты образы, бала тәрбияләүгә куйган көчләре, тырыш, намуслы хезмәтләре турында сөйләнә. Әсәрдә мәктәп тормышы, укытучы образы һәрьяклап тулы яктыртылган. Безнең алда укытучыларның шатлык-кайгылары, борчу-мәшәкатьләре, эшчәнлек серләре ачыла.
Әлеге әсәрдән шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: ныклы нигездә тәрбияләнгән кеше мәктәбендә яхшы белем белән бергә дөрес тәрбия, тормышка әзерлек тә алса, һәм бу тәрбияне бирүчеләрнең үзләренең дә күңелләре саф, чиста булса гына, халкыбызның йөз аклыгын саклап калырга мөмкин. Әсәрдә һәр укытучыга тормыш шигаре булырдай фикер әйтелә: “Син укучыга яхшылык эшләсәң, ул аны шулай тиеш дип кабул итә, начарлык эшләп күңелен рәнҗетсәң, ул аны мәңге онытмый”. Бала күңелен рәнҗетүдән саклану өчен алтын кагыйдә. Менә шундый әсәрләрдән саркылып чыккан фикерләрне күңелебездә йөртеп, аларның геройлары үрнәгендә эш итсәк, югалып калмабыз, мөгаен.
Язмамны йомгаклап , шуны әйтәсем килә: җәмгыятьнең киләчәге яшьләрдә, ә яшьләрне укытучы тәрбияли. Үземне һәм бик күпләрне борчыган сорауларга мин җавап таптым, дип уйлыйм.
Соңгы елларда җәмгыятебез зур үзгәрешләр кичерә. Тиз адымнар белән барган фәнни-технологик прогресс, кеше тормышына мәгълүмати технологияләрнең киң колач җәеп үтеп керүе мәгариф өлкәсенә зур яңалыклар алып килә, уку-укыту процессына да тәэсир ясый. Бүгенге көндә югары әхлаклы, тәвәккәл холыклы, мөстәкыйль фикер йөртеп һәр эшкә иҗади якын килә белгән, югары культурага ия, белемле, демократик җәмгыятьнең яңа шартларында яши алырлык сәламәт шәхес тәрбияләү – заман мәгарифенең күз уңына куйган бурычлары. Бу бурычларны тормышка ашыру өчен укытучы һәрдаим бу асыл сыйфатларны үстерү өстендә эшләргә тиеш. Минем уйлавымча, укытучының төп сыйфаты булып аның укучыларны аңлавы, түземлелек, һәм ничек кенә гаҗәп тоелмасын, иҗаты тора. Чөнки укытучы һөнәре рәссам, язучы һәм башка һөнәрләр кебек үк иҗади санала. Укытучы үзендә психолог, галим, актёр һәм башка бик күп һөнәрләргә хас сыйфатларны берләштерә. Укытучы булыр өчен табигать биргән зур көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Җаваплылык искиткеч зур: укытучының хатасы, әйтик, табибныкы дәрәҗәсендә үк сизелмәскә дә, әмма көтелмәгән күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Константин Дмитриевич Ушинскийның “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, – дигән сүзләре бүген дә бик мөһим. Чөнки дөнья, аның таләпләре туктаусыз үзгәреп тора, тормыштан артта калмас, укучылары өчен яшәү өлгесе булудан туктамас өчен, педагог үзлегеннән армый-талмый эшләргә, укырга, өйрәнергә тиеш, бигрәк тә, үзенең укучыларыннан. Бу – минем педагогик эшчәнлегемнең төп принцибы. Мин үземнең укучыларыма киңәшче дә,сердәшче дә, тәнкыйтьче дә, кайвакыт әниләре дә, дуслары да булырга тырышам. Дөнья үзгәрә, дөнья белән бергә мин дә үзгәрәм. Яңалык белән мин дә яңарам. Балалар белән мин дә үсәм.
Уйлануларыма нәтиҗә ясап, ышаныч белән әйтә алам: киләчәгебез – безнең кулларда, җәмгыятьнең безгә булган карашы да үзебезнең һөнәребезгә булган карашыбызга, эшчәнлегебезгә бәйле, димәк, шулай ук, безнең кулларда.