SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эссе "Минем язмышымда - укытучы"

«Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч я сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез -
Сез иң күркәм кеше икәнсез”

Укытучы! Остаз! Мөгаллим! Бу сүзләргә күпме мәгънә салынган. Һәр кеше аңа үз төсмерен сала, үз буяуларына буый. Безгә бик еш кына тормышта “укытучысы яхшы булгандыр” дигән сүзләрне ишетергә туры килә, чөнки бала тормышында укытучының роле чиксез зур. Баласына битараф булмаган ата-ана, дөрестән дә, баласы өчен белемле, акыллы, тәҗрибәле, үз эшенә бирелгән остаз эзли. Бары тик үз үрнәгеңдә һәм үзеңне үрнәк итеп күрсәтеп кенә балага дөрес тәрбия биреп була. Бала үз укытучысына охшарга тырыша, аның кебек атлап йөри, аның кебек көлә, аныңча фикер йөртергә тырыша. Остазының сүзе, фикере – иң дөресе, иң акыллысы.
Укытучы! Ул - һәр һөнәргә юл башы. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр дә, әдәбият, сәнгать, мәдәният әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен, беренче чиратта, үз укытучылырына , остазларына бурычлы.
Баланың беренче укытучылары ул – әти-әнисе, абый-апалары, туганнары. Минем дә дөньяга, кешеләргә, туган-якка, туган телгә булган карашымны әти-әнием формалаштырды. Алар үзләренең тормыш тәҗрибәләре, акыллы, ихлас киңәшләре белән һәрчак минем ярдәмчеләрем булдылар. Мин гомерем буе үземә көчле, нык терәк булган әти-әнием белән горурланып яшим.
Мәктәп бусагасын атлап керүгә, мине ачык йөз белән каршы алган беренче укытучым Зөлфия Низам кызы, укытучыларым Миңзифа Гыйльми кызы, Гөлия Низам кызы, Фирүзә Фазыл кызы, Харис абый мине үзләренең белемнәре белән генә түгел, килеш-килбәтләре, холык-фигыльләре, сөйләм әдәпләре, җылы карашлары, күңел пакълекләре белән сөендерделәр. Мин аларның авыр да, җаваплы да, мактаулы да һөнәрләренә сокландым, аларга охшарга тырыштым. Укытучы һөнәрен сайлавымда да аларның роле зур булды.
Талантлы укытучы үз белемен башкаларга бирә, авырлыкларны җиңеләйтә, бала күңелен аңлый белә. Минемчә, моның өчен укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып яшәргә кирәк. Укытучы ул һөнәр генә түгел, ул – аның язмышы! Минем укытучыларым да нәкъ шундыйлар. Алар мине белем дөньясына алып керде, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт шатлыгын тоярга өйрәтте.
Әйе, ничек кенә булмасын, һәр кешенең “менә ул чын укытучы” диярлек остазы бар. Ул аны еллар үткән саен сагынып искә ала, гомер буе аңа рәхмәт укый. Сүзләре эшләреннән аерылмаган хөрмәтле укытучыларым! “Мин сезнең алдыгызда түбәнчелек белән баш ияр идем” дигән рус шагыйре Н.А.Некрасов.
Укытучы булу җиңел түгел! Укытучы һөнәре - чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре. Мөгаллим ул - гомере буе укый, өйрәнә, үзенең һәм укучыларының уңышларына чын күңелдән сөенә белүче, көчле ихтыярлы, сабыр кеше. Балаларны яратучы, хөрмәт итүче, барачак юлларында маяк булып торучы изге зат. Башкача мөмкин дә түгел, минемчә, чөнки ул ШӘХЕС тәрбияли. Укытучының үз “чәчү вакыты”, үз “урак өсте” бар. Аларның сабырлыгы аналар сабырлыгына тиң, юкка гына укытучыларны әниләргә тиңләмиләрдер.
Мин үземнең яхшы укытучы булуыма ышанам! Бала күңеленә изгелек орлыклары чәчкәндә, бөтен тормыш тәҗрибәмне, белемемне балаларга бирәм, күңел җылымны өләшәм. Мин чәчкән игелек, шәфкатьлелек орлыклары да тигез шытымнар бирә, үсә, тик алар корымасыннар гына иде. Аларны саклап калу - минем изге бурычым. Һәр баланың күңел түрендә чын мәгънәсендә УКЫТУЧЫ булып калсам иде.
“Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне,
Сорасалар багышларга кемгә, диеп.
Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән,
Укытучыга, дияр идем, башны иеп.”
(Лена Шагыйрьҗан.)