
“Һәр дәрес бүләк кебек уйланылган булырга тиеш” Ш.Амонашвили.
Мин, Галиева Зөлфия Шамил кызы, Идел буе районының 52нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Олы хөрмәткә лаек укытучы һөнәре мине балачактан ук үзенә җәлеп итте. Һәр иртәне дәрескә ашыкканда да, сыйныф ишеген ачып кергән вакытта да, балаларның җавап көтеп текәлгән сораулы күз карашларын күргәндә дә ирексездән балачагым күз алдыма килеп баса. Мәктәп елларының якты хатирәсе җанымны җылытып җибәрә. Һәм мин һәркем өчен тәүге уку йорты булган мәктәпнең кеше тормышында никадәр мөһим урын тотканлыгына тагын бер тапкыр ышанам. Мин укыткан балалар да балачак елларын, мәктәптә укыган вакытларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тиешмен дип үз-үземә чираттагы мәртәбә сүз бирәм.
Еллар үткән саен ныграк төшенә барасың: белем учагы дип юкка гына әйтмиләр икән бит мәктәпне. Кешенең киләчәккә карашы да, максат-хыяллары да, яшәү рәвеше дә әнә шул учакта формалаша икән. Язмышыма рәхмәтлемен, менә инде 20 елдан артык, мин бик тату коллективта эшлим. Беренче көннәрдән үк алар миңа таяныч ярдәмче булдылар. Эшемне бик тә яратам, аннан шатлык, тәм табам, киләчәктә дә тукталып калырга исәбем юк. Мин-татар теле укытучысы, ә татар теле укытучысы – ул гади бер укытучы гына түгел, ә милләтнең сакчысы да. Һәр тел – үзе бер дөнья. Тел - өйрәнү предметы гына түгел, ә халык күңеле, аның шатлыгы, кайгысы, хәтере, байлыгы.
Хәзер инде мин яхшы аңлыйм, чын һәм уңышлы укытучы булу өчен заманнан артта калмыйча, бер тигез атлап бару кирәк. Укытучы буларак, безнең төп максатыбыз - бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган, тормышта үз юлын табарга сәләтле, иҗади шәхес тәрбияләү. Шуңа күрә без балаларга теоретик белем генә биреп калмыйча, аларның алган белемнәрен тормышта куллана белүләренә зур игътибар бирәбез.
Укучыларны аралашу күнекмәләренә, хезмәттәшлеккә өйрәтүне һәм тормышка әзерлекле шәхес итеп тәрбияләүне мин үземә максат итеп куйдым,чөнки бүгенге көндә яшүсмерләр арасында сүлпәнлек, битарафлылык, белмәгәнне белергә теләмәү, матур әдәбият укудан бөтенләй бизү, яхшылыкны күрергә теләмәү кебек кире сыйфатларның көчәюе сизелә.
Методик темамны да шуны исәптә тотып билгеләдем: «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр кулланып, рус телле укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү».
Заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күз алдында тота. Заманча педагогик технологияләр кулланып татар теленә өйрәтү – уку-укыту процессын яңача оештыру ул. Татар теленә өйрәткәндә, заманча технологияләрне файдалануның мөһим бурычлары булып түбәндәгеләр санала:
- Укучының танып белү активлыгын арттыру, иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу, алган белемнәрен тирәнәйтү, инициативасын тагын да үстерү.
- Тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү мохите тудыру.
- Хезмәттәшлек нигезендә төрле яклап камил, иҗади үсешкә сәләтле, компетентлы, тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләү.
Алда әйтелгән бурычларны тормышка ашыру өчен, укыту технологиясенең тирән белемле, дәрестә актив катнашучы, белемне, мәгълүматны чыганаклардан үзе эзләп табучы, зыялы, тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгәнен сайлап алырга тырышам. Дәресләремдә уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләрдән - компьютер технологияләрен һәм укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләрдән - уен технологиясен кулланам.
Бүген компьютер технологияләре кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә үтеп керде. Бер генә белгечлекне дә, һөнәрне дә дә алардан башка күз алдына китереп булмый. Укытучы һөнәре дә төрле дәресләрдә компьютер технологияләрен максатчан һәм нәтиҗәле куллануны күздә тота.
Дәресне заман таләпләренә җавап бирә торган компьютерлар белән тәэмин итү – мәгълүмати технологияләрне гамәлгә куюда беренче шарт. Укыту-тәрбия эшендә мәгълүмати технологияләрне максатчан файдалану өчен укытучының фәнни-методик яктан югары әзерлекле булуы белән беррәттән укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белү осталыгы да таләп ителә. Бу – яңа технологияне нәтиҗәле куллануның иң мөһим педагогик шарты.
Сыйфатлы белем бирү һәм алган белем-күнекмәләрне камилләштерү өчен, заманча мәгълүмати технологияләрне дәрестә системалы һәм урынлы файдалану зур әһәмияткә ия. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бу технологияләрне куллануның өстенлеге шулай ук бәхәссез. Компьютер күрсәтмәлелекне, контрольдә тотуны тәэмин итеп, җитәрлек мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын сизелерлек күтәрүгә ярдәм итә.
Компьютер куллану нәтиҗәсендә укучы дөрес язарга, дөрес укырга өйрәнә, аның сүзлек запасы байый. Компьютерның тагын бер өстенлеге шунда: мониторда барлык биремнәр укучының игътибарын җәлеп итә торган дәрәҗәдә матур, зәвыклы итеп эшләнә. Компьютер ярдәмендә бик күп эш: мультимедиа презентацияләре, төрле тестлар, схемалар һ.б. башкарып була. Мәсәлән, презентация программаларын төзегәндә, укытучы анда төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр куллана. Мондый программа белән танышканда, укучы үзен кино караучы итеп хис итә. Электрон презентацияләр даими кулланылганда гына уңай нәтиҗәләргә китерә. Презентация слайдларын яңа материалны аңлатканда да, белемнәрне актуальләштерү этабында да, белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру этапларында да уңышлы кулланам. Материал фәннилек, аңлаешлылык, күрсәтмәлелек принципларына җавап бирерлек итеп сайланырга тиеш. Яңа теманы аңлатканда, презентация бирелешенең әһәмияте зур. Слайдларда рәсемнәр, схемалар, даталар, терминнарга аңлатмалар, кыскача тезислар язылырга мөмкин. Яңа тема аңлату дәресе тулаем слайд карап утыруга гына кайтып калырга тиеш түгел. Дәрес барышында башка эш төрләре дә: дәреслек белән эш, тактага язу, сүзлекләр белән эшләү һ.б. актив кулланыла. Шулай итеп, презентация материалын күрсәтү башка эш төрләре белән үрелеп бара. Электрон презентацияләр төзү өйгә эш итеп тә бирелергә мөмкин. Мондый эшләр башкару укучыларга үз фикерләрен төгәл, җыйнак итеп әйтергә өйрәнергә мөмкинлек бирә.
Компьютер технологиясе күнегүләр системасын тормышка ашыруны да тәэмин итә. Бу исә үз чиратында уку процессын камилләштерергә, сөйләм материалын үзләштерүне җиңеләйтә. Интерактив эшчәнлек барышында укучы үзенең җавапларының дөреслеген дә тикшереп бара.
Уен – бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз бер өлеше. Тәрбия чарасы буларак, ул балаларның камилләшүенә, шәхес буларак формалашуына, үзгәрүенә этәргеч булып тора. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы яхшырак бирелә. Ул уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала. Уен формасында оештырылган дәресләр фән белән кызыксынуны көчәйтә, баланың мөстәкыйльлеген үстерә.
Дәресләрдә уен технологиясе уенга корылган төрле ситуацияләр аша тормышка ашырыла һәм уку эшчәнлегендә кызыксындыру, эшкә дәртләндерү чарасы буларак файдаланыла. Уен технологиясе укучыларның танып белү активлыгын үстерә, акыл үсешен активлаштыра, аларда яңа сыйфатлар булдыруга ярдәм итә. Уен вакытында фән белән кызыксыну көчәя, мөстәкыйльлек, ихтыяр көче, игътибарлылык арта, хәтер яхшыра, уйлау күнекмәләре камилләшә.
Укытучы педагогик уенның төп асылын аңлаганда гына уку белән уенны аралаштыру процессы уку-укыту эшчәнлегендә уңай нәтиҗәләргә китерә. Уен аша укытучы укыту һәм тәрбия бурычларын уңайлы хәл итеп кенә калмый, ә укучы белән аралашуны да җайга сала. Балалар коллективын берләштерүдә, туплауда, дусларча мөгамәлә урнаштыруда да уенның әһәмияте зур.
Уеннар яңа теманы үзләштерү, белемнәрне ныгыту, гомум уку күнекмәләрен формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерүдә куелган бурычларны уңай хәл итүдә зур мөмкинлекләргә ия.
Башлангыч сыйныфларда уен – татар теле дәресләрендә уку эшчәнлеген оештыруның югары нәтиҗәле чарасы. Аны белем бирүнең барлык этапларында да кулланып була. Ул әзерләнгән һәм әзерләнмәгән сөйләмне формалаштыру һәм үстерү өчен уңай шартлар тудыра, кыенлыкларны җиңү шатлыгын тоярга булыша, коллекивизм рухы тәрбияли. Уен балаларның фикерләвен, сөйләмен һәм хәтерен үстерә.
Үз эшемнең нәтиҗәсен белү максатыннан, мин укучыларымның фикерләү сәләте үсешен билгеләү өчен диагностика алып барам. Төрле эш алымнары кулланам: анкеталар тутыру, күзәтүләр, әти-әниләр белән әңгәмә, фән укытучылары белән әңгәмә һәм башкалар.
Укучыларым белән бергә төрле бәйгеләрдә , конкурсларда катнашам, тәҗрибә уртаклашам.
Интернет челтәрендә үземнең шәхси мини-сайтымны булдырдым, шунда дәрес эшкәртмәләрен, сыйныфтан тыш үткәрелгән чараларның эшкәртмәләрен урнаштырып барам.
Дөнья үзгәрә, дөнья белән бергә мин дә үзгәрәм. Яңалык белән мин дә яңарам. Балалар белән бергә мин дә үсәм. Димәк, киләчәгебез безнең үз кулларыбызда. “Кеше рухи көчне җиргә карап түгел, зәңгәр күккә карап ала. Хыялга, идеалга, максатка омтылыш – шәхеслек билгесе”, - ди күренекле язучы Галимҗан Гыйльманов. Минем укучыларым да киләчәктә шундый шәхес булырына ышанып калам.
- Галиева Зульфия Шамиловна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев