SMI.KAZANOBR.RU

Үткән белән горурланабыз, киләчәкне төзибез. Мубаракшина Гульшат Талиповна

Кешенең иң матур истәлекләре,иң изге хыяллары, иң беренче шатлык –куанычлары, аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый ук урынны мәктәп, балачак дуслары һәм әлбәттә инде укытучы алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый.Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя.
Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау –тыңгысызлык, эзләнү юлын сайлау,үз-үзеңә искиткеч таләпчән булу, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул.
Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, балаларга һәм кешелеккә булган күпме мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл һәм зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул. Ләкин һәрбер кеше бу җиһанда укытучы була ала микән? Минемчә, юктыр. Чөнки әлеге бөек һөнәргә иң-иңнәре, киң холыклы, белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы һәм киң күңелле кешеләр генә лаектыр.
Укытучы ! Кешелек дөньясын кайгыртып, һәрбер укучының язмышы өчен янып яшәп ,шәхси тормышың өчен вакытың каламы соң синең? Бөтен дөнья сыйган йөрәгеңә әле күпме тагын сыясы бар...
“Киләчәк – бүгенгедә, шул ук вакытта, киләчәк үткәндә дә. Без аны үзебез булдырабыз. Әгәр ул начар икән, димәк без үзебез гаепле,” – дигән француз романисты, әдәби тәнкыйтьче Анатоль Франс. Чынлап та, бүгенгесе- киләчәкнең нигезе. Ә менә аның никадәр нык булуы тик бездән-киләчәк буынны тәрбияләүчеләрдән, әти-әниләрдән, укытучылардан тора.
Көн дә иртән класска керәм. Минем алда – күзләр, күзләр… Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф… Һәрберсендә үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин, укытучы буларак, шул дөньяны ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиешмен. Бу очракта миңа алган белемнәрем, остазларым күрсәткән юллардан тыш, яңа кулланышка кергән төрле алымнар ярдәмгә килә. Минем омтылышым - һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үз көченә ышандыру. Балага аның бар эшне дә булдыра алырлык шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм. Уйлавымча, һәр мөгаллимнең төп бурычы – тирә-як мөхиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирергә, аңлы белем алырга өйрәтү, укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү. Алдына куйган максатларга ирешү юлын һәр укытучы үзе эзли, үзе таба. Кулланышка кергән яңа алымнар аның терәге булып тора. Сораулар, сораулар… Җавапны көн саен эзләргә туры килә. Кайберләренә- фәнни-методик әдәбияттан, ә кайсыларына укучыларның күзләреннән… Укытучының җанлы сөйләме, көндәлек акбуры аның ярдәмчеләре булып һәрчак сафта тора.
Дәрес тәмамлануга бара… Соңгы адым... Укучылар, гадәттә, фикер җебен төйнәп, нинди дә булса иҗади эш башкарырга ярата. Үзе уйлап, бар күңелен биреп тудырган җимешен күргән бала гына максатыма ирештем, дип әйтә ала.
Кеше үзенең эшләгән эше белән матур, диләр. Ә безнең эшебезнең нәтиҗәсе – һәр баланың бүгенге катлаулы чорда үз юлын табуы. Алар иманлы, шәфкатьле, миһербанлы икән, димәк хезмәтебезгә яхшы бәя куярга мөмкин. Киресенчә булса, кайдадыр ялгыш җибәргәнбез дигән сүз. Тулысынча яхшы нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел, ләкин эшебезнең нәтиҗәсе никадәр матур булса, киләчәгебез дә шулкадәр якты дигән сүз, чөнки киләчәгебез балалар кулында.
Фикерләремне татар галиме, язучысы, бөек мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхреддиннең түбәндәге сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.