SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесе

 мастер-классов учителей родного языка

25 март көнне Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы йортында Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесе җиңучеләре билгеле булды.
Бәйгедә йөзгә якын Татарстан Республикасы урта гомуми белем бирү оешмаларының рус, татар, марий, мордва, удмурт, чуваш, иврит теле укытучылары һәм 20 гә якын Россия Федерациясенең 15 төбәгеннән татар теле һәм әдәбият укытучылары үзләренең педагогик тәҗрибәсен һәм һөнәри осталыкларын күрсәтте.
Беренче тур нәтиҗәләре буенча жюри 34 укытучының эшен сайлап алды.
Бәйгенең йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча 3 нче урынны Казан шәһәре Совет районы 175 нче гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гаязова Энҗе Фәргать кызы яулады. Казан шәһәре Вахитов районы 39 нчы гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салихова Сөембикә Мидхәт кызы Гран-Прига лаек булды.
Җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны котларга Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы халыклары Ассамблеясе, милли-мәдәни мохтәрият вәкилләре килде.