SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Үткәннәребез белән горурланабыз- киләчәккә юл салабыз.

2

Мин-Татарстанның Чүпрәле районында туып-үскән татар кызы. Хәзерге вакытта туган телемнең алтын җәүһәрләрен нәни балалар күңеленә мәрҗән итеп салучы-укытучы булып эшлим. Үземнең эшемне бик яратып башкарам.
Табигатьнең гүзәллеген тоя белсәм,
Хисләр җылылыгын сабыйларга бирсәм,
Һәр нәнине нәфис гөлдәй күрсәм,
Шул гөлләргә йомшак сулыш өрсәм-
Мин бәхетле!
Балаларны гел изгелеккә өйрәтсәм,
Хаталарын вакытында төзәтсәм,
Шаян көлеп уйнауларын күзәтсәм,
Яшәү өчен дөрес юлны күрсәтсәм-
Мин бәхетле!
Тирә-юньнән иҗатыма илһам алсам,
Һәр мизгелнең гүзәллеген тотып калсам,
Шушы нурны бала йөрәгенә салсам,
Җылы учын учларымда тойсам-
Мин бәхетле!
Әйе, күзләрендә өмет, шатлык очкыннары җемелдәгән нәни балаларны белем дигән серле дөньяга алып керүне мин үзем бәхет дип саныйм. Аларга туган илебезнең гүзәллеген, телебезнең байлыгын, гореф-гадәтләребезнең күркәмлеген төшендерергә тырышам. Мин үземнең туган телем, халкым, илем белән чиксез горурланам. Моңлы аһәңнәргә ия телем; сабырлыгы, уңганлыгы, батырлыгы белән дан казанган халкым,вакыйгаларга бай тарихы булган илем горурланмаслык түгел шул. Иксез-чиксез киңлекләргә ия булган илебездә, элек-электән күп милләтле халык, иңне-иңгә куеп, бар авырлыкларны җиңәргә тырышкан. Өстенә ябырылган яуга каршы да бердәм булып күтәрелгән, милләтенә карамыйча, соңгы сынык икмәгенә кадәр бүлешкән, үзенең ишле гаиләсенең канат астына ярдәмгә мохтаҗларны сыйдырган халык бит ул... Нинди генә авырлыклар килсә дә, сынмаган-сыгылмаган, бар хисләрен җырга салып, җиңен сызганып, авырлыкларга курыкмыйча ташланган. Илебез күген бик күп тапкырлар караңгы болытлар каплаган. Бик күп болганчык чорлар кичергән минем туган илем. Ләкин бу авырлыклардан халкым башын горур тотып чыга алган. Әйе, үткәннәр гыйбрәтле. Безнең алар хакында онытырга хакыбыз юк. Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк. Илебезне басып алу, халкын кол итү, иксез-чиксез киңлекләренә хуҗа булу турында бик күпләр хыялланган. Безнең илне генә түгел, бөтен дөньяны яуларга омтылган Наполеон, Гитлер... Дәһшәтле 1812нче, 1941-45 еллар Ватан сугышлары... Бик күп корбаннар хакына яуланган Бөек Җиңүләр... Үз-үзен йөртә алган карт-корыдан башлап, бала-чага, сугышчылары, полководецларына кадәр үз-үзен аямыйча көрәшү барәбәренә яуланган Җиңү! Менә шушы сыналу чорында халкымның батырлыгы, бердәмлеге, түземлеге ачык күренә. Дошман тылында партизаннар хәрәкәте, ә фронтта һәр минут, һәр секунд батырлыкка корылган каршы тору- аяусыз көрәш. Авыр чорларда күпме каһарманнарын белде илем! Җәзалауларга каршы торырлык ихтыяр көченә ия Җәлилләр, Алишлар... Бөек Җиңү хакына күкрәкләре белән дошман амбразураларын каплаган Газинур Гафиятуллиннар, үз гомерләре хакына җиңү көнен якынайткан герой-пионерлар, яшь кызлар һәм егетләр... Аларның җилкә ышыгында түгел, ә үзе артыннан әйдәп барган, иң кайнар нокталарда сугышчылары белән булган Жуков, Рокоссовскийлар... Алар күп, бик күпләр. Туган илемнең тарих битләренә утлы хәрефләр белән язылган хакыйкать. Безнең моны онытырга хакыбыз юк. Шушы дәһшәтле елларның канлы вакыйгаларын искәртеп, Кызыл Мәйданда Мәңгелек ут яна. Әйтерсең, хәзерге буынга сөйли дә сөйли. Беркемне дә онытырга ярамый, бернәрсә дә онытылмаган. Әлеге миссия өчен, беренче чиратта, укытучылар җаваплы, минемчә. Ни генә дисәк тә, баларның йөрәгенә беренче белем орлыкларын без салабыз. Балалар- безнең киләчәгебез. Үткәннәрдән киләчәккә ныклы күпер салынырга тиеш. Үткәннәрдән гыйбрәт алып, киләчәктә кабатлан-маслык итеп. Туган илем беркайчан да басып алу нияте белән янмаган. Бары тик үзенең халкын, җирен, иреген яклаган. Әле яуланган күп илләрне дә инде ничә тапкыр коллык тырнагыннан тартып алган. Димәк, бу сугышларның уңышлы тәмамлануы безнең өчен генә түгел, бөтендөнья кыйммәтенә ия. Башка ил вәкилләре дә бу хакта онытмасыннар иде. Әйе, безнең горурла-нырлык илебез, халкыбыз, тарихыбыз бар. Шушы данлыклы буынның вәкиле булу- зур бәхет. Киләчәгебез якты, тормышыбыз тыныч, күгебез аяз булсын өчен балаларыбыз белемле, сәләтле, сәламәт, инсафлы булырга тиеш. Бу- безнең изге бурычыбыз.

Комментарии

Миләүшэ ханым ! Сезнең шигъри юлларыгыз, кыска ,ләкин тирән эчтәлекле эссегыз халкыбызнын тарихын,үткәнен тагын бер кабат барлап , уйланырга мәҗбүр итте....
Хисләр җылылыгын сабыйларга бирсәм,
Һәр нәнине нәфис гөлдәй күрсәм,
Шул гөлләргә йомшак сулыш өрсәм-
Мин бәхетле!
Бу юлларда Сезнең УКЫТУЧЫ профессиясенә булган мәхәббәтегез дә,фидакарь хезмэтегез дә ,күнел байлыгыгыз да чагыла....
Мондый укытучылар булганда,телебез яшэр, телебез яшәсэ,милләтебенең дә киләчәге бар, димәк!!!!!!
Сезгэ уңышлар теләп-Миннур Әнвәровна.

Миннур Анверовна