
Блог пользователя Галиева Зульфия Шамиловна
Эссе. Минем тормышымда укытучы.
“Галәмдә йолдызлар кабына,
Синең зур хезмәтең шуларда чагыла.
Укытучы – Хезмәтләр хезмәте хуҗасы-
Яшьләрнең мәңгелек юлдашы.”
(Э.Мөэминова)
"Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям…"
Бөек шагыйрьнең бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.
Укытучы! Минем өчен бу төшенчә бик киң мәгънәгә ия. Бу мәктәптә яисә университетта берәр фәннән белем бирүче галим генә түгел, ә үзенең белеме, төпле акылы, хикмәтле фикере, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашучы гап-гади бер кеше дә.
Кеше тормышында беренче укытучысы, минемчә, - бу аның әти-әнисе. Алар безгә бу якты матур тормышны бүләк итүчеләр генә түгел, тормыш өчен кирәкле белемне бирүчеләр, кешелек җәмгыятендә кабул ителгән әхлак төшенчәләрне һәм кыйммәтләрне тәрбияләүчеләр дә. Әти-әнием мине тәрбияләп үстерделәр, тормышка, кешеләргә мөнәсәбәтемне, дөньяга карашымны формалаштырдылыр. Мөмкинлекләремне үстерүгә нигез салдылар, ә соңыннан 10 ел дәвамында мәктәп укытучылары табигать тарафыннан миңа бирелгән сәләтләремне ачарга, үстерергә ярдәм иттеләр.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
- Читать далее