Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне
Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,
Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән
Укытучыга, дияр идем, башым иеп.
(Лена Шагыйрьҗан)
Укытучы… Бу изге сүз, бу илаһи һөнәр минем тормышымның мәгънәсе, аның аерылгысыз бер өлеше. Мин үземнең үткәнемне кадерле укытучыларымнан, бүгенгемне һәм киләчәгемне яраткан укучыларымнан башка күз алдына китерә алмас идем, мөгаен...
Бүгенгедәй хәтеремдә: моннан күп еллар элек мин үземнән зур портфель һәм чәчәк бәйләме тотып, мәктәп бусагасын атлап кердем. Беренче линейка, сыйныф сәгате - барысы да минем өчен яңалык иде. Шул ук вакытта күңелемдә ниндидер, нидәндер курку. Кыюсыз гына укытучыма күтәрелеп карадым. Укытучы апамның ягымлы елмаюы, матур сөйләшүе миндәге курку хисен куып таратты. Йөзеннән нур бөркелеп торучы беренче укытучым, күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек һәм көч бирә иде.