SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Исем сүз төркемен кабатлау.

Исем сүз төркемен кабатлау
(4 нче сыйныф, татар төркеме)
Максат. 1. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру.
2. Дөрес язу, төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
3. Бер-береңә игътибарлык, дуслык хисләре тәрбияләү.
Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.
Дәрес формасы: сәяхәт-дәрес.
Җиһазлау: проектор, магнитофон, 1,2,3ле саннары язылган түгәрәкләр

Дәреснең барышы.
I.Оештыру, уңай халәт тудыру.
- Хәерле кән, укучылар!Бер-беребезгә елмаю бүләк итик тә, дәресебезне башлап җибәрик.
II. Дәрес темасы буенча эш.
1. - Укучылар, бүген мин сезгә бер әкият сөйләрмен. Шулай итеп әкиятне башлыйм. Яшәгән ди, булган ди, әби белән бабай. Бабай әбигә кабартма пешерергә кушкан. Алар бу кабартманы туган телебезгә өйрәтергә өуйлаганнар. Әби камыр басып, кабартма пешереп, аны суынырга тәрәзә төбенә куйган. Өйгә хуш ис тараткан. Ә Кабартма тәрәзә өстендә утырган, утырган да тәгәрәп киткән.Тәгәри торгач, аңа Куян очраган.
- Кил әле, тәмле кабартма, ашап куйыйм үзеңне. Ә табышмакларымны чишсәң, ашамам да, дигән.
- Укучылар Кабартмага булышабызмы?(Табышмаклар)
-Шулай итеп, без Кабартмага булыштык. Куян аны ашамады. Без бүген сезнең белән исем темасын кабатларбыз, Кабартманы да татар теленә өйрәтербез.
2.Кабартма тагын тәгәрәп киткән. Менә аңа бүре очраган. Бүре: “Кабартма, мин сине ашыйм. Ә бәлки биремемне үтәсәң, ашамам да,”дигән.
- Укучылар, әйдәгез бүрегә ашатмыйк инде. Аның биреме болайрак икән.
- Берлек сандагы исемнәрне күплек санга куеп язарга. (урманнар, кырлар, балалар, күбәләкләр, дуслар, кошлар, уенчыклар, болыннар, күлләр, хайваннар) Слайд
- Бертөрле тартыклар астына сызыгыз.
Тикшерү. Слайд
Нәтиҗә: Исемнәрне берлек санда һәм күплек санда киләләр.
Берлек сандагы исем бер генә предметны белдерә.
Күплек санда килгәндә, исем бер төр предметларның күп булуын белдерә.(Слайд)
Шулай итеп, Кабартманы Бүредән дә коткардык. Кабартма юлын дәвам иткән.
3. Аңа Аю очраган. Аю да шул ук сүзләрне кабатлаган. Ул да үзенең биремен тәгъдим иткән.
- Без бит Кабартманы ашауларын теләмибез, аңа булышабыз.
Ул килешләрдәге исемнәрнең төрләнешен дөресләп язарга куша.
1)Бирем: Слайд
Б.к алма
И.к. алмадан
Ю.к. алмага
Т.к. алмада
Ч.к. алманың
Ур.-в.к. алманы
2)144 күнегүне телдән эшләү.
4. Кабартма юлны дәвам иткән. Озак тәгәрәгән Кабартма. Ниһаять, Кабартмага Төлке очраган.
- Мин сине ашыйм,- дигән. Ә бәлки биремемне үтәсәң, ашамам да, - дигән.
Төлке бик хәйләкәр, шуңа күрә биремнәре дә хәйләле. Тестны без дә эшләп карыйк әле. (Балалар түгәрәкләр белән җавапларны күрсәтә.)
1. Исем нәрсәне белдерә? Слайд
1) предметның эшен
2)предметның билгесен
3)предметны
Җавап: 3)
2. Исем нинди сорауга җавап бирә?
1) Кем? Нәрсә?
2) Нинди? Кайсы?
3) Ничек?
Җавап: 1)
3. Исем ул –
1) сүзнең өлеше
2)Җөмлә кисәге
3) сүз төркеме
Җавап: 3)
4. Кайсы сүз уртаклык исем?
1) Идел
2)сандугач
3) Алсу
Җавап: 2)
5.Исемнәр нәрсәләр белән төрләнә?
1)заман белән
2) зат-сан белән
3) килеш, сан белән
Җавап: 3)
- Менә укучылар, без Кабартмага булыштык, аны Төлкедән дә коткардык. Ул хәзер әби белән бабайдан качып йөрмәс. Туган телебезне тагын да тырышыбрак өйрәнер.
III. Йомгаклау. Укучылар, без бүгенге дәрестә исем темасын кабатладык
Исем нәрсәне белдерә?
- Аның сораулары?
- Нинди исемнәр була?
- Исем нәрсә белән төрләнә?
- Укучылар, бүгенге дәрестә нәрсәне яттан белергә кирәк дип уйлыйсыз?
IV. Өй эше. 146 күнегү. V. Билгеләр.