SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Минем педагогик тәҗрибәм.

jpg

Мин, Нәфыйкова Алия Ринат кызы, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 119 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Эш стажым 5 ел. Башлангыч һәм урта звенода рус телле укучылар белән эшлим. Аралашу, нигездә, рус телендә алып барылган шәһәр мохитендә татар теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә проблемалар шактый: рус балаларының татар телен икенче тел буларак өйрәнү теләкләре аз, хәтта татар булганнарының да ана телен белү дәрәҗәсе чамалы. Ә бит Татарстан Республикасы мәгариф сәясәтенең төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә дә иркен аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү. Мин, рус мәктәбендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, дәүләт заказын тормышка ашыру юлларын хәл итүне үземнең бурычым дип саныйм. Шуңа күрә дә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив сәләтен үстерү” дигән методик тема өстендә эшләргә алындым. Сайланган теманың актуальлеген шуның белән дәлилли алам:
Федераль дәүләт стандартларында коммуникатив компетенция укучыларның уку эшчәнлеген үстерүдә төп ысулларның берсе итеп күрсәтелә һәм хезмәттәшлекне оештыруга, гамәлгә ашыруга юнәлтелгән төп эшчәнлек буларак аңлатыла.
Максатым: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның аралашу күнекмәләрен үстерү өчен шартлар тудыру. Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
1.Укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыруның теоретик нигезләрен өйрәнеп, аны үз тәҗрибәмдә тормышка ашыру юлларын сайлау;
2. Дәрестә аралашу ихтыяҗын тудырырырлык һәм иҗади фикерләүләрен үстерерлек технологияләр кулланып, укучыларның танып белүен, кызыксынуын арттыру; иҗади фикерләвен һәм тел өйрәнүгә омтылышын үстерү.
3. Эшчәнлек төрләрен, аралашу формаларын укучыларның шәхси һәм яшь үзенчәлекләреннән чыгып сайлау;
4. Татар халкының милли кыйммәтләрен өйрәнү аша, укучыларда татар теленә хөрмәт тәрбияләү; аңа карата рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак уңай караш булдыру;
Машина йөртергә өйрәнү өчен, кагыйдәләр генә җитмәгән кебек, икенче бер телне гамәли үзләштерү өчен дә аерым сүзләрне яки грамматик формаларны гына белү җитми, шушы телдә сөйләшә алу мөһим. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә минем ниятем укучыларны “коры” грамматик кагыйдәләргә генә өйрәтү түгел, ә җанлы аралашу аша тел берәмлекләрен сөйләмдә кулланырга күнектерү. Моның өчен укучыларымның дәрестә актив булуы мөһим. Ничек итеп балаларда кызыксыну уятырга соң? Бары тик укучылар кызыксынып тыңлаганда, актив катнашканда гына нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин икәнлеге һәркемгә мәгълүм.
Дәрестә киң куллана торган эш формалары булып: төркемнәрдә эш, парлап эшләтү, индивидуаль, уен, проект яклау, иҗади биремнәр үткәрү һ.б. лар тора. Минемчә, дәрес нинди генә формада үткәрелмәсен, ул фәнгә кызыксыну, белемгә омтылыш уятырга һәм укучыларны иҗади, актив шәхес итеп тәрбияләүгә булышырга тиеш дип уйлыйм. Укучылар эшчәнлеген активлаштыруда уен технологиясеннән файдалану аеруча уңай нәтиҗә бирә.
Мисал өчен, 5 нче А һәм Б сыйныф укучыларын аласым килә. Әле икенче чирекне генә төгәлләп килсәк тә, беренче семестр белән чагыштырганда, уку сыйфатының уңай якка үзгәреше күзәтелә. Уку елы башында укучыларның татар телендә аралашу дәрәҗәләре түбән булу күренде. Арада телне теләмичә генә үзләштерүчеләр дә шактый иде. Мин әлеге проблеманы хәл итү максатыннан, белем һәм тәрбия бирү бурычыннан ерак китми генә төрле уеннар куллана башладым.
Уен күнегүләрен укучыларны тел өйрәнү белән мавыктыру, грамматика дәресләрен җанлы, кызыклы итү; балаларның дөрес сөйләү һәм язу күнекмәләрен аңлап һәм җиңел үзләштерүләрен күздә тотып сайларга тырышам. Дәресләрдә үзем куллана торган берничә грамматик уен белән сезне дә таныштырып китәм.
Исем темасын үткәндә, укучыларнең сүзлек байлыгын сынау максатыннан “Баскыч” уенын тәкъдим итәргә мөмкин. Биредә а хәрефеннән башланган исемнәр уйлап әйтергә кирәк. Тагын шунысы да кызыклы: хәрефләр саны сүз саен арта бара. Кабатланмаган, яңа сүзләр әйтүче кеше җиңүче була. Әлеге уен укучының сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә.
Укучыларым “Пирамида” уенын да яратып уйныйлар. Биредә А хәрефенә башланган һәм а хәрефенә беткән сүзләр әйтергә кирәк. Шулай ук хәрефләр саны бергә арта бара.
Катлаулы темаларның берсе “Исемнәрнең тартым белән төрләнеше” темасына үткәндә дә грамматик материалны истә калдырырга уеннар ярдәм итә ала. Мәсәлән, “Кемдә нәрсә” уены. Монды укучылар үзләренең пеналындагы, яисә, сумкасындагы предметларның атамаларын саный. Мәсәлән: минем дәфтәрем, минем ручкам, минем карандашым. Аннан соң күршесенекен: аның китабы, аның каләме һ.б.ш. Кабатланган исемнәр аталырга тиеш түгел. Аннан соң шул сүзтезмә белән сорау яки хикәя җөмләләр, хәтта диалог та төзетергә мөмкин.
Грамматик темадан ял итеп алганда укучылар логик фикерләүгә нигезләнгән лексик күнегүләрне дә бик теләп башкаралар. Менә шундый уеннарның кайберләре:
“Бу нинди сүз” уены . Биредә беренче һәм соңгы хәрефләре билгеле сүз күрсәтелә. Алар арасында язылырга тиешле хәрефләр санынча сызыклар куела. Укучылар схемага туры килгән сүзләрне уйлап әйтергә тиешләр. Мәсәлән, т------ь. (табигать, тәнкыйть).
“Таркалган сүз”. Хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштырып сүзләрне “җыярга”. Мәсәлән: тәмхәр – рәхмәт, кҗәнле – җәнлек, азобу – бозау, ңрыяг – яңгыр, һ.б.
“Югалган хәрефләр”. Сүзләрдәге сузык авазлар төшереп калдырып языла. Укучы нинди хәреф төшеп калганын әйтергә тиеш. Әлеге уен авыр язылышлы сүзләрне үзләштергәндә нәтиҗәле була. Мәсәлән, с г т ь, (сәгать),
в з ф (вазифа), м һ б т (мәһабәт), һ л к т(һаләкәт), һ.б.
Фигыльләрне өйрәнүне дә уеннар аша җиңелләштерергә була. Мәсәлән, “Пантомима” уены. Ул командаларда, яки төркемнәрдә эшләнсә кызыклы. Укучылар бер-берсенә хәрәкәтләр күрсәтәләр. Икенчеләре аның нинди фигыль икәнлеген әйтергә һәм аны кирәкле заманда кулланып, җөмлә төзергә тиеш булалар. Мәсәлән, йөгерә. Без дәрестә йөгерәбез.
Татар халкының милли хәрәкәтле уеннарыннан “Хәйбулла” ны, мәсәлән, хәзерге заман хикәя фигыльләрне өйрәнгәндә кулланырга мөмкин. Бер бала уртага чыгарыла. Башка балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, “Хәйбулла” җырын җырлап әйләнәләр.
Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар да шул хәрәкәтне кабатлыйлар һәм әйтәләр: “Без сикерәбез.”, “Без ашыйбыз”, “Без йоклыйбыз” һәм башкалар. Кем шуны булдыра алмаса, уртадагы бала үз урынына аны чыгара да, уен баштагыча дәвам итә.
Мондый уеннар, беренчедән, балаларны ял иттерсә, икенчедән, үзләштергән материалны яхшырак истә калдырырга ярдәм итә.
Боерык фигыльләрне үткәндә “Командир” уенын куллану отышлы. Укучылар түгәрәкләнеп басалар, берсе командир була. Ул башкаларга команда бирә: “Сикер!”, “Җырла!”, “Юын!” һ.б.лар. Башкалар шул хәрәкәтләрне ясыйлар һәм сүзне кабатлыйлар. Эш-хәрәкәтләр белән әйтелгән мондый сүзләр хәтергә ныграк сеңеп кала.
Дәресләрдә рольле уеннарны да кулланырга тырышам. Роза Хәйдәрова дәреслекләрендә монологик-диалогик сөйләм үстерү өчен күпсанлы күнегүләр, сөйләм үрнәкләре бирелгән. Без еш кына аларны сәхнәләштерәбез, яисә сүзсез генә барган таныш әкиятләрне уйныйбыз, яки балалар үзләре бирелгән тема, яки бирем буенча диалоглар төзеп сөйлиләр. Ахырда иң яхшы уйнаучы билгеләнә. Бу балаларны аеруча мавыктыра. Мондый уеннар тәрбияви яктан бик әһәмиятле.
Укучыларның яше арткан саен, уеннарның максаты да, эчтәлеге дә катлаулана бара. Нәтиҗәләр дә куанырлык. Укучыларым татар теле дәресләренә кызыксынып йөриләр, белем сыйфатыда да уңай якка үзгәрщ бара. Татар теле буенча үткәрелгән интернет бәйгеләрдә дә катнаша башладылар. Шулай ук кайбер укучыларымның, үз теләкләре белән, “Ана теле” он-лайн мәктәбенендә эшләүләре дә уңай күренеш.
Укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерүне классан тыш чараларда да максат итеп куям. «Татармультфильм» берләшмәсенең «Бала.рф» мультимедиалы интерактив китапханәсендә урнаштырылган татарча мультфильмнарны укучылар белән бик яратып карыйбыз, эчтәлеге буенча кызыклы әңгәмәләр үткәрегә тырышам.Сыйныфлар арасында үткәрелгән “Тамчы-шау”, “Зирәкләр һәм тапкырлар” бәйгесе, “Тәрҗемә ит! Татарча өйрәнәбез” кебек чаралар да балаларны тел өйрәнүгә дәртләндерә һәм алган белемнәрен, осталыкларын тормышта максатчан кулланырга өйрәтә.
Сыйныф җитәкчесе буларак, укучыларны шәһәребезнең төрле истәлекле урыннарына, милли музейларга, кино һәм театрларга алып барып, рус сәнгате һәм беррәттән, татар милли сәнгате, халкыбызның тарихы һәм мәдәнияте белән дә таныштырырга тырышам. Нәтиҗәдә, татарлар өчен генә түгел, рус баласы өчен дә татар теленә, ә аның милли сәнгатенә, тарихына һәм шулар аша милли мәдәнияткә юл ачыла.
Әйтелгәннәрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәләргә килергә мөмкин: дәресләредә һәр укытучының методик осталыгын һәм иҗади активлыгын арттыруга омтылсак, коммуникатив биремнәрдән мөмкин кадәр күбрәк файдалансак, телне аралашу чарасы буларак өйрәтүдә уңышка ирешә алырбыз, укучыларыбыз, һичшиксез, үзләренең фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтә белергә өйрәнерләр, аларның коммуникатив компетенцияләре югары дәрәҗәдә булыр. Әлеге максатны тормышка ашыруда уен технологиясе иң нәтиҗәле чараларның берсе.
“Яхшы оештырылган уен әйбәт эшкә охшый... Һәрбер уенның нигезендә барыннан да элек, хезмәт тырышлыгы, фикер тырышлыгы бар,”- дигән бөек педагог А.С.Макаренко. (2слайд) Бу сүзләр белән мин дә килешәм. Уен баланың шул фән белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген, аны коллективлык рухында тәрбияли, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә.
Әлбәттә, камиллеккә чикләр юк. Мин әлеге тема өстендә эшләвемне дәвам итәм. Күптән түгел генә “Рус теле укучыларны татар теленә өйрәтүдә уен технологиясе” дигән темага” “Рухи-әхлакый тәрбия контекстында милли-мәдәни компонент” дигән темага үткәрелгән Халыкара фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясап, тәҗрибә уртаклаштым.
Алга таба нәтиҗәле һәм максатчан эш алып барырга миңа хезмәттәшләрем, дәүләт һәм мәгариф өлкәсе тарафыннан уйлап табылган төрле программалар һәм мөмкинлекләр ярдәм итә. Иң мөһиме - мин телемне, һөнәремне һәм укучыларымны яратам.

Прикрепленный файлРазмер
опыт.docx33.17 кб