SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

"Каршылыклар аша йолдызларга таба..." Эссе

 фото 2

Авырлыклар булса, каршы бар,
Уңышлыклар килсә, каршы ал.
(Р. Җаббаров)

Авырлыклар... Каршылыклар... Йолдызлар... Бу сүзләрне бәйләр өчен олы фәлсәфәче булырга кирәкмидер, мөгаен. Тормыш булгач, була төрлесе, диләр. Чыннан да, дөнья авырлыклары иңнәргә авыр таш булып яткач, сулыш алырга да мөмкинлек калмаган кебек тоелган вакытлар да, җанны биләп алган канәгатьлек хисеннән югарыга ашкынып, зәңгәр күкне нурга төреп, йолдыз булып балкыган мизгелләр дә аз түгел адәм баласының гомер сөрешендә.
Э-эх, йолдызларга менү җиңел түгел, очрап тора һәрчак киртәләр. Тик керсез күңелем, намуслы эшем, ышанычым мине югарыга, йолдызларга таба илтәләр. Алга куелган җитди максатларга таба хыял канатларында югарыга атлыйм. Баскычым исә тупланган белем, тапкырлык, эшемне чиксез яратуым, башкарган хезмәтемнең кешелеккә кирәклеген аңлаудан үрелгән. Шул баскычны терәп, күк йөзенә йолдызларга үреләм. Менүләре бер дә җиңел түгел... Кайчак өскә атлыйм, ә кайчак туктап калам... сүреләм... Упкынга төшеп югалудан курку хисе хыял, максатлар белән үрелеп, алга барырга этәрә. Ә инде һәр яңа баскычка аяк басу мине җиһанда иң бәхетле кеше итә бит! Читтән караганда бик тә җиңел килгән уңышлар артында чын көрәш яшерелеп калуын мин генә беләм. Үз-үзем белән көрәш ни тора! Мин генә белергә тиешле тормыш каршылыклары холкымны чыныктыра, очар канатларымны ныгыта. Бер авырлыкның бер рәхәте, бер рәхәтнең мең михнәте, ди халык. Халык әйтсә, хак әйтә шул. Адәм баласына, гадәттә, бер нәрсә дә җиңел бирелми. Хезмәт куеп, тир түгеп кенә куелган максатларга ирешеп була. Хыялларны тормыш чынбарлыгына әверелдерүнең иң отышлы ысулы менә шул бит, килешәсездер?! Ә инде ирешелгән максатлар – сүз белән әйтеп бетерә алмаслык бәхетнең үзе бит ул! Нәкъ шул мизгелләрдә күктәге ерак йолдызны кулга алгандай буласың. Әйтерсең лә, аның нуры күзләргә күчкән.
Каршылыклар... Йолдызлар... Укытучы... Әйе, әйе, нәкъ менә укытучы! Бу ике сүзне укытучы дигән мактаулы олы төшенчә берләштерә, килешәсезме?!
“Мин укытучы булачакмын!”, – дигән карар кабул ителгән мизгелдән дөнья каршылыклары белән көрәш башлана. Әлбәттә, кайсы гына юнәлештә хезмәт куйса да, кеше кыенлыклар белән очраша. Ләкин укытучы юлы башкаларныкыннан үзгә бит. Ул үз белемен, көчен җәмгыять үсешенә генә багышлап калмыйча, киләчәк Кешесен, димәк, киләчәкнең үзен тәрбияли. Укытучы киләчәк өчен җавап бирә. Нинди олы җаваплылык бит бу! Нинди зур авырлык! Җиңеп кара син аны. Күпме осталык, сабырлык, күпме көч таләп ителә сайланган юлда!
Беренче карашка нинди җиңел кебек тоела барыр юл! Югары уку йортында белем туплап, яңа хезмәт юлын башлаганда, беләкләрдә Җир шарын күчәреннән күчерә алырдай көч сизәбез шул... Бик тиз генә белемнәр киләчәк буынга тапшырылыр дип фикер йөрткән яшь укытучы беренче каршылыклар белән очраша. Эх, әкияти тылсымлы таяк та булса иде кулларда!... Юк шул, юк... Куллардагы тылсымлы таяк түгел, ә бәлки чиксез тырышлык, төпле белем, үҗәтлек һәм максатчанлык тормыш куйган каршылыклар белән көрәшергә ярдәм итә. Юлдан тайпылмаска, басып торган баскычтан түбән тәгәрәмәскә шушы сыйфатлар булышадыр. Укытучы һөнәре – таләпчән һөнәр. Ул каршылыкларга каршы барырлык, авырлыклар белән көрәшкә сәләтле, көчле шәхесләрне генә таный, үзенчә табигый сайланыш үткәрә. Бу авырлыклар аша үткән укытучы канат чыгара, аның инде укытучы булырга хакы бар. “Мин – Укытучы!” дигән беренче бәхетле уйлар, күккә беренче ныклы адымнар.
Бер-бер артлы тормыш каршылыкларын җиңү, бигрәк тә аларны җиңәргә өйрәнү – күктә йолдыз булып балкуга таба бер адым бит ул. Каршылыклар төрле була шул. Нинди генә булмасыннар, аларның үз холкы бар. Алар миннән үз холык үзенчәлекләрен исәпкә алуны, хөрмәт итүне таләп итә. Каршылыклардан качып та, яшеренеп калып та булмаганлыгын тормыш үзе дәлилли. Килгән авырлыкларның йөзенә туры карап каршы алсаң гына, аларны җиңеп була икән. Рәхмәт кыенлыклар! Рәхмәт каршылыклар! Сез мине көчле рухлы итәсез, ныгытасыз. Яңа үрләр яуларга көч-куәт бирәсез.

Прикрепленный файлРазмер
аша йолдызларга таба...Эссе.docx17.06 кб