SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Классный час "Әдәпле бул"

Әлеге чара үткәреләсе, сыйныф бүлмәсенә үзеңне әдәпле тотарга кирәклеге турында сөйләүче материаллардан төзелгән стендлар, мәгърифәтчеләребез, язучы, шагыйрьләребезнең әдәплелек хакындагы канатлы сүзләре язылган плакатлар эленә.
Алып баручы: Укучылар, сез барыгыз да “Ялкын”, “Салават күпере”, “Мурзилка” дигән журналларны һ. б. укыйсыз. Алар сезгә бик күп вакыйгалар турында сөйлиләр. Ә без бүген “Әдәпле булу турында сөйләшәбез” дигән телдән журнал чыгарырбыз. “Журналның “битләрен” ача барып, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән танышырбыз, аның турындагы белемнәребезне искә төшерербез.
Сез безнең журналны укымыйсыз, бары тик тыңларсыз гына. Хәзер аның беренче битен ачабыз.
Халкыбыз элек-электән “чисталык”, “сәламәтлек”, “пөхтәлек”, “кыюлык”, “батырлык”,”күңел кәтәренкелеге” дигән сүзләрне еш кулланган, шул сыйфатларны тупларга тырышкан. “Батырлык” сүзе белән бергә “чисталык”, “пөхтәлек”, “җыйнаклык” сүзләре янәшә куелган. Кеше шулай әдәпле булырга өйрәнгән.
Кызганыч, безнең арада да әдәпсез кешеләр бар. Алар тәртип бозалар, үзләренең кимчелекләрен күрә белмиләр.
Алып баручы: Журналның икенче битен ачабыз. (Рыцарьлар йөгереп чыга)
Рыцарьлар: Рөхсәт итсәгез, без бу “битнең” кунаклары булыр идек.
Алып баручы: Сезнең каршыгызда – рыцарьлар. Алар моннан 700-800 еллар элек яшәгән. Сугышка әзерләнгәндә дә, кунакка барганда да тимер күлмәк, тимер башлык, тимер итекләр кигәннәр. Чөнки ул чорларда кешеләр теләсә нинди бәхәсне дә хәнҗәр яки кылыч белән сугышып хәл иткәннәр. Үзенә куркыныч янамаган йорт бусагасын атлап кергәндә, рыцарь шлемны кулына тота һәм хуҗага: “ Син миңа куркыныч түгел, шуңа күрә баш киемемне салып керәм, дип әйтә торган булган.
Заманалар үзгәрә бара. Ләкин өйгә кергәч, баш киемен салу гадәте калган. Бу шул йортны, аның хуҗаларын ихтирам итүне аңлата.
Шул чорлардан тагы бер гадәт калган. Кеше исәнләшкәндә, әгәр дә тышта салкын булса, уң кулындагы бияләен сала. Болай исәнләшү, уч төбендә корал юклыгын күрсәтә. Кешеләр “исәнмесез” сүзен бик борынгы заманнарда ук, кулланганнар. Ул “агач” сүзе белән бәйле, имән агачы шикелле нык, таза, көчле булу теләген белдергән. Димәк “ исәнмесез” сүзе кешеләргә сәламәтлек теләүне аңлата.
Алып баручы: Журналның өченче битен ачабыз.
Класста мондый сүзләр яңгырый: Журнал битенә кунакка ашыгыгыз! Үзегез белән “серле” сүзләр алыгыз! Ә хәзер бер малай турындагы шигырь белән танышыйк.
Укучы:
Әнисе аны уята да уята,
Ә ул һаман, иренеп, тормый ята.
Урынын да җыймаган,
Бит-кулын да юмаган,
Чәчен дә тарамаган, көзгегә карамаган.
Өстәлдәге ашамлыкның
Кайсын этә, кайсын төртә,
Ник алай?
Кире ягы белән торган ул малай.
“Киен тизрәк!”- дигәнгә,
Ятып елый идәнгә.
Укучы:
Тыңламый, әтисен дә,
Тыңламый әнисен дә
Сүз тыңламый интектерә
Бабасын, әбисен дә.
“Тор!”- дисәң, утыра ул,
“Утыр!”- дисәң, тора ул
Кешедәген тартып ала,
Үз кулындагын бирми.
“Бир!”- дигән сүз генә белә,
“Мә”- дигән сүзне белми.
Җылыда- салкын кирәк
Салкында- җылы кирәк
Белмим, аңа ни кирәк?
Син түгел ул, мин дә түгел!
Ул- бер бик тә тискәре кыз,
Кире беткән бер малай.
Алып баручы: Балалар, без мондый малайны һәм кызны үзнбезнең бәйрәмгә алыйкмы?
Барысы бергә: Юк, без андый малайны үзебезбелән алмыбыз.
Алып баручы: Ә минемчә, мондый укучылар да бу бәйрәмдә катнашсыннар. Алар әдәпле кешеләрнең ничек сөйләшүен тыңласыннар.
Алып баручы: Әдәплелек нәрсә дигән сүз соң ул? Шул турыда сөйләшик әле.
Укучы: Әдәплелек – кеше белән дөрес аралаша белү ул.
Укучы: Әдәпле булу- кешеләргә игътибарлы, инсафлы булу ул.
Укучы: Әдәпле кешене һәркем ярата, хөрмәт итә.
Укучы: Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннары, дуслары турында кайгыртып яши, аларга ярдәм итәргә әзер тора.
Алып баручы: Әдәпле, чын тәрбияле баланың тик торырга вакыты калмый. Чөнки аның һәр эше алдан планлаштырылган. Әдәпле кеше мәктәпкә, билгеле бер эш эшләргә бервакытта да соңга калмый. (Җ. Фәйзинең М. Җәлил сүзләренә язылган “Сәгать җыры башкарыла).
Алып баручы: Кунакларны журналның чираттагы бите белән таныштырабыз. Укучылар без тагын нинди “шифалы” сүзләр беләбез, шуларны тыңлыйк әле.
Укучы:
Ап-ак кар явып тора.
Миңа эш табып тора.
Эш нәрсә соң сиңа ул - .
Физзарядка гына ул.
Иртүк көрәк алам мин,
Кар ярып юл салам мин
Әйдә рәхим итегез, үтегез!
Алып баручы: журналның алдагы “ битен” ачабыз. Бу “ биттә” мәсьәләләр чишәбез.
Ничек кирәк?
Тар басмада Илдар белән Ирек очраштылар. Икесе дә велосипед җитәкләгән. Илдарга-унике, Иреккә-8 яшь. Алар бер-берсенә юл бирешмиләр. Илдар: “Мин өлкән, ул миңа юл бирергә тиеш,”-дип уйлый, ә Ирек: “Мин кечкенә, ул кечкенәләрне хөрмәт итәргә тиеш,” – ди.
Мондый очракта кем юл бирергә тиеш?

Ашыккан чакта.

Мәктәпкә ашыга-ашыга барганда, Мәхмүткә бер апа очрады.
- Вакыт күпме?- дип сорады малай.
Апа сәгать карап әйткәнче, ул китеп тә барды. Уйлап карагыз әле, Мәхмүт ничә хата ясаган?

Ни өчен кызардылар?

Кинога билет алырга торганда, Зәйнәп акчасын төшереп җибәрде. Идәндә тәгәрәгән акчаны Җәмил тотып алды.
- Ул минем акча! – дип кычкырды Зәйнәп. Җәмил кып-кызыл булды. Ул акчаны кызга китереп бирде. Моны күргәч, Зәйнәп тә кызарды. Кем ни өчен кызаруын әйтегез.
Алып баручы: Кызлар, малайлар бер-берсенә игътибарлы булырга, сөйләшкәндә “шифалы сүзләр” кулланырга тиешләр.
Укучы:
Җиргә төшкәч
Бияләе
Гафур алып
Биргән иде.
Динә аңа;
-Рәхмәт,-диде
Малайның да
Җылы сүзгә
Кәефе килде.
Елмайды да
-Рәхмәтеңә
Рәхмәт! - диде

Кыз җавапсыз
Калган димә.
Җавап бирде:
-Рәхмәтемә
Рәхмәт өчен
Рәхмәт инде!
Алып баручы: журналның чираттагы “битен” бөек фәннәр Докторы ача. Ул салкын тидереп авырганнарны гына түгел, әдәплелек кагыйдәләрен онытканнарны да дәвалый.
Доктор: Без бу “биттә” җөмләләрне –ма-мә кисәкчәләре белән әйтербез.
Алып баручы: халкыбыз элек-электән яшь буынга әдәплелек кагыйдәләрен өйрәткән. Аларның кайберләре белән танышып үтик.
- Табындагы ризыкны иң беренче булып алырга ашыкма.
- Сыек ашамлыкка өрмә, юкса ул як-якка чәчрәр.
- Икмәк влчыкларын идәнгә ташлама.
Элеккеге кагыйдәләр шулай яңгырый. Табын янында утыру кагыйдәләрен безнең һәрберебез дә үтиме соң?

Доктор: Әдәплелек кагыйдәләре белән танышуны дәвам иттерик.
- Табын янына беренче булып утырырга ашыкма.
- Ашаганда сөйләшмә.
- Ризыкны авызыңны йомып чәйнә.
Алып баручы: Ә сез , укучылар, нинди әдәплелек кагыйдәләрен беләсез?
Укучылар: (чиратлап)
- Ишектән беренче булып чыгарга ашыкма.
- Кешене сөйләвеннән бүлдермә.
- Сөйләшкәндә кулларыңны болгама.
- Кешегә бармагың белән төртеп күрсәтмә.
- Өйгә, җәмәгать биналарына баш киемеңне салып кер.
- Мин сүзен еш кабатлама.
- Чәчеңне теләсә кайсы урында тарама.
- Юлда барганда үзеңә таныш кешеләрне күрмәмешкә салынма, автобус, трамвай, троллейбуста өлкәннәргә урын бир.
- Транспортта барганда кемне дә булса этеп җибәрсәң, гафу үтенергә онытма.
- “Гафу итегез” димичә, кеше сүзенә кушылма.
Алып баручы: Мактану – әдәплелеккә хас сыйфатлар түгел. Шул уңайдан бер шигырь белән танышып китик әле.

Мактану.
Мин биш бәлеш ашый алам!
-Ә мин унны да ашыйм!
Тиргә батып бәхәсләшә
Габделнур белән Касыйм
Ә мин тешләп торт бәйләгән
Бауны да өзә алам!
Ә мин менә 2 сәгать
Ашамый тора алам
Әйтсә икән шунда берсе:
- Ә мин эшли алам,- дип
- Ә мин печән чаба беләм!
- Ә мин утын ярам!- дип.
Алып баручы: Укучылар, сез мәктәптә, өйдә, җәмәгать урыннарында әдәпле булырга өйрәнәсез. Бу турыда җырлар да иҗат ителә. Хәзер шундый җырларның берсен башкарыйк. (“ Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры. П, Пляцковский музыкасы, В. Шаинский сүзләре.)
Алып баручы: журналыбызның соңгы битен ачабыз.
Хәзер мин бер хикәя укыйм. Аның кайбер сүзләре төшереп калдырылган. Сез шул сүзләрне табыгыз.
Нияз, автобуска утырып, урамны күзәтеп бара. Тукталышта автобуска бала күтәргән ана керә. Нияз тиз генә урыныннан тора һәм болай ди: “...........”
Әни кеше дә бик әдәпле була. “..............”- ди ул малайга.
Автобус кинәт туктый, Нияз, чайкалып китеп, бер өлкән кешенең аягына баса. Ул абзый малайны ачуланырга тели.
Нияз аңа: “.............”,- ди.
Балалар, Нияз нинди сүзләр әйткән?
(укучылар җавап бирәләр)
Алып баручы: Балалар, сез иртә белән йокыдан уянгач, әти-әниегезгә, туганнарыгызга нинди сүзләр әйтәсез?
Балалар: “Хәерле иртә” – дип әйтәбез.
Алып баручы: Йокларга ятканда нәрсә дисез?
Укучылар: “Тыныч йокы!” – дибез.

Тыныч йокы әнкәйгә!
Тыныч йокы әткәйгә!
Тыныч йокы абыема!
Тыныч йокы радиога!
Тыныч йокы үземә!
Тыныч йокы күземә!
Тыныч йокы курчакларыма!
Куяннарыма-куркакларыма!
Тыныч йокы сәгать күкесенә дә,
Тыныч йокы бөтенесенә дә!
Юк, юк, күке уяу ятсын,
Иртән безне уятсын.
Алып баручы:
Сөйләр сүзләр бик күп алар
Сөйли белеп сөйләсәң.
Озын сүзәең кыскасы шул.
Кеше булырга теләсәң:
Әдәпле бул, сәләтле бул
Кешелекле һәм тыйнак;
Батыр бул, матур бул,
Пөхтә һәм җыйнак.
Укучы: Мин үскәч абый булам,
Аннары бабай булам.
Укучы: Ә мин бабай булгач та
Гел әйбәт малай булам.
Укучы:Мин үзем әти булам!
Укучы: Ә мин дәү әти булам!
Укучы: Үскәч кем буласымны
Мин әле әйтми торам!
Укучы: Ә мин космонавт булам!
Укучы: Ә мин корыч коючы,
Чуен коючы булам!
Укучы: Ә мин аучы булам да,
Көн дә йөрим сунарга!
Укучы: Ә мин белмим, әнидән
Онытканмын сорарга.
Укучы: Ә мин бик озын булам
Үсәм әле тагы да.
Укучы: Ә мин бик көчле булам,
Әтием төсле булам!
Мин комбайнчы булам,
Кырда иген урырга.
Укучы: Ә миңа әни, үскәч,
Куша кеше булырга.
Алып баручы: Әйе, укучылар, кеше, нинди генә һөнәр сайласа да, әдәпле булырга, кешелек сыйфатлары югалтмаска тиеш.
Телдән журнал чыгару шуның белән тәмам.