Урок - вершина мастерства!
Дәреснең темасы: Үткән заман хикәя фигыль (ныгыту) 4 сыйныф
Максат:
1.Үткән заман хикәя фигыль турында белемнәрен киңәйтү һәм
тирәнәйтү.
2. Үткән заман хикәя фигыльләрне язма һәм сөйләмә телдә урынлы, төгәл, дөрес куллану.
3. Фигыль формаларының күплеген, тормыш ваклыкларын, вакытны төгәл белдергәнен аңларга, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.
Материаллар: “Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар (Казан, “Мәгариф”, 2010 ел), 4 нче сыйныф өчен дәреслек (И.Х.Мияссарова, К.Х.Фәйзрахманова Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2014), Р.А.Юсупов “Икетеллелек һәм сөйләм культурасы” Казан Татарстан китап нәшрияты, 2003,С.Г.Вагыйзов “Кызыклы грамматика” Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2002.
Җиһазлау: презентация, интерактив такта, компьютер, 4нчесыйныфларөчен татар теледәреслеге, индивидуаль карточкалар, перфокарталар, сигнал карточкалары.
Методлар: репродуктив, өлешчә эзләнү
Алымнар: сорау-җавап, слайдлар белән эшләү, тәрҗемә итү, әңгәмә, иҗади эш.
Дәреснең төре: катнаш дәрес
Дәрес барышы
1.Оештыру өлеше. 1 нче слайд
- Исәнмесез, укучылар!
Тышта ап-ак кыш килгән,
Бар җирне карга күмгән.
Күңелгә сафлык теләп,
Җанны пакълыкка төреп,
Яхшы кәефтән, бергә,
Дәресне башлыйк, әйдә!
1 Бирелгән әкият белән эш. Әкият күбәйтелгән. Почмакка ясалган рәсемнәргә игътибар итегез.(Өч өстәлдә өч җәнлек утыра.) Анда төрле ризык рәсемнәре ясалган. Кайсы җәнлек нинди ризык яратканга карап, группаларга бүленәбез.
- Әкияттә нинди хата җибәрелгән? Сезнең фикерләрегез?
Көтелгән җаваплар: фигыльләрнең заманнары дөрес түгел, билгесез үткән заман хикәя фигыль формасы булырга тиеш. Чөнки үзебез күрмәгән элекке вакыйгалар сурәтләнгәндә фигыльләрнең әлеге формасы кулланыла. Әсәр тәмамланмаган.
-Өйдә әкиятне тәмамларга кирәк булыр.(Өй эше). Ә хәзер әкияткә үзегезнең төзәтмәләрне кертегез.
Тикшерер өчен сәгать теле йөреше буенча эшләрегезне бер-берегезгә тапшырыгыз. (Слайдта төзәтелгән текст буенча тикшерелә). Үзара бәяләмә бирелә. Ни өчен үзгәрткәнегезнге дәлилләгез. Сез ничек уйлыйсыз, бүгенге дәреснең темасы нинди?
Көтелгән җаваплар: -үткәнзаман хикәя фигыль. (2 слайд)
- Нинди сүз төркеме фигыль дип атала?
- Фигыльләр нәрсәләрдә төрләнә?
2.Число языла,матур язу күнекмәләре үткәрелә.
Җөмләне тәмамла уены. (3 слайд)
Кашык белән ...
Пычак белән ...
Көрәк белән ...
Себерке белән ...
Бетергеч белән ...
Бирелгән фигыльләр: аша,кис, бетер, себер, казы
1 төркемфигыльләрне билгесез үткән заман формасында, 2 төркем билгеле үткән заман, 3 төркем хәзерге заман формасында кулланып языгыз.Тикшерер өчен сәгать теле йөреше буенча эшләрегезне бер-берегезгә тапшырыгыз. (Слайдта төзәтелгән текст буенча тикшерелә). Үзара бәяләмә бирелә.
Физминутка. “ Кар атыш” уены.
-Мин сезгә боерык фигыльне кар итеп йомарлап атам, сез һәр төркем алдагы биремне үтәгәндә фигыльнең кайсы формасын кулландыгыз, шул формага куегыз.
Реклама. Һәр төркем үзенең фигыль формасын рекламалый. Аның кирәкле якларын ассызыклап китәргә кирәк.
“Заказ” уены. (5 слайд)
Конвертларда фигыльләр бирелгән, икенче конвертларда заказлар ята. Заказ буенча таләп ителгән фигыльне табып алырга кирәк. (Төркемнәрдә эш).
Һәр төркем чиратлап “заказ”ларны әйтә, башкалар дөреслеген тикшерә.
Үз-үзләрен бәялиләр.(Смайликлар ярдәмендә)
Перфокарта белән эш.
1 рәт язган, аңлады, эшләр, уйлый,барыр.
2 рәт сөйләшәчәкмен, баралар, көлмәс, язмаячак,уйларлар.
3 рәт текмәдем, хыялланырбыз, беләм, яшәгән,яратыр
4 рәт укырмын, караган, сыйлаячак, аңлар;
5 рәт ябылачак, утыра, биедегез, булган, төшерер.
-Кәгазьнең икенче ягында нәрсә күрәсез?
Дөрес билгеләп барган баланың кәгазендә бишле билгесе төшкән була.
-Менә сез үзегезгә билге дә куйдыгыз. Слайдтагы җөмләләрне дәвам итегез.(6 слайд)
Бу дәрестә мин (нәрсә?) ... белдем.
Бу дәрестә мин үземне (нәрсә өчен?) ... мактар идем.
Бүген минем исемдә аеруча(нәрсә?).... калды.
Сезгә зур рәхмәт .Дәресебез тәмам. Сау булыгыз.
Прикрепленный файл | Размер |
---|---|
заман хикәя фигыль.ppt | 1.74 Мб |
- Исмагилова Миляуша Расыховна's блог
- Войдите или зарегистрируйтесь, чтобы получить возможность отправлять комментарии