
Эссе. Минем тормышымда укытучы
Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне
Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,
Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән
Укытучыга, дияр идем, башым иеп.
(Лена Шагыйрьҗан)
Укытучы… Бу изге сүз, бу илаһи һөнәр минем тормышымның мәгънәсе, аның аерылгысыз бер өлеше. Мин үземнең үткәнемне кадерле укытучыларымнан, бүгенгемне һәм киләчәгемне яраткан укучыларымнан башка күз алдына китерә алмас идем, мөгаен...
Бүгенгедәй хәтеремдә: моннан күп еллар элек мин үземнән зур портфель һәм чәчәк бәйләме тотып, мәктәп бусагасын атлап кердем. Беренче линейка, сыйныф сәгате - барысы да минем өчен яңалык иде. Шул ук вакытта күңелемдә ниндидер, нидәндер курку. Кыюсыз гына укытучыма күтәрелеп карадым. Укытучы апамның ягымлы елмаюы, матур сөйләшүе миндәге курку хисен куып таратты. Йөзеннән нур бөркелеп торучы беренче укытучым, күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек һәм көч бирә иде.
Дөрестән дә, иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтүгә, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя.
Олы йөрәкле укытучымның һәрбер сүзе, ягымлы карашы, акыллы киңәшләре көннән - көн үзенә җәлеп итте. Беренче укытучым үз һөнәренә карата олы хөрмәт, зур кызыксыну уятты. Мәскүрә апа зур тормышка чын-чынлап юл күрсәтүче һәм бүгенге көндә дә маяк кебек юлымны яктыртып торучы остазларымның беренчесе.
Урта сыйныфларга күчкәч, мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Розалия Зыятдин кызының дәресләрен яратып, көтеп ала идем.
Әдәбият – ул тормыш. Иге – чиге булмаган әдәбият дәрьябыз, шигъриятебез, туган телебез. Халкыбызның гореф – гадәтләре, күңел җәүһәрләре, тәрбия йолалары. Укучыларны шулар белән ничек кызыксындырырга? Укытучының бурычы - укучыларны да шушы белем дәрьясына үзе белән сәяхәткә алып чыгу, татар теленең матурлыгын, байлыгын күрә белергә өйрәтү. Розалия апа безне үз дәресендә шундый сәяхәткә алып чыгып, татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уята алды.
Күз ачып йомганчы шау – шулы мәктәп еллары узып та киткән. Алда - Казан... Казан Дәүләт университеты.... Сизелмичә дә үтеп киткән студент еллары... Университетта мин татар әдәбияты галиме, татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән аксакалыбыз, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, профессор Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловта уку бәхетенә ирештем.
Инде менә үзем укытучы. Хезмәт юлымны Казан шәһәрендә башладым. Хәзер дә мәркәзебезнең 175 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә балаларга үзебезнең туган телебез – татар телен укытам. Әлеге белем йортында беренче елымны гына эшләвемә карамастан, мин биредә инде күптән үз кешегә әйләндем. Җитәкчеләрем дә, хезмәттәшләрем дә, укучыларым да мине яратып кабул иттеләр. Биредә минем өчен яңа мөмкинлекләр ачылды. Көннән – көн үзем өчен яңа технологияләр, яңа эш алымнары ачам. Ә замана яңалыкларына өйрәтүче укытучыларым - минем хезмәттәшләрем. Шулай бердәм, тату, дус, ярдәмләшеп эшләгәдә генә югары нәтиҗәләргә ирешеп була, минемчә. Һәр яңалыкка өйрәнеп, тәҗрибә туплап, аны үз эшчәнлегемдә куллануны, укучыларга җиткерүне үземнең бурычым, дип саныйм.
Еллар үтә....Көн артыннан көн туа. Хезмәт юлымны башлаганыма 20 ел узса да, мин әле үземдә тагын да зур үрләр яуларлык көч тоям, илһамланып, янып эшлим. Бәлки шуңадыр да, шушы еллар дәверендә минем бер генә тапкыр да “эх, нигә укытучы язмышын сайладым икән” дип уйлап та караганым булмады. Үз эшемә һәрчак җитди карадым һәм карыйм. Мине тәрбияләгән укытучылар кебек, укучыларым да балачак елларын, мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә алсыннар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тырышам.
Мин үз укучыларыма өйрәнүче итеп түгел, чын дус, сердәш, киңәшче итеп карыйм. Кечкенә дусларым дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар, һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын. Һәр бала үзе кечкенә дөнья бит. Аларның холык - фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда.
Гомер бик тиз уза... Әле кайчан гына кара такта янына басып беренче укучыларыма тәүге дәресемне аңлаткан идем. Ә бүген алар инде үзләре әти-әни булдылар, төрле һөнәрләрне үзләштереп, зур уңышларга ирештеләр. Кайберләре исә, минем кебек, укытучы хезмәтен сайлады. Мин алар белән чиксез горурланам, һәрберсе белән элемтәдә торам. Әгәр укучыларым минем хәлемне белеп торалар һәм үзләренең уңышлары, шатлык – сөенечләре белән уртаклашалар икән, димәк, минем хезмәтем эзсез югалмаган. Мин дә үз остазларым кебек, балалар йөрәгендә яраткан һөнәремә карата кызыксыну, мәхәббәт уята алганмын бит...
Укытучы булу җиңел түгел. Ул һәркайда укытучы булып калырга тиеш. Минем һөнәрем гаиләмә дә йогынты ясамый калмый, әлбәттә. Кызым белән улыма карата да таләпләрем зур. Сабыйларымны тырыш, тәртипле, ярдәмчел, мәрхәмәтле итеп үстерергә тырышам. Шул ук вакытта мин аларга ягымлы әни, ә тормыш иптәшемә якын дус, сердәш булырга омтылам.
Укытучы... Мин үземнең шушы мактаулы хезмәт иясе булуым белән горурланам. Һәркөн балаларның көләч йөзләрен, акыллы күзләрен күрү, ирешкән уңышларына сөенү миңа зур шатлык китерә. Укучыларымның уңышлары - ул минем уңышларым. Ә укытучы булуым – минем бәхетле тормышым, сагыну тулы үткәнем, шатлык тулы көннәрем, якты киләчәгем...
- Галиуллина Диляра Ахмадулловна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев
Комментарии
Сез - чыннан да үз һөнәрегезне яратучы укытучы!Сезгә бәйгедә иҗади уңышлар һәм җиңү телим.
Бик зур рәхмәт!
Бик зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле коллегаларым!
Һәркем үз һөнәрен мактый диләр,
Хезмәтемне чиксез сөям мин.
Көләч йөзле нәни дусларымны
Барыннан да артык күрәм мин.
Сез - чын укытучы!Уңышлар телим.
Хакимова Мадина Сагидулловна
Үз хезмәтегезне, балаларны яратучы, хөрмәт итүче укытучы икәнсез. Рәхмәт Сезгә! Уңышлар теләп калам!!!
Сез әлеге язмагызда чын укытучы булуыгызны раслагансыз. Чынлап та, чын мәгънәсендә укытучы булу өчен, бу һөнәрне үзләштерү генә җитми, ә укытучы булып туарга, яшәргә, үзең янарга, башкаларны да илһамландыра белергә кирәк. Хезмәт чаткыгыз сүнмәсен, һәрвакыт балкып, балкытып торсын!
Чын укытучы иң беренче балаларны яратырга, аларның психологиясен камил белергә, эшендә үзенә генә хас, яңа алымнар кулланырга, укучыларны мавыктыра белергә тиеш дип саныйм. Мин үзем, шуңа омтылам.
Сез үз эшегезнең зур остасы.
Бик тәэсирле сүзләр.Чыннан да, укытучы- ул укучыны олы юлга әзерләүче зат.Рәхмәт.