SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе утырышы

DSC03207

Казан шәһәре мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлегендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе утырышы булды. Утырышны шәһәр мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин ачты. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе составы белән таныштырды.
Берләшмәнең беренче утырышында яңалык һәм инновация, инновациянең типлары һәм төрләре, инновацион эшчәнлекне проектлаштыру технологиясе мәсьәләләре каралды. Берләшмә әгъзалары эш дәфтәрләрендә бу юнәлештәге хокукый-норматив документларны билгеләделәр, мәгарифнең төрле өлкәсендәге инновацияләрен ачыкладылар, методик теманы тормышка ашыруның технологик картасын төзеделәр. Зиннәтуллин Р.К. үз чыгышында белем бирүдәге инновацияләргә тукталды, глоссарийларга аңлатма бирде.
Утырышта шәһәр мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин “2030 нчы елга Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү концепциясе” н тормышка ашыруда башкарылган эшләргә анализ ясады.Чыгышта милли мәгариф системасы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, белем эчтәлеген камилләштерү, фәнни-методик ярдәм күрсәтүне арттыру мәсьәләләре яктыртылды. Анализ республика күрсәткечләре белән чагыштырып бирелде.
Р.К.Зиннәтуллин татар теленнән бердәм республика нәтиҗәләренә тукталды. Татар мәктәпләре һәм сыйныфлары, татар төркемнәре, рус төркемнәренең эш нәтиҗәләре районнар, мәктәпләр буенча анализланды, проблемалар ачыкланды, конкрет мисаллар белән дәлилләнде.
Берләшмә утырышында агымдагы уку елына планлаштырылган эшләр турында фикер алышу булды.
Берләшмә әгъзаларына татар теле һәм әдәбиятын укыту, татар теленнән бердәм республика тестларын үткәрү, мониторинг оештыру, белем бирү программаларын, эш программаларын төзү буенча консалтинг уздырылды.

Комментарии

Раиф Каримуллович, хәерле көн!
Киңәшмәдә презентацияне блогка беркетеп куям, дигән идегез. Бик көтәбез. Рәхмәт!

Р.Р.