SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Балаларның сөйләм телен үстерүдә җырлы – биюле уеннарның әһәмияте

Балаларның сөйләм телен үстерүдә җырлы – биюле уеннарның әһәмияте
Мәктәпкәчә яшь - баланың көчле үсү һәм камилләшү, беренчел белемнәр алу, шәхес буларак тәрбияләнүенә беренче адымнар салынган җаваплы чор. Шулай ук бу чорда балаларның сөйләм телен үстерү балалар бакчасының төп бурычларының берсе булып тора. Балаларның сөйләм телен үстерү өчен кирәкле шартлар: уен, хәрәкәт эшчәнлеге, олылар белән аралашу, сөйләм телен үстерүгә ярдәм итүче махсус шөгыльләр уздыру.
Уеннар балаларга шатлык китерә, аларның теләкләрен, ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Уен – балалар эшчәнлегенең төп төре. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә, балаларның индивидуаль үзенчәнлекләрен ача, теләк – омтылышларын берләштерә, мөстәкыйль эш итәргә, үз уйларын гамәлгә ашырырга, дөньяны танырга өйрәтә.
Балалар бакчасында уза торган махсус уеннар балалар сөйләменең төрле яклап үсеше өчен шартлар тудыра. Аларга түбәндәгеләр керә:
 Хәрәкәтле уеннар;
 Сюжетлы – рольле уеннар;
 Дидактик уеннар;
 Такмаклы, җырлы – биюле уеннар;
 Кече моториканы үстерүче уеннар.
Бу уеннар һәммәсе дә балаларның сөйләм телен үстерүгә булыша, шул ук вакытта аларның һәр төре бу процесска үзенчәлекле өлеш кертә.
Без бүген уеннарның бер төре – такмаклы, җырлы – биюле уеннарда тукталып китәбез. Үзем эшләгән төркемнең яшь үзенчәленнән чыгып, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә кулланыла торган уеннарга тукталып китәсе килә.
Такмаклы, җырлы – биюле уеннарның максаты:
 Балаларда җыр эчтәлегенә һәм музыканың характерына туры китереп, хәрәкәт итү күнекмәләрен формалаштыру.
 Җыр һәм биюләрне мөстәкыйль рәвештә башкарырга омтылыш булдыру.
 Халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру һәм аларга карата мәхәббәт тәрбияләү.
Такмаклы һәм җырлы -биюле уеннарны кулланганда балалар тәрбияче сөйләмен, төрле хәрәкәтләр ясап, күп тапкыр кабатлыйлар. Өстәвенә такмакларда һәм җырда кат-кат әйтелә торган иҗекләр була. Мондый уеннар вакытында бала һәм олы кеше арсында эмоциональ бәйләнеш тиз барлыкка килә. Болар барысы бергә балага сөйләмне аңларга, истә калдырырга һәм охшатып әйтергә булыша. Бала такмакларны, җырларны тиз отып ала һәм тиздән үзе мөстәкыйль рәвештә уйный башлый. Мондый уеннарның күпчелеге халык уеннары үрнәгендә төзелгәннәр һәм аларда фольклор элементлары була. Ләкин бу уеннар бик гадиләштерелгән, кыскартылган һәм кече яшьтәге балалар өчен яраклаштырылган. Җырлы-хәрәкәтле уеннар нәниләр өчен бик файдалы, чөнки алар балаларның хәрәкәткә, арлашуга, образлы шигъри сүзләргә булган ихтыяҗын канәгатьләндерәләр. Хәрәкәтләрнең сүзләр белән яраклашуы балага уенның эчтәлеген аңларга ярдәм итә. Олыларга бу уеннар балаларның симпатиясен, ышанычын һәм аңлы рәвештә тыңлауларын яулап алырга булыша. Бу уеннар баланың аралашу сәләтен үстерә, шәхесе формалашуга булышлык итә.
Җырлы-хәрәкәтле уеннар хәрәкәтләренең гадәти булмавы белән аерылып тора: алар сәнгатьле, пластикалы, текст ритмына һәм җыр көенә буйсыналар. Бу уендагы хәрәкәтләр уенның эчтәлеген тудыралар. Болар барысы бергә балаларның күзаллавын, музыкаль сәләтләрен үстерә. Мондый уеннар балаларга эстетик тәрбия бирүнең үзенчәлекле формасы да булып торалар.
Музыка ритмына төгәл хәрәкәтләр ясау, уенның сүзләрен сәнгатьле итеп әйтү, төрле образлар башкару – болар барысы да балаларда канәгатьләнү хисе уята, сөйләм телен үстерергә, матурлыкны аңларга ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек кебек сыйфатлар тәрбияли. Уен вакытында балаларның ишетү мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кулга – кул тотышып, берәр көйгә күмәк җырлап, түгәрәк тирәли әйләнеп йөрү балаларларда эстетик ләззәт уята, ритмик хәрәкәт буларак күңелле ял бирә, пространствода ориентлашырга өйрәнә.
Уен вакытында балалар көй ритмына хәрәкәтләнәләр, дәртләнеп җырлыйлар, бииләр. Уеннар музыкаль авазларны тоемларга ярдәм итә, бала күңелендә нәфислек, матурлык тойгысы уята.
Иң әһәмиятлесе: уеннар аңлаешлы һәм мавыктыргыч. Җырлы-биюле уеннарны кыз балалар бигрәк тә яратып уйныйлар. Музыка тавышына балалар хәрәкәтләрне тизрәк үзләштерә. Шуңа күрә дә, балаларның уңай эмоциональ халәтен саклап, шат күңел белән уйнауларына ирешү, аларны тыныч һәм мөстәкыйль уйнарга күнектерү, хәрәкәтләрне матур, нәфис итеп башкарырга өйрәтү өлкәннәрнең бурычы булып тора.
Уен вакытында текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, я булмаса ниндидер роль башкарып, бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, аңарда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.
Такмаклы, җырлы – биюле уеннарны без актив рәвештә төрле бәйрәм чараларында кулланабыз. Нәүрүз, Сабантуй, Каз өмәсе һәм башка бик күп тематик кичәләрдә бу уеннарны балалар бик теләп уйныйлар. Аеруча балаларның бик яратып уйный торган уеннарына “Түбәтәй”, “Кәрия – Зәкәрия”, “Шома бас”, “Чума үрдәк, чума каз”, "Айкала суларыбыз”, “Нардуган”, “Ак калач” уеннарын күрсәтеп була. Шулай ук яңа уеннарны да балалар бик көтеп алалар. Бу уеннар балаларга гына түгел, әти – әниләргә дә зур шатлык китерә.