Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар телен һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү” турындагы 2016 нчы елның 6 нчы июлендә кабул ителгән 1325 нче боерыгын һәм шушы боерыкны тормышка ашыруның “юл” картасын үтәү максатыннан Татарстан Республикасы укыту-методик берләшмәсе гомуми белем бирү оешмаларында өйрәнү өчен татар әдәбияты (рус телендәге төркемнәрдән кала) исемлеген булдырды. Дөрес, әлеге исемлек тәкъдим итү характерында. Ул өч бүлектән тора: мәҗбүри өйрәнергә тиешле әсәрләр ( минимум), өстәмә әдәбият, класстан тыш уку өчен әдәбият. Укытучылар эш программалары төзегендә бу исемлектән файдалана алалар.