SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Тукай - безнең күңелләрдә!

19

ТУКАЙ - БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛЛӘРДӘ
(Әдәби-музыкаль кичә)

Зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнә түренә Габдул¬ла Тукайның портреты эленә, әсәрләреннән, китапларыннан күргәзмә оештырыла. Бер поч¬мактагы өстәлгә Г.Тукай әсәрләренә иллюс¬трация итеп ясалган рәсемнәр, балалар язган шигырьләр куела.
Залның сул ягына мультимедиа экраны ур¬наштырыла.
Сәхнәгә җыр ансамбле чыга. «Бәйрәм бү¬ген» дигән (Г.Тукай сүзләре, Җ.Фәйзи музы¬касы) җыр башкарыла.
Залга кичәне алып баручылар чыга.

1 нче алып баручы. Әйе, бәйрәм бүген, халкыбызның сөекле улы — бөек шагыйребез,
Тукаебызны искә алу көне.
2 нче алып баручы. Әйдә, дускай, шагыйребезнең гомер сәхифәсен янә бер кат күздән
кичерик әле.
Экранда Г.Тукайның кечкенә чагы, әнисе-әтисенең рәсемнәре, туган авылы күренеш¬ләре күрсәтелә.
1 нче алып баручы. Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә, хәзерге Арча районы
Кушлавыч авылында, Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә.
2 нче алып баручы. Габдуллага 4 ай булганда — әтисе, 3 яшь тә 9 ай чагында әнисе
Мәмдүдә вафат була.
1 нче алып баручы. Шуннан соң шагыйрь¬нең газаплы, авыр тормышы башлана: кулдан-кулга, авылдан-авылга йөрү, ятимлек, фә¬кыйрьлек, кимсетелүләр...

Курайда «Тәфтиләү» көе яңгырый. Сәхнәгә кечкенә Апуш булып киенгән укучы чыга.

Нәни Тукай. Мин, кышкы көннәрдә, төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан өйгә кермәкче булып ишеккә ки¬ләм икән. Әмма ишекне ача алмыйм, аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Шуннан әби-карчыкның: «Кадалмас әле, кил¬мешәк!»—дигән сүзләрен ишетәм. Ул мине үзе теләгән вакытта, орыша-орыша кертә икән...
Әни үлгәч, мин бөтенләй ятим булып кал¬дым. Беркөнне, Казанга бара торган бер ямщикка утыртып, мине Казанга озаталар.
Минем гомерем шактый ямьсез, шактый караңгы, шул ук вакытта кызык кына да үткән. (Кечкенә Апуш, башын аска игән хәлдә, әкрен генә кереп китә.)
Магнитофон тасмасында салмак кына «Тәф¬тиләү» көе ишетелә. Музыка бераздан туктый. Сәхнә артында «Асрамага бала бирәм, кем ала?» дигән тавышлар ишетелә. Сәхнәгә 2 уку¬чы чыга.
1 нче укучы.
Асрамага бала, әй, кем ала?
Язмыш кырыс, язмыш битараф.
Алмасалар, кабык арбаларны
Алып китәр иде кай тараф?
2 нче укучы.
Үксез ятим —
Кемгә бала кирәк? —
Дип, язмышың сине рәнҗеткән.
Ул чак язмыш — үзе тере ятим;
Кемнәрдәндер җылы сүз көткән.

1 нче укучы.
«Асрамага бала бирәм! —дип,
Кем ала?» — дип сатып йөргәннәр.
Әй язмышның шомлы агышы!
Бөеклекнең алтын ярлары...
Гомерендә — халкы язмышы,
Җырларында — халкы моңнары.
1 нче алып баручы. Оядан-ояга күчеп, җылылык эзләп йөргән бу сабыйның алдагы тор¬мышы Кырлай авылы белән бәйле.
2 нче алып баручы. Кырлай аны җылы кар¬шы ала. Бала чагының иң матур көннәре шунда үтә дисәк тә дөрес булыр.
(Магнитофон тасмасында салмак кына «Ту¬ган авыл» (Г.Тукай сүзләре, А.Монасыйпов көе) җыры яңгырый.)
Сәхнәдә Ләбиб Леронның «Нәни Апуш әкият сөйли» дигән шигыре сәхнәләштерелә.
Арткы планда авыл күренеше. Анда авыл малайлары янында, читек-кәләпүш, камзул кигән Нәни Апуш та бар. Апуш аларга кызып-кызып нәрсәдер сөйли, балалар көлешә.
1 нче алып баручы.
Нәкъ Казанның артында —
Әтнә, Арча ягында,
Яшәгән, ди, бер малай
Кырлай дигән авылда.
Исем-аты Габдулла
Булган икән малайның:
Үз итеп, Апуш дип тә
Йөрткәннәр бу баланы.
Габдулла әкиятләр
Сөйләргә яраткан, ди:
Тыңлаучыларның барсын
Авызына караткан, ди...
(Алып баручы сөйләп бетерүгә, балалар алга килә, берничә бала эскәмиядә утыра.)
Габдулла (Апуш алга чыгып). Баллы икән алмагыз, Әче икән тормагыз!.. Чын әкият сөйлим — Авыз ачып тормагыз!
Бер бала (Гали). Сөйлә, син, Апуш, сөйлә, Безнең тыңлыйсы килә.
Габдулла (Апуш). Беркөнне барам шулай, Баскан эздән пар чыга... Кинәт шулчак биш куян Килде-чыкты каршыма! Гүя минем килүемне Көтеп торган куяннар: Миңа «куян күчтәнәче» Әзерләп үк куйганнар... — Синең, Габдулла дускай, Беләгең тимер, — диләр, — Мә, сиңа — кишер, — диләр, — Бик тәмләп кимер! —диләр...
(Ул сөйләгәндә бер малай аны үчекләп, куян кебек сикереп ала, икенчесе беләген то¬тып карый.)

Икенче бала (Сабит). Булыр, булыр, ышанам, Бу хәл — чынга охшаган!
Өченче бала (Фатыйма, исе китеп). Габдулла, тагын әйдә, Күргәннәреңне сөйлә!
Габдулла (Апуш, горур басып, мактанып).
Эһем... Эһем... Бервакыт
Карурманда йөрдем мин...
Гаҗәп хәлләр күрдем мин!
Барам шулай җай гына...
Тукта! Ни бу? Күр әле! —
Килеп чыкты каршыма...
Килеп чыкты... Шүрәле!
Дүртенче бала (куркып артка чигә). Кит аннан! Булмас, булмас. Арттырмале шулчаклы!
Бишенче бала. Син, Апуш, күзгә карап, Күп сибәсең борчакны!
Сабит.
Булыр, булыр ышанам,
Бу хәл — чынга охшаган!
Габдулла (Апуш).
Борчак сипмим, алдашмыйм —
Сүземдә юк һич ялган:
Чын әкият сөйлим, дип
Әйтеп куйдым ич алдан...
Гали.
Сөйлә, син, Апуш, сөйлә,
Безнең тыңлыйсы килә!
Габдулла (Апуш). Борын-борын заманда Булган икән бер малай... Сөйләп тә тормам әле Тавышлансагыз алай!
(Балалар шаулашалар, ризасызлык бел¬дерәләр.)
Бишенче бала. Бетте, бетте, Габдулла, Тавышланмыйбыз бүтән!
Фатыйма.
«Шүрәлең»нең дәвамын Көтәбез инде күптән!
Габдулла (Апуш).
Шуннан шул... Шүрәлегә
Мин әйтәм: «Мин — Былтыр! —дим, —
Менә шушы ярыкка
Бармагыңны кыстыр?» —дим...
Бер агарды Шүрәле,
Бер кызарды Шүрәле,
Бер кабарды Шүрәле,
Авыз ачты Шүрәле.
«Кети-мети уйныйк!» —дигәч
Куркып качты Шүрәле.
Шүрләде!
Гали. Вәйт, әкәмәт!
Фатыйма. Вәйт, мәзәк!
Ләмига. Гаҗәп дисәң дә гаҗәп!
Сабит. Булыр, булыр, ышанам, Бу хәл — чынга охшаган!
Бишенче бала. Шыттырасың, Габдулла, Арттырмасаң да була!
Габдулла (Апуш) (бишенче балага карап).
Борын-борын заманда,
Яшәгән, ди, бер торна...
Әкият сөйлим, дидем бит —
Игътибар белән тыңла!
Барам шулай бервакыт
Базарга — Мәкәрҗәгә...
Шулчак юлда юлыктым
Сарык белән Кәҗәгә!
Кәҗәсе ябык иде,
Сарыгы арык иде.
Сарыгы капчык аскан —
Капчыгы ярык иде.
Гайрәтләнеп, мактанып,
Капчык авызын ачтылар:
Бер-бер артлы бүреләр
Шуннан чыгып качтылар.
Иренмәдем, санадым:
Унике бүре иде...
Унысы — исән иде,
Икесе тере иде!
Сабит. Бу хәл — чынга охшаган!
Гали. Хәтта мин дә ышанам!
Габдулла (Апуш). Сине дә тыңлыйк әле — Әйдә, син сөйлә, Гали!
Гали.
Мин бүген кәҗәбезгә Бер кочак печән бирдем. Ул, сакалын селкетеп: «Зур рәхмәт, Гали! —диде. — Ашап, йоклап алгачтын, Икәү балык тотарга Барабыз әле!» — диде...
Сабит. Гали, син дә — молодис! Борчак сибә беләсең...
Л әмига. Габдулла шәбрәк сөйли!
Фатыйма. Әйдә, Апуш сөйләсен!
Габдулла (Апуш). Борын-борын заманда, Булган икән бер мичкә. Ярар инде — җитеп торыр, Сөйләрмен әле кичкә. Мин сөйләрмен бер әкият — «Су анасы» турында. Хәзер, әйдә ял итик — Туктыйк шушы урында...
Балалар теләр-теләмәс кенә таралыша.
2 нче алып баручы.
Нәни Апуш әкиятләр
Сөйләр әле тагын да...
Дәү булгач та, ул еш кайтыр
Шул самими чагына.
Хыял аша еш кайтыр ул —
Бала чагын сагынып:
Күңелендә сагыш-моңнар
Шигырь булып кабыныр.
Еллар узар... Нәни Апуш
Зур шагыйрь — Тукай булыр:
Халкыбызның йөрәгенә
Тоташыр гомер юлы.
1 нче алып баручы. Кырлайда нәни Габ¬дулла беренче тапкыр мәдрәсәгә укырга йөри башлый. Анда булган кызыклы хәлләрне ул үзенең шигырьләрендә яктырта.

1 нче укучы «Таз» шигырен укый.

3 нче алып баручы. Ул авыл малайлары белән — су буенда, балыкта; печән вакыты җитсә — ул да печәндә; урагы җитсә, ул да уракта була.
4
(Экранда авыл күренеше күрсәтелә. «Пе¬чәнчеләр» биюе башкарыла.)

1 нче алып баручы. Рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне әтисенең дусты эзләп таба да, Җаек (Уральск) шәһәренә алып китә.
2 нче алып баручы. Җаек бер ук вакытта Тукайга олы белем һәм иҗат дөньясына юл ача.
1 нче алып баручы. Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. 19 яшьлек Габдул¬ла яңадан Казанга кайта.

(Кичәне әзерләүче бу урында шагыйрь¬нең башка шигырен дә куллана ала.)
1 укучы «Пар ат» (З.Хәбибуллин көе, Г.Тукай сүзләре) җырын җырлый.

2 нче алып баручы. Ни кызганыч, шагыйрь гомере кыска була.
1 нче алып баручы. Әмма шул кыска ва¬кыт эчендә дә, ул балалар өчен әкият-поэмалар, шигырьләр, мәсәлләр иҗат итә.
Сәхнәгә Кәҗә белән Сарык булып киенгән 2 укучы чыга. Кулларында капчык.
Сарык. Мә-ә-ә! Без кая килеп чыктык? Ур¬ман да түгел бу, алан да түгел. Ә бу нинди ба¬лалар?
Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! И надан сарык! Күр¬мәдеңмени! «Татар гимназиясе» дип язылган иде бит!
Сарык. Мә-ә-ә! Исәнмесез, балалар? Биг¬рәк матур киенгәнсез, әллә берәр бәйрәмгә җыелдыгызмы?
Балалар. Әйе, бүген сөекле Тукаебызны искә алу көне, бүген — бәйрәм!
Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Нәрсә карап тора¬сың, ач тизрәк капчыгыңны. Бәйрәмгә бүләк¬сез килмиләр бит.

(Сарык капчыкны чишә башлый.)

Сарык. Мә-ә-ә! Бүре башын гына тартып чыгара күрмә, балалар куркып качарлар. Бәйрәм бит бу!
Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Капчыкта китаплар күп, залдагы балаларның барысына да җитәр.
Сарык. (Капчыктан китап ала.) Менә бу — «Бәхетле бала» китабы. Күргәнегез бармы, ба¬лалар?

(Ике бала йөгереп чыга.) Бар, бар, без аны укыдык. Анда «Кызыклы шәкерт» шигыре бар.

(Алар «Кызыклы шәкерт» (Г. Тукай сүзләре, К.Хөснуллин көе) җырын башкара.)

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Капчыктагы китап са¬ны 12 ки-ки! Менә бу нинди китап?
Балалар. «Суанасы»!
Кәҗә.
...Сачын тарап алтын тарак белән
И бизәнә, ясана.
Вә шуннан соң кинәт суга чума —
Нәрсә кала басмада?
Балалар. Алтын тарак!
Сарык. (Капчыктан китап ала.) Мә-ә-ә! Менә бу нинди китап? Мин укый белмим.
Балалар. «Бала белән Күбәләк»!

Залга Бала белән Күбәләк булып киенгән ике укучы чыга.

Кәҗә. Мә-ә-ә! Үзләре дә килеп җиткән¬нәр. Әйдәгез, аларны тыңлыйк әле.

Ике укучы «Бала белән Күбәләк» (Г. Тукай сүзләре, З.Хәбибуллин көе) җырын җырлый.

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! (Капчыгын актара.) Капчыкта ниләр бар икән?..

(Сәхнәгә Шүрәле киеменнән укучы чыга. Кәҗәне кытыклый.)

Кәҗә. Хи-хи-хи! Кытыгым килә! Шүрәле ич бу!

(Сәхнәдә «Шүрәлеләр биюе» башкарыла.)

Сарык. Китаплар бетте, карын ачты, ки¬тик тизрәк.

Кәҗә белән Сарык сәхнәдән чыгып китәләр.
1 нче алып баручы.
Тукай исән. Җыры күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә.
Тукай килә моңлы сазын уйнап,
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.
(Ә.Маликов. «Тукай исән»)
2 нче алып баручы.
Туган көнең бәйрәм итәр вакыт,
Уйна, әйдә, «Тукай маршы»н.
Ишетсен ул,
Үзенең алгы сафта
Безнең белән атлап барышын.
(Х.Хөснуллин. «Тукай»)
Кичә «Тукай маршы»н (З.Хәбибуллин көе) тыңлау белән тәмамлана.