
Эш тәҗрибәсе Гөлшат Мубаракшина
Мин Казан шәһәре Совет районы 174 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Максатым – укучыларга төпле белем бирү, аларны горур халкыбызны, әниләрдәй якын туган телебезне, бай әдәби мирасыбызны, буыннан-буынга килүче гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүче илебезгә файдалы шәхес итеп тәрбияләү. Укучыларны татарча матур итеп сөйләшергә, үз фикерләрен әйтә белергә, сәнгатьле итеп әдәби әсәрләрне укырга, язучы әйтергә теләгән фикерне табарга өйрәтәм. Белем бирүне тәрбиядән башка күз алдына да китереп булмый. Балаларны тәрбияләү белем бирүдән алда барырга тиеш дип уйлыйм. Тәртипле, акыллы ,итәгатьле укучылар гына якты киләчәккә өмет уята. Бары тик тырышлык белән генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.
Кечкенәдән табиб булу турында хыяллансам да , тормыш мине укытучы һөнәренә “ бәйләп” куйды. Үз эшемнән зарланмыйм. Үз мәктәбемне, үзем укыткан укучыларымны бик яратам. Инде шушы мәктәптә эшли башлавыма да дистә елдан артык вакыт үткән.
1нче ,3нче , 6 нчы сыйныфларда укучыларга белем бирәм. Укучыларым өчен мин – киңәшче дә, ярдәмче дә. Аларга югарыга менү юлларын күрсәтмим, бары тик юнәлеш барлыгын гына әйтәм . Ә уңышка ирешү өчен , әлбәттә, максат кую кирәк, чөнки син алдыңа максатыңны куйгансың икән, аңа ирешү юлларын да сайлау инде синнән тора. Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укучыларыңда фәнгә карата мәхәббәт уятып, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияләп була. Бөек галимебез Каюм Насыйри : “ Укытучы – педгог үзен бөек, изге эшкә алынган кешеләр исәбенә кертергә тиеш. Әгәр син укытучы яки педагог икәнсең, укучыларыңны шулай итеп тәрбиялә ки- син биргән тәрбия укуына якын тормышында төп юнәлеш булсын”,-дигән.
Минем фикеремчә, татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда әйләнә-тирә мөхиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алырга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Әдәбият дәресләрен тормыш белән бәйләп алып барырга яратам. “Нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә?”, “Сез бу фикер белән килешәсезме?”, “Ни өчен?”, “Кем башкача уйлый?” кебек сораулар белән мөрәҗәгать итәм, балаларга уйланырга, нәтиҗәләрне үзләренә ясарга этәргеч бирәм. Шулай итеп балаларны киләчәк тормышка әзерлим.
Үз эшемдә балалар белән текстлар уку һәм өйрәнүгә аеруча игътибар бирергә тырышам. Бала дәрестә укыган, ишеткән материалның эчтәлеген тулысынча аңларга, күңеле аша кичерергә тиеш дип исәплим. Әдәбият дәресләрендә укучыларда образлы күзаллау булдыру урынына, еш кына әдәби текстның турыдан-туры эчтәлеген ачу, аңа салынган мәгълуматны сүзгә-сүз тәрҗемә итәргә туры килә. Нинди юллар, метод һәм алымнар белән укучыларда әдәби текстны аңлап уку күнекмәләре формалаштырырга? Моның өчен миңа күп эзләнергә, укырга, тәҗрибә тупларга туры килә. Эшемнең нигезендә төрле технологияләр, тел белгечләре – Р.З.Хәйдарова, А. Яхин, Ф.Ф.Харисов, Ф.С.Сафиуллина һ.б. , шулай ук «Мәгариф» журналлары, «Ачык дәрес» гәзитләрендә басылган практик укытучыларның хезмәтләре ята.
Фәлсәфәче Фома Аквинский «Белем- шулкадәр кирәкле әйбер, аны нинди генә ысул белән тапсаң да, зыян итмәс», -ди.
Әдәби текстны өйрәнүне өч этапка бүләм:
әсәрне кабул итәргә әзерләү;
текст белән эш;
әсәр өйрәнүне гомумиләштерү
Рус мәктәбендә укучы балаларга әсәрне кабул итергә әзерләүгә күбрәк вакыт бирергә кирәк дип исәплим. Текстны форма һәм эчтәлек берлеге итеп зиһенгә салу өчен укучылар белән әзерлек этабында иң мөһиме – укытучының җанга ятышлы, бала күңеленә үтеп керердәй җанлы, сәнгатьле сүзе. Моннан кала:
- дәрес темасының оригиналь булуы
-сүзлек өстендә эш
-актуальләштерү
-проблемалы сораулар кую
Дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. "Ишеткәнемне онытам, күргәнемне истә калдырам, ә эшләп өйрәнгәнемне үзләштерәм,"- диелә кытай мәкалендә. Чөнки ишетү белән күрү бер хәл, үз башын эшләтеп, эзләп тапкан гомергә башка уелып кала.
Татар теленә карата мәхәббәт һәм кызыксыну уяту өчен музыка, җырлар, шигърият зур мөмкинлекләр бирә. Балалар нинди дә булса биремне мөстәкыйль үтәгән вакытта , мин тыныч татар көйләре кабызам, бу фикер йөртергә ярдәм итә һәм эзләнү эшчәнлегенә кызыксыну формалаштыра.
Укытучының бөтен гомере балалар күз алдында үтә. Шуңа күрә укытучы, иң беренче чиратта, үзе әхлаклы, намуслы, гыйлемле булуы, мәдәниятлелеге белән үрнәк булырга тиеш. Безнең бурычыбыз - тиз үзгәреп торган җәмгыятьтә үз урынын таба алырдай шәхес тәрбияләү.
Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Шуңа күрә презентация-дәресләр үткәререгә тырышам. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирәм. Шул максаттан экскурсияләр, рольле уеннар кебек иҗат дәресләре нәтиҗәле була. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам.
Халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен, йолаларын өйрәнүгә, торгызуга зур игътибар бирәм. К. Насыйри, Р. Фәхретдин хезмәтләренә таянам, укучыларны да таныштырам. Укучыларда бүтәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү дә халык педагогикасының бер чарасы булып тора. Дәрестә тылсымлы сүзләр кулланып, төрле темаларга диалоглар төзергә тырышабыз. Бу дәрес укучыларда иптәшләренә, ата – анага, туганнарга, мәктәпкә карата ихтирам тәрбияли.
Башлангыч сыйныфларда укытуда халкыбыз педагогикасы кулланмый эшләү мөмкин түгел. Туган телне өйрәтүдә акыл, зиһен, сөйләмне үстерүдә халык ысулларын кулланам.
Мәктәптә халык педагогикасы хәзинәләре иң беренче чиратта дәресләребездә чагылырга тиеш. Мин үзем бигрәк тә, уку, татар теле дәресләрендә халкыбыз тарафыннан иҗат ителгән мәкаль, табышмаклар, төрле әйтемнәрдән киң файдалануны кулай күрәм.
Татар теле дәресләрен җанлы , (күңелле) кызыклы итү, дөрес сөйләү, язу күңекмәләрен булдыру, туган телне үзләштерүдә укучыларны мавыктыру максатыннан, дәрес материалын балалар фольклоры белән баетып кулланырга тырышам.
Әйтик, 1нче сыйныфта авазларны дөрес әйтергә өйрәтәбез. Шушы вакытта тел төзәткеч яки тел шомарткычларны Н. Исәнбәт төзегән “ Балалар фольклоры” китабыннан алам , укучыларыма кызыклы һәм кыска шигырьләр өйрәтәм. Мәсәлән:
Безнең олы капкага,
Кем анда ишек кага?
Тормагыз инде басып
Кечкенә капка ачык.
Күзләремнән яшьләр чыкты,
Капкан идем лимонны,
Сары булгач , бик тәмле дип
Дигән идем мин аны.
Әйтешүләр куллану да уңай нәтиҗә бирә. Бала шигъри сорауларга шигъри җаваплар гына табып калмый, үз максатына ирешү өчен, мәсьәләне хәл итү чарасын эзли. Укучылар мондый әйтешүләрне тиз ятлыйлар һәм тәнәфесләрдә, дәрестән соң да үзара әйтешеп уйныйлар.
-Песи, кая барасың?
-Әбиләргә барамын.
- Анда сиңа ни тия?
- Ике калак май тия.
-Аны кая куярсың?
-Мич астына куярмын.
-Пычранса нишләрсең?
-Суга төшеп юармын.
-Төшеп китсәң нишләрсең?
-Талга ябышып чыгармын.
-Талың купса нишләрсең?
-Акырып-бакырып елармын.
Дәресләремдә мәкальләрне еш кулланам. Әдәби уку дәресләрендә укылган әсәрнең темасын ачуга, шул темага мәкальләр уйлап әйтәбез, аларның мәгънәләре турында фикер алышабыз. Татар теле дәресләрендә дә мәкальләрнең файдасы зур. Килеш темасын узганда, кушымчалары төшеп калган исемнәр бирелә. Мәсәлән: Ана күңеле бала..., бала күңеле дала... . Анаң өчен уч төбендә борчак куырсаң да, бурычың... кайтара алмассың. Һ.б. Укучылар мәкаль һәм әйтемнәрне үзләре дә эзләп табалар, дәфтәрләренә туплыйлар. Әби-бабайлары, әти-әниләре белән киңәшләшәләр. Әдәп-әхлак тәрбияләүдә табышмакларның да роле зур. Табышмакка җавап табу өчен, бик йөгерек акыллы, фикерли белә торган булырга кирәк. Табышмаклар балаларда зирәклек, логик фикерләү сәләтен үстерә, сөйләмне камилләштерә. Дәрестән тыш чараларда да фольклорны яратып кулланабыз. “Аулак өй”, “Табышмаклар” кичәсе, “Әкиятләр илендә” – безнең иң яраткан бәйрәмнәребез. Укучылар әкиятләрне бик яратып сәхнәләштерәләр. Мәсәлән , укучыларым Альберт Хәсәновның “ Юмарт керпе” әкиятен бик теләп сәхнәләштерделәр, образга оста керделәр. Бәйләнешле сөйләмне үстерүдә сәхнәдә чыгыш ясауның роле аеруча зур дип саныйм. Чөнки бала әдәби телдә сөйләшергә өйрәнеп кенә калмый, үзен иркен итеп тотарга да, фикерне җиткергәндә, кайсы сүзләргә аеруча басым ясарга кирәклеген дә күреп үсә. Бу – аңа зур файда.
Сөйләм осталыгын үстерүдә һәм дөрес итеп сөйләргә өйрәтүдә уеннар гаять зур әһәмияткә ия. Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында уеннардан файдалану, укучыларны белем алуга, укуга дәртләндерә, аңарда фән белән кызыксыну уята. Уен барышында укучылар сүзләрне күмәк кабатлыйлар, яңа сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр бер - берсе белән аралашалар. Оялчан балалар үзләре сизмәстән уенга кушылалар. Башлангыч сыйныфларда дәресне уеннан башка күз алдына да китереп булмый. Дәреснең һәр этабында: яңа тема аңлатканда, узган дәрес материалын ныгытканда яңа сүзләр, төшенчәләр үзләштергәндә дә уен технологиясен нәтиҗәле файдаланам. Мәсәлән , "Базарда" темасын үткәндә , укучылар берсе-сатучы , ә калганнары – сатып алучылар ролен башкарып ,үзләренең дәрестә икәнен дә оныттылар, үзара аралашу нәтиҗәсендә бик күп ягымлы сүзләр өйрәнделәр.
Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме –укытучы дәрескә иҗади якын килергә тиеш дип уйлыйм мин. Шулай эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә.
Нинди генә заманда, кайсы гына вакытта эшләмәсеннәр , укытучылар алдында зур бурычлар ,яңадан – яңа таләпләр куела .Яңа стандартлар буенча белем алганда укучының белем дәрәҗәсе бермә-бер үсә, логик яктан фикер йөртергә өйрәнә, максатка ирешергә омтылышы барлыкка килә, әлбәттә инде иң мөһиме-укучы мөстәкыйль белем алырга өйрәнә, ә бу очракта укытучы ярдәмче генә.
Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам.
Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мөхиттә: телевидение, Интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту-тәрбия эшен компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Бүгенге көндә киң кулланылганы ул - мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән балаларда матур әдәбият, фән белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм.
Балачак энергиясе иксез-чиксез. Тик аның белән, акыллы идарә итеп, тиешле юлга җибәрә белергә кирәк. Дәрестә укучы иҗат итәргә, нәрсәдер уйлап табарга тели икән, ул очкынны сүндермичә, ялкын итеп кабызырга кирәк. Уку аның өчен җәза түгел, ә кызыклы, мөстәкыйль хезмәткә әверелергә тиеш.
Минемчә, татар теле һәм әдәбият укытучысының иң төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү. Балага белем һәм тәрбия бирүнең дөрес юнәлеше үзлегеннән белем алуга, дөрес итеп аралашуга, матур итеп сөйләшергә өйрәтүдән башлана. Кайчакта балаларыбыз чит телдә түгел, үз ана телендә дә дөрес итеп җөмлә төзи белмиләр. Өстәвенә аралаша белү - гомер буена кирәкле осталык. Укучыларымның телдән җавап бирүе, төркемнәрдә эшләгәндә аралашулары, үз фикерләрен исбатлаганда китергән дәлилләре – барысы да баланың тел байлыгы хакында фикер йөртергә мөмкинчелек бирә. Әлеге проблемага игътибар бирүем нәкъ әнә шуның белән аңлатыла да. Тел дәресләрен күбрәк проблемалы, иҗади эзләнү–тикшеренү рәвешендә үткәрү дә эзсез калмый: укучыларымның кыю фикерләре, үз тормыш позицияләре сиздерә.
Аралаша белүнең төп шарты – бала күңелендә китапка мәхәббәт тәрбияләү. Бүгенге баланы компьютер каршыннан аерып ничек китап укытырга? Телевизор экраннары аларга шул китапларны алыштырды, компьютер уеннары баланың бөтен буш вакытын йотып бара. Ә сәнгать, музыка, классик әдәбият? Алар бүгенге чор укучылары өчен, ничектер, икенче пландагы әйберләр булып калалар. Бүген мине иң борчыган мәсьәлә әнә шул. Заманча технологияләр кулланабыз, ләкин аларның бала күңеленә, үсешенә нинди тәэсир ясавы хакында эш узгач, нәтиҗәләрне күргәч кенә беләбез. Әйе, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле һәм кызыклы итеп уздыру өчен, информацион һәм компьютер технологияләрен куллану бик кирәк. Бу – бердән, баланың кызыксынуын үстерүче бер ысул булса, икенчедән, материалны истә калдыру, дәресне икенче төрле итеп уздыруның бер чарасы. Ләкин тулысынча компьютер технологияләренә генә нигезләнеп эшләү дә гел уңай нәтиҗә генә бирми. Бала, әдәби әсәрне кулына тотып, аның геройлары тормышы белән яшәгәндә генә эшнең нәтиҗәсе булачак.
Кеше үзенең эшләгән эше белән матур, диләр. Ә безнең эшебезнең нәтиҗәсе – һәр баланың бүгенге катлаулы чорда үз юлын табуы. Алар иманлы, шәфкатьле, миһербанлы икән, димәк хезмәтебезгә яхшы бәя куярга мөмкин.. Тулысынча яхшы нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел, ләкин эшебезнең нәтиҗәсе никадәр матур булса, киләчәгебез дә шулкадәр якты дигән сүз, чөнки киләчәгебез балалар кулында.
- Мубаракшина Гульшат Талиповна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев